Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара районында 15747 хезмәт һәм сугыш ветераны яши

Районыбыз ветераннар (пенсионерлар) Советы президиумы районның 15747 хезмәт һәм сугыш ветераннарының мәнфәгатен кайгыртып яши. Үкенечле: Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны елдан-ел кими, хәзер алар 82 кеше калды. Сафлары сирәгәя барган Бөек Ватан сугышы ветераннары турында истәлек альбомнарын, китапларын саклыйбыз һәм тулыландырып торабыз. Әле менә сугыш чоры балаларының истәлекләрен җыйнап нәшер...

Районыбыз ветераннар (пенсионерлар) Советы президиумы районның 15747 хезмәт һәм сугыш ветераннарының мәнфәгатен кайгыртып яши. Үкенечле: Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны елдан-ел кими, хәзер алар 82 кеше калды. Сафлары сирәгәя барган Бөек Ватан сугышы ветераннары турында истәлек альбомнарын, китапларын саклыйбыз һәм тулыландырып торабыз. Әле менә сугыш чоры балаларының истәлекләрен җыйнап нәшер итәргә ниятлибез.

Сугыш афәтләре өлкән буын кичергән иң зур, кайгылы бәла бит ул. Бүгенге көндә исән-имин булган 82 сугыш ветеранына Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә насыйп итсен иде.

Район ветераннар советында ел дәвамында 232 кешене кабул итеп, гозерләре тыңланды, борчыган сорауларына җавап алдылар. Безнең вәкаләттә булмаган мәсьәләләр белән алар эшләгән оешмаларга, муниципаль хакимият органнарына мөрәҗәгать итәбез. Шөкер, мөмкин булган проблемалар уңай чишелеш таба.

Олыяз авыл җирлегеннән Нургали Тимергалиев, Зур Кукмара авыл җирлегеннән Рәшит Шәйхетдинов, Манзарастан Мөхәммәтгали Сабитов, Мәмәширдән Мәүлет Гатауллин, Туембаштан Галия Гиниятуллина, Ятмас- Дусайдан Вакыйф Фәйзрахманов, Зур Сәрдектән Шамил Закиров, Байлангардан Гөлфия Газизуллина, Поч.Кучуктан Равил Каримовлар, Кукмара 1нче гимназиясеннән Рафак Якупов, эчке эшләр бүлегеннән Ринат Миниятуллин, район мәгариф идарәсеннән Римма Әхмәдиева башлангыч ветераннар оешмасы эшен нәтиҗәле оештыралар. Владимир Федоров, Рашид Хәйруллиннар ветераннар Советының эшчәнлегендә актив катнашалар. Ветераннар мәктәпләрдә еш булып, яшь буынны тәрбияләүдә дә актив катнашалар, пенсионерларның 2500е эшләүләрен дәвам итәләр. Язгы чәчү, урып-җыю чорларында район советы каршында оешкан контроль группасы, кыр эшләренең барышы белән кызыксынып, киңәшләребезне биреп торабыз.

Бер төркем ветераннар быел июль аенда Яшел Үзән районының "Ягодная Долина" дигән фермер хуҗалыгында булып кайттык. Моның өчен без район хакимиятенә бик рәхмәтле.

Районыбыз ветераннары оешмасы республикада зур һәм дәрәҗәле оешмалардан санала. Әле күптән түгел генә булган ветераннарның республика советы утырышында эшебезгә югары бәя биреп, "Балкыш" республика фестивале йомгаклары буенча Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Өлкәннәр көненә багышлап традицион үткәрелә торган ункөнлектә ел саен ярминкәләр гөрләп үтә, ветераннар өчен ташламалы хезмәтләр күрсәтелә, чәй табыннары артында эчкерсез сөйләшүләр үтә. Ветераннар моңа бик лаек. Өлкәннәр гомер буе ил тарихында булган авыр чорларны фидакарь хезмәт куеп кичерделәр.

Өлкәннәр көне уңаеннан барлык ветераннарга, пенсионерларга сәламәтлек, күңел көрлеге, куйган хезмәтләренең әҗерен күреп, гаиләләрендә, җәмгыятьтә хөрмәттә яшәүләрен телим.

Мияссәр МАНСУРОВ, район ветераннар Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk