Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара районында быел 28 янгын булган

Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 10га күбрәк. Янгыннарда 7 кеше һәлак булды, 3 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Ут 5 торак йортны, 2 мунчаны, 18 каралты-кураны, 1 җиңел автомобильне кара кисәүгә әйләндерде, 5 торак йортка, 4 мунчага, 6 каралтыга, 1 җиңел автомобильгә, 3 кибеткә, 1 административ бинага,...

Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 10га күбрәк. Янгыннарда 7 кеше һәлак булды, 3 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Ут 5 торак йортны, 2 мунчаны, 18 каралты-кураны, 1 җиңел автомобильне кара кисәүгә әйләндерде, 5 торак йортка, 4 мунчага, 6 каралтыга, 1 җиңел автомобильгә, 3 кибеткә, 1 административ бинага, 1 җитештерү цехына зыян салды. 11 фаҗиганең сәбәпләре - электр җиһазларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, әлеге җиһазларны монтажлау кагыйдәләренең бозылуы, электр чыбыкларының тузган булуы. Шуңа күрә искергән электр чыбыкларын алыштыру, электр челтәренә тоташтырылган җиһазларны күзәтүсез калдырмау, корпуслары яки саклагыч өслекләре ватык розетка, ут сүндергечләр, рубильниклардан файдаланмау зарур. Электр җиһазлары алганда электриклар белән киңәшләшү яхшы.

Ут белән, шул исәптән тәмәке тартканда саксыз кылану нәтиҗәсендә районда 3 янгын чыкты, 7 кеше һәлак булды. Мичләрдән дөрес файдаланмау нәтиҗәседә 5 янгын булды. Мичләрне тиешенчә салу, стеналарындагы ярыкларны сылап-агартып, төтен юлын корымнан чистартып тору, артык кызуына юл куймау фаҗигане булдырмаска ярдәм итәр.

Төрле объектларда, шулай ук күрфатирлы йортларда электр щитларында һәм электр чыбыклары тоташкан урыннарда кыска ялганыш (замыкание) очраклары булды. Гражданнарның дөрес эш итүләре нәтиҗәсендә генә янгыннар чыкмый калды. Предприятие җитәкчеләре һәм торак оешмалары электр җиһазларының , тарату щитларының, җир белән тоташтыру чыбыкларының төзеклеген тикшереп торырга тиешләр.

Эльбрус ӘХМӘТҖАНОВ, янгын күзәтчелеге бүлеге дознавателе

фото: http://www.ulyanovskcity.ru/news.php?readmore=13472

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X