Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара миңа үз туган ягым шикелле якын, ди Закирә апа Зарипова

Киндеркүл авылында яшәүче Закирә апа Зариповага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Юбилярны әлеге истәлекле бәйрәме белән котларга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин килде. Туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Юбиляр...

Киндеркүл авылында яшәүче Закирә апа Зариповага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Юбилярны әлеге истәлекле бәйрәме белән котларга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин килде. Туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Юбиляр тумышы белән Саба районының Эзмә авылыннан. Яшьлеге сугыш елларына туры килгән Закирә апа тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә шактый күп татый. Җиденче сыйныфтан соң, 30 чакрым ераклыктагы мәктәпкә йөреп, балаларга белем бирү 15 яшьлек кызга бер дә җиңелләрдән булмый, билгеле.

-Эшемне, балаларны бик ярата идем. Сугыш башланып кына киләчәккә булган якты хыялларыбызны челпәрәмә китерде, - ди ветеран. - Әтиебезне яу кырына озаткач, әнигә ярдәм итәрмен дип, мәктәптән киттем. Бераздан мине районнан дүрт авылга агент итеп билгеләделәр. Алга таба район финанс бүлегендә, салым хезмәтендә инспектор, район комитетында белгеч булып эшләдем. Кайда гына хезмәт куйсам да, үз вазыйфаларымны төгәл итеп, җиренә җиткереп башкардым.

Югары Утар егете Габделәхәткә тормышка чыккач, пар канаты белән шул авылда бик бәхетле яшиләр, балалар үстерәләр алар. 17 ел сәүдә өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан Закирә апа, ире вафат булганнан соң, Кукмарага күченә, инде менә 24 ел Киндеркүлдә төпчек кызы Гөлгенә һәм кияве Айрат гаиләсендә бәхетле картлык кичерә, торган урынын үз туган ягы шикелле ярата ул.

Юбилярның өч кызы - Кукмарада, ә берсе Шәмәрдән бистәсендә яши. Әбекәй, дип өзелеп торучы тугыз оныгы, дүрт оныкчыгы бар. Сөбеханалла, күзләре күрә, колаклары ишетә, зиһене ачык, хәтере бик яхшы Закирә апаның. Тугызынчы дистәне түгәрәкләүче әбекәйнең бүгенге тормышына шөкер итеп, туган һәр көнгә куанып яшәве балалары өчен дә иң зур бәхет!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X