Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара муниципаль район Башлыгы Рауил Шәйдәүләт улы Рәхмәтуллинның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Менә тагын бер ел тарих битләренә язылып, үткәндә калды. Артка борылып карасак, бу чорда илебездә һәм дөньяда бик күп тарихи вакыйгалар булды. Кемнәргәдер ул бәхет-шатлыклар алып килде, кемнәрдер исә аны зур югалтулар, борчулы мәшәкатьләр белән уздырды. Тормыш әнә шулай сөенеч-көенечләре белән бергә үрелеп дәвам итә. Иң мөһиме -...

2011 елда башкарылган эш-гамәлләребезгә йомгак ясасак, күркәм эш нәтиҗәләребез, район үсешенә үзеннән зур өлеш керткән хезмәт алдынгылары аз түгел. Кайбер тармакларда күрсәткечләр, бәлки, без теләгән күләмдә үк түгелдер дә. Ләкин ел дәвамында дистәләгән йортларның, биналарның сафка басуы, кибетләр, халыкка хезмәт күрсәтүче объектларның ачылуы, шәхси техника чараларының күпләп артуы, һөнәрчелек һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр сафының ишәюе халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшыруы, районыбызның уңай үзгәрешләргә юл тотуы хакында сөйли.
Узып баручы елда авыл хуҗалыгында хәл никадәр катлаулы дисәк тә, әлеге тармакта эшләүчеләр зур сабырлык күрсәтеп, игенчелек һәм терлекчелек продукцияләре җитештерүне, ил табынын баетуны дәвам итә. Район данын еракларга җиткерүче предприятиеләребез белән хаклы горурланабыз. Төзүчеләребез район халкына заман таләпләренә туры килерлек, югары зәвык белән төзелгән яңа объектлар бүләк иттеләр. Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең дә күркәм хезмәтләре безне сөендерерлек. Спортчыларбыз республика, ил күләмендә ярышларда катнашып, яңадан-яңа уңышларга ирешәләр. Күпме чемпионнарыбыз, спорт мастерларыбыз бар, алар яшь спортчылар тәрбияләүгә дә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.
Районыбызда тагын да яхшырак эшләү һәм яшәү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Киләсе елда булган резервларны эшкә җигү, алдынгылар сафына тигезләшү өчен һәрберебездән зур тырышлык, иҗади хезмәт таләп ителә. Яңа ел бусагасында торганда һәркем шул турыда уйлансын, үзалдына реаль бурычлар куйсын иде.
Кадерле райондашлар! Яңа елга һәрберебез изге теләкләр, яңа өметләр белән аяк атлый. Уй-хыялларыгыз тормышка ашсын, яңа 2012 ел һәр гаиләгә тынычлык, иминлек, яңа уңышлар, шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Һәркайсыбызга ихлас күңелдән нык сәламәтлек, шәхси бәхет, рухи күтәренкелек һәм күңел тынычлыгы телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X