Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара районында быел алма күп булды – “артык” җимешләрне кая куярга?

Быел җәйге корылык, эсселек бик куркытса да, җиләк-җимеш, яшелчә мулдан булды. Шул исәптән бакчаларда да алма ишелеп уңды. Элек Кукмарада алманы азык комбинаты яки райпоның әзерләүләр конторасына тапшырып, әз-мәз акча да эшләп була иде. Оешмалар әлеге бакча җимешен киптереп, кайнатма-компот ясап, аны сатуга чыгаралар иде. Тик райпоның мактанычы булган әзерләүләр...

Быел җәйге корылык, эсселек бик куркытса да, җиләк-җимеш, яшелчә мулдан булды. Шул исәптән бакчаларда да алма ишелеп уңды. Элек Кукмарада алманы азык комбинаты яки райпоның әзерләүләр конторасына тапшырып, әз-мәз акча да эшләп була иде. Оешмалар әлеге бакча җимешен киптереп, кайнатма-компот ясап, аны сатуга чыгаралар иде. Тик райпоның мактанычы булган әзерләүләр конторасындагы җиләк-җимеш, яшелчә консервлау цехлары инде юкка чыкты. Хәзер дәүләтебез авыл хуҗалыгына кагылышлы грантлар игълан итеп тора. Шул ярдәмнән файдаланып, берәр эшмәкәр яшелчә, җиләк-җимеш эшкәртүгә алынса, шәхси йорт хуҗалары да үзләреннән арткан бакча хәзинәләрен аңа тапшырыр иде.

Азат ГАБИТОВ, Кукмара бистәсе

Әйе, газета укучыбызның соравы бик урынлы,чөнки ел саен бакчалар чия, алма, карлыган уңышын мул бирә. Аның "артыгын" нишләтеп була икән дигән сорауга җавап табу өчен, азык-төлек юнәлешендә хезмәт куючы белгечләрнең берничәсенә мөрәҗәгать иттек.

Район җәмәгать туклануы җәмгыяте мөдире Сания Гайфетдинова:

-Элек "Общепит"та пирог пешерү өчен халыктан чикләнгән күләмдә алма алынган. Ә хәзерге вакытта алма пироглары күпләп сатылмый. Шул сәбәпле халыктан алма да җыймыйбыз.

Район кулланучылар җәмгыятенең 1971-1995 еллардагы мөдире Шәриф Әхмәтҗанов:

-Элек райпода җиләк-җимешне җыю да аерым программа буенча башкарылды. Безгә план куялар иде. Алманы кирәкле күләмдә җыйгач, аны вагоннарга төяп, Союз буйлап тарату өчен озата идек. Кызганыч, ул вакытта райпоның халыктан алманы нинди бәягә сатып алуын инде хәтерләмим.

Кукмара райпосы мөдире Илһам Зарипов:

-Заманында райпо алманы сатуга киптереп, компот, кайнатма ясап та озаткан. Мәктәпләр, балалар бакчалары да үзләрендә үскән алмаларны кышка запас әзерләү өчен әзерләүләр конторасында эшкәрттереп алган. Ул вакытта махсус киптерү цехы киң колач җәеп эшләгән. Алмадан тыш, кара миләш, карлыган, гөлҗимеш тә киптергәннәр. Казаннан да районыбызда җыелган җиләк-җимешене оешкан рәвештә килеп алганнар. Тик хәзер элекке райпо юк инде. Аңа караучы ипи пешерү заводын, авылларда 25 кибетне генә без үзебезгә сатып ала алдык. Ә әзерләүләр конторасы конкурс нигезендә сатылды. Аның җиләк-җимеш киптерү һәм башка цехына килгәндә, берсендә чеби үстерәләр, икенчесенең документларын хуҗалары рәсмиләштерәләр. Безнең ипи пешерү заводы бинасында бүген икмәк, пироглар пешерелә, лимонад җитештерелә. Киләчәктә җиләк-җимештән дә төрле продукция җитештерергә уйлыйбыз. Ләкин әлегә бу юнәлештә лизинг-грант ала алмыйбыз. Чөнки ипи юнәлешендә шөгыльләнәбез, лизинг-грант буенча лимонад цехы ачтык.

Байлангар авылыннан бакчачы Роза Мөхлисова:

-Безнең алмагачларга инде 43 яшь тулды. Ирем Зиннур белән аларны иң элек 13 төп утырткан идек, бер елны салкыннан өшеп, алар 5кә калды. Аллага шөкер, үзебез дә, күршеләр дә, маллар да гел тук булды. Алмадан ниләр генә кайнатмадым. Казан базарына кадәр барып саткан чаклар бар иде. Тагын безнең аерым алма базы бар. Алманы коры печәнгә төреп, май аена кадәр шунда да саклыйбыз. Хәзер шулкадәр туклыкта яшибез. Көньяк Африкада корылык булу сәбәпле ун миллионлап кеше ачлыктан интегеп ятканда, без алманы кая куярга белми, аптырап йөрибез. Ә бит алма, уйласаң, ул икенче икмәк. Аңарда кеше организмы өчен файдалы бөтен матдә бар.

Кукмара үзәк базарында алма сатучы Әнисә ханым:

-Мин базарда сатарга яратканга гына сатам. Алма сатып кына зур акчалар эшләп булмый. Бик тиз бозыла торган продукт булуы өстенә, аңа ихтыяҗ да бетте. Хәзер алманың кайнатмасын күп кенә гаиләләрдә инде ашамыйлар. Кеше, күрәсең, сезонында бер авыз итеп карау өчен генә сатып ала аны. Менә мин көн саен ике кулга ике чиләк алма тотып базарга чыгам. Кайтканда керем акчасына ипи, токмач, ярма алып кайтам. Исәпләп карасаң, ун көнгә инде 1 мең сум акча эшләгәнмен үзе...

Бүген "артык" йорт алмасын хәер итеп кая тапшырырга була?

-"Кояшкай" балалар приюты. Кукмара бистәсе, Эшчеләр тыкрыгы, 7 йорт;

-Мәчкәрә коррекция интернат мәктәбе. Мәчкәрә авылы, Үзәк урамы, 39 йорт;

-"Тылсым" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге (мохтаҗ гаиләләргә тарату өчен). Степан Разин урамы, 63 йорт;

-Кукмара үзәк сырхауханәсенең ашханәсе, (Суфия Зәйнуллинага мөрәҗәгать итәргә);

-Мәктәпләр, балалар бакчалары ашханәләре.

Алманың базардагы бәяләре:

5 литрлы чиләк - 50 сум

7 литрлы чиләк - 70 сум

10 литрлы чиләк - 100 сум

Алманы аш бүлмәсендә куллану ысуллары:

-киптерү

-как ясау

-консервлау

-кайнатма, повидло, джем, мусс ясау

-пирог, паштетларга эчлек итеп куллану

-кондитер ризыклары әзерләү (мармелад, пастила, "әтәч" конфеты, ирис)

-кесәл кайнату

-алма серкәсе

-алма квасы

-алма балы ясау

Алма балы рецепты

2, 5 килограмм алма, 1 килограмм шикәр комы, су алына.

Алманы дүрткә бүлеп, үзәген алырга. Тирән кәстрүлгә салып, күмелгәнче су салырга. Алма таралыр дәрәҗәгә җиткәнче пешерергә.

Дуршлаг яки марля аша согын сөзәргә.

1,5 литр сокка 1 килограмм шикәр комы өстәп, сироп хәленә җиткәнче кайнатырга.

Алдан стерильләнгән банкаларга кайнар килеш тутырып, капкач белән капларга.

Суынгач, әлеге масса умарта балы хәленә керә.

Алмадан әзерләнә торган башка ризыкларның рецептлары белән -kukmor-rt.ru сайтында таныша аласыз.

Йорт алмасын язга кадәр саклауның 5 ысулы

1 ысул. Агачтан җыйган алманы кәгазь битенә төреп, агач капка тутырырга.

2 ысул. Агач кап төбенә коры ком салып, рәт итеп алманы тезәргә. Өстенә ком салып, тагын бер рәт алма тезәргә. Өстенә кабат ком салырга.

3 ысул. Кәгазь капка кипкән утын чүбе салып, арасына алма тутырырга.

4 ысул. Целлофан пакетка яртышар килограмм алма салып, һава кермәслек итеп бәйләргә. Җирне 40 сантиметр тирәнлектә казып, тутырылган пакетларны шунда салырга. Балчык белән күмгәннән соң, бу урынны кипкән агач ботаклары белән капларга. Алма күмелгән урынны билгеләп куярга.

5 ысул. Алманы агач капка салынган коры салам арасына "яшерергә".

Фото: http://placeitonluckydan.com/2013/02/five-minus-two/

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk