Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара мәшгульлек үзәгенә быел 1006 кеше эш эзләп килгән

Яраткан журналист һөнәреннән туймасам да, оптимизация шаукымына эләгеп, редакциядән китәргә мәҗбүр ителмәсәм дә, эш эзләргә булдым. Дөресрәге, районыбызда күпме эш урыны барлыгын, нинди хезмәт хакы түләнүен, кемнәр таләп ителүен ачыклыйсым килде. "Эш сорашып йөрү - әҗәткә акча сорау белән бер", - дисәләр дә, тәвәккәлләп, кулыма кәгазь бите һәм ручка тотып,...

Яраткан журналист һөнәреннән туймасам да, оптимизация шаукымына эләгеп, редакциядән китәргә мәҗбүр ителмәсәм дә, эш эзләргә булдым. Дөресрәге, районыбызда күпме эш урыны барлыгын, нинди хезмәт хакы түләнүен, кемнәр таләп ителүен ачыклыйсым килде. "Эш сорашып йөрү - әҗәткә акча сорау белән бер", - дисәләр дә, тәвәккәлләп, кулыма кәгазь бите һәм ручка тотып, телефон каршына утырдым...

Газета: бүгенгә актуаль вакансияләр

Кукмара районы буенча белдерүләрнең иң күбесе үзебезнең "Хезмәт даны"нда бирелә. Кулымда эләккән санда 10-15 төрле вакансия тәкъдим иткәннәр. Техник хезмәткәр, сатучы, пешекче, сәүдә вәкиле, йөк төяүче, чәчтараш, кондитер, шофер, слесарь, эретеп ябыштыручы - соңгы вакытта иң актуаль һөнәрләр икән. Арада фармацевт, мебель тышлаучы, синтезаторга уйнарга өйрәтүче шәхси укытучы, югары юридик белемле эшчеләр, массаж ясау остасы, Казанга каравылчыларны да барлыйлар. Берәүләр Кукмарада эшсезлек дип чаң сукканда, икенчеләр эшче көчләр тапмый азаплана түгелме соң?

Хәер, биредә хезмәт хакларының, эш шартларының нинди булуын кем белгән бит әле. Кызларга яраклы профессияләр эзләп утырганда күзем "Косметика сатучы эзлибез" дигән игъланга төште.

-Безнең эш җиңел, күтәреп эшлисе түгел, - дип сүзгә килде телефон трубкасының икенче башында утыручы йомшак кына хатын-кыз тавышы. - Сезгә косметикабыз турындагы каталог буенча заказлар гына җыярга кирәк. Хәзер яңа ел бәйрәмнәре алды, бүләккә дип заказ бирүчеләр күп булачак.

-Хезмәт хакын ничек түлисез соң? - дип, тизрәк акча ягын төпчендем.

-Айга кимендә 1500 сумлык заказ җыйсагыз, шуның 400 сумы - сезнеке. Заказ күбрәк булган саен табыш проценты да арта. Инде үзегез кебек каталог аша заказ җыючыларны тапсагыз, сезне координатор итеп билгеләп, Мәскәүдән хезмәт хакы түләп барачаклар. Косметика сату төп эшкә өстәмә шөгыль инде ул. Хобби кебек, бер тотынгач, бара шунда.

Икенче игълан буенча шалтыраткач, төнге вакыт өчен бала караучы эзләүчегә юлыктым. Балага өч яшь икән. Әлеге хезмәтнең сәгате өчен 200-300 сум чыгарырга әзерләр.

Чираттагы игъланда сәүдә вәкиленә вакансия тәкъдим ителгән иде. Монда исә, телефоннан булгангамы, сүзне тиз тоттылар:

-Бүген генә бер кешене эшкә алган идек. Ике атнадан тагын бер хезмәткәр кирәк булачак. Шалтыратыгыз. Төп офисыбыз башкалада. Хезмәт хакы эшкә карап вакытында түләнә: 10 мең сумнан 40 мең сумга кадәр. Калганын ике атнадан сөйләшеп бетерербез, - диделәр.

Кукмараның затлы гына бер кафесына ашыгыч рәвештә официантлар кабул ителүен белгәч, тиз генә аның да телефон номерын җыйдым. Биредә исә туп-туры әңгәмәгә чакырдылар. Әмма ничә баруымда да кафе мөдирен тота алмадым, аны киңәшмәгә киткән, диделәр.

Эзләнә торгач, тагын бер әңгәмәгә чакырылдым: бу юлы бистә үзәгеннән ерак булмаган зур гына бер сәүдә ноктасына.

-Сезнең хезмәт кенәгәсе кайда соң? - дип, сүз башлады ирле-хатынлы кибет хуҗалары мине эш бүлмәләренә кертеп утырткач.

-Башта эш шартларын, хезмәт хаклары турында сөйләгез, - дидем.

-Безгә сатучы һәм мөдир ярдәмчесе кирәк. Югары белемегез, эш тәҗрибәгез бармы? Соңгы эш урыныгыз кайда иде? Хәзер кайда яшисез?

-Белемем буенча укытучы. Моңарчы Казанда мәктәптә эшләдем, - дип, алдашуым өчен кыенсынып җавап бирдем. - Аннары язмыш җилләре туган якка кайтарды.

-Укытучы?! Сезнең берәр нәрсә сатып караганыгыз бармы соң? - дип басым ясап сорадылар гаҗәпләнүләрен яшерә алмаган җитәкчеләр.

-Бар, әтинең киез итекләрен саткалап йөргән идем. Әмма азык-төлек белән эшләгән булмады, исәп-хисапка да осталыгым юк.

Үзем сөйләшәм, үзем эчтән генә болар мине кайчан тәпәләп чыгарырлар икән дип утырам. Кая ул, кибет хуҗаларының башка дин, милләт вәкилләре булуына карамастан, өстемдәге хиҗапка, кулымдагы кара пакетка да исләре китмәде. Киресенчә, миңа үтә дә җылы мөнәсәбәт күрсәттеләр.

-Өйрәнергә кайчан да соң түгел. Сездән яхшы сатучы чыгар дип уйлыйбыз. Хәзер эш тәртибен аңлатырбыз. Бездә хезмәт хакы 6 мең сумнан башлана. График: ике көн эш, ике көн ял, - димәсеннәрме?!

-Сатучыгыз ник китте соң, әллә эшегез авырмы?

-Эш - эш кебек инде. Хәзер яшьләрнең әз генә көч һәм вакыт түгеп, тиз арада зур акчалар эшлисе килә. Ә безгә сезнең кебекләр кирәк.

-Ярар алайса, килермен, - дия-дия, биредән тизрәк таю ягын карадым...

Интернет: кайда күпме түлиләр?

Хәзерге заманда эш эзләүнең тагын бер кулай юлы бар - ул интернет. Хәер, чит илләрдә бу ысул инде күптәннән киң кулланыш тапкан. Швейцариядә яшәүче танышым Матильда бервакыт Казанга мөселман хатын-кызларының яшәү рәвешен өйрәнергә килгәч, шулай дип сөйләгән иде.

-Бездә хатын-кызлар атнаның өч көнен эшли, калган дүрт көнен гаиләсенә багышлый. Әмма ул өч көндә бер атналык эшне баш күтәрмичә башкара. Ә сездә хатын-кызлар көн-төн чапканлыктан, ире, балалары турында кайгыртырга вакыты да юк. Эш арасында күп тапкыр чәй эчүгә, тамак ялгап алуга бүленәләр. Шуңа күрә эшләре дә көннәр, атналар буена сузыла, - дип, гаҗәпләнеп сөйләгән иде ул.

Интернет аша эш эзли башлагач та, Матильданың шушы сүзләре кылт итеп искә төште. Эх, табасы иде дә өч көн тир түгеп эшләп, дүрт көн бот күтәреп ял итәрлек эш!

Ә виртуаль дөньяда районыбыз буенча эш урыннары эзләүче һәм тәкъдим итүче дистәгә якын сайт эшләп килә икән. Нибары ике ай элек кенә оешканы инде 400гә якын кешене бер мәйданга җыя алган. Биредә дә эретеп ябыштыручы, чәчтараш, сатучы, сәүдә вәкиле, шоферларга сорау зур.

Ә менә икенче бер сайтта вакансияләр белән бергә айлык хезмәт хаклары да куелган. Әйтик, "серле сатып алучы" дигән һөнәр иясенә - 5 мең сум, менеджерга 20 мең сум, токарьга - 45-50 мең сум, баш хисапчыга - 15 мең сум, кассирга - 18 мең сум вәгъдә иткәннәр.

Тик интернет аша эш эзләүнең мәгънәсен тапмадым. Сайтларда күрсәтелгән берничә игълан буенча шалтыраткач: "Ялгыштыгыз", - дип кенә җавап бирделәр. Шуңа күрә компьютер артында күз бетереп утырмаска булдым...

Танышлар: "Хатын-кызның хезмәт хакы - декрет ялы"

Эшне тагын биржага чиратка басып, дипломыңны күтәреп, оешмаларга барып та эзләп була. Әмма иң ышанычлы эш - танышлык аша тапканы. Мин дә таныш-белешләремә юри генә: "Яңа эш эзлим", - дигән идем, үзләрендә дә шул ук проблема булып чыкты.

-Тапсам, үзем эшләр идем әле. Лаеклы ялга чыккач зуррак пенсия алу өчен ярты ел стажым тулмый. Берәр кайда идән юучы кирәк түгел микән? - дип сорап куйды. Икенче бер абыйның да исә нәкъ шулай 7 ай стажы җитми икән. Аны ничек кенә тутырыйм дип баш вата. Үзенең 8 сәгатьлек эшкә йөрисе дә килми икән. Күптән түгел кияүгә чыгып бала тапкан бер иптәш кыз, гомумән: -Хатын-кызның хезмәт хакы декрет инде аның! Путин чыгарган ана капиталы беткәнче син дә тизрәк кияүгә чыгып бала тап. Сабыеңа дигән акча хөкүмәткә кала бит, - дип киңәшен бирде. Шулай да, соңыннан, районыбызда итек түшәүчеләр җитмәве ачыкланды. Хәзер итекнең бер парын 120 сумга түшиләр икән, көнгә 5 пар җитештерүчеләр 600 сум эшли. Бу - аена 18 мең сум дигән сүз. Дөрес, җиңел хезмәт түгел. Әмма өйдән чыкмыйча эшләү мөмкинлеге бар. Аннан теләгән вакытта ашыйсың, теләгән вакытта ятып йоклыйсың...

Биржа: 4900 пособие кемгә бирелә?

Йөри торгач, Кукмараның мәшгульлек үзәгенә дә барып чыктым.

-Безгә чиратка баскан кешегә ике төрле пособие түләнә, - дип сөйләде җитәкче вазыйфаларын башкаручы Роза Рәхмәтуллина. - Минималь дигәне 850 сум. Аны кешене эшкә урнаштырганчы ярты елга кадәр түлибез. Минималь пособие түләнүче төркемгә яңа гына уку йортын тәмамлаучылар, бер еллап эшсез торучылар керә ала. Максималь пособиенең күләме - 4900 сум. Анысын клиентыбызны эшкә урнаштырганчы бер елга кадәр түлибез. Ул моңарчы эшләп, соңгы ярты ел эшсез торучыларга каралган. Аның өчен соңгы 3 айда алынган хезмәт хакы турындагы белешмә булырга тиеш. Ягъни максималь пособиенең күләме әлеге белешмәгә нигезләнеп билгеләнә, әмма ул 4900 сумнан артмый. Инде клиентыбыз без тәкъдим иткән, белеменә килешле хезмәт урынына ике тапкыр да урнашмаса - аны биржадан исәптән төшерәбез.

Бүген Кукмара мәшгульлек үзәгендә якынча 220 кеше исәптә тора.

Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча соңгы 11 айда 1006 кеше мөрәҗәгать иткән (октябрьдә - 36 кеше, ноябрьдә - 51 кеше).

Мәшгульлек үзәге соңгы 11 айда 822 кешене эшкә урнаштырган (октябрьдә - 20 кеше, ноябрьдә - 27 кеше).

Хәзерге вакытта Кукмара мәшгульлек үзәгендә 110 эш урынына вакансия бар икән. Алар, нигездә, авыл хуҗалыгы һөнәрләренә карый: көтү яңарту технологы, сыер савучы, агроном, веттабиб, шофер. Шулай ук, Кукмара үзәк дәваханәсенә акушер-гинеколог, травмотолог-ортопед, онколог таләп ителә. Шәхси эшмәкәрләр дә диспетчер, официант, чәчтараш, бухгалтер, фармацевт ише төрле белгечләргә ихтыяҗ кичерә икән.

-Биржага баскан кешене мәҗбүри эшләтәләрме?- дип тә кызыксындым.

-Бездә андый эшләтү юк. Әмма җәмәгать эше дигән нәрсә бар. Бары тик кеше үзе гариза язып безгә мөрәҗәгать итсә генә ул андый эшкә чакырыла. Андый эшкә аена 1700 сум түләнә.

Мәзәк килеп чыга түгелме: бүген күпме эш урыны була торып, югары белемле яшьләребез эш таба алмый интегә. Бу нилектән килеп чыга? Киләчәктә районыбызга нинди һөнәр ияләре кирәк булачак? Кайсы табышлырак: шәхси оешмада эшләүме әллә дәүләтнекендәме? Эш табу мәсьәләсенә кагылышлы әлеге һәм башка сорауларга җавап табу өчен бу темага әйләнеп кайтып, эш эзләүнең галәмәтләре турында кабат язмыйча булмас, ахры...

фото: http://www.prov-telegraf.ru/oblast-news/9573-spravochnoe-byuro-sport-v-saratove-proxodit-yarmarka-vakantnyx-uchebnyx-i-rabochix-mest-.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk