Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара кызы матурлыкны үз куллары белән тудыра

Кайбер өйләрдә кулдан ясалган эшләнмәләргә тап буласың. Сәйлән, вак ташлар, кәхвә бөртеген тезеп, аллы-гөлле бантлар ябыштырып ясалган сувенирларның нинди генә төре юк! Мондый сәләт һәркемгә дә бирелми бит әле ул. Кукмарада яшәүче Алсу Йөзмөхәммәтова исә үзенең кул эшләренә осталыгын әнисеннән күчкәндер, дип уйлый. -Әнием бәйләү, тегү-чигү эшләренә бик оста. Балалар...

Кайбер өйләрдә кулдан ясалган эшләнмәләргә тап буласың. Сәйлән, вак ташлар, кәхвә бөртеген тезеп, аллы-гөлле бантлар ябыштырып ясалган сувенирларның нинди генә төре юк! Мондый сәләт һәркемгә дә бирелми бит әле ул. Кукмарада яшәүче Алсу Йөзмөхәммәтова исә үзенең кул эшләренә осталыгын әнисеннән күчкәндер, дип уйлый.

-Әнием бәйләү, тегү-чигү эшләренә бик оста. Балалар бакчасыннан кайтуыма еш кына берәр матур кофта бәйләп, я күлмәк тегеп куя иде ул. Бераз үсә төшкәч, мин дә кулыма энә белән җеп алдым. Мәктәптә оештырылган "Оста куллар" түгәрәгенә йөреп, осталыгымны чарладым, - ди Алсу.

Моннан ике ел элек сувенирлар ясау эшенә алынган ул. Интернет челтәрендәге берсеннән-берсе матур эшләнмәләрнең ясау тәртибен өйрәнеп, аларны үзенчә үзгәртә, бихисап зур фантазиясен кушып, карап туймаслык сәнгать үрнәкләре тудыра.

-Эшләнмәләр өчен кирәк-яракларны, гадәттә, чәчәк кибетләреннән сатып алам, - ди Алсу. - Сувенирлар ясауда кызларым Алия белән Дәлия дә булыша - эшләнмәнең берәр детален бөгәләр, ябыштыралар. Ә инде вакытка килсәк, күләменә карый - кайбер сувенирга 3-4 сәгать китә, ә кайберләрен атналар буе ясыйбыз.

Бию белән шөгыльләнүче кызларына сәхнә костюмнары да тегә, үзенең осталыгын башкаларга да бик теләп өйрәтә уңган хуҗабикә.

-Заказлар да күп. Берәрсен сатып җибәрергә туры килсә, нәкъ шундый ук итеп үземә дә ясап калдырам, - ди ул. - Кул эшләре белән шөгыльләнү миңа күңел тынычлыгы бирә. Өемдә бер-бер артлы тезелеп киткән эшләнмәләремә карап йөрү үзе бер рәхәт бит ул!

Алсуның хыялы:

-Үзебезнең йорт тирәсен матурларга җыенып йөрим әле. Ясалма сулык ясап, аның өстеннән кечкенә күперчек уздырасым килә. Су тирәсен, әлбәттә, су кошлары, төрле ташлар бизәячәк.

Әлеге сувенирны ясау өчен чәй чокыры һәм тәлинкә, гипс, ясалма чәчәк һәм яфраклар, супер-келәй, монтажлау күбеге (монтажный пена) кирәк.

Эш тәртибе:

-тәлинкәгә һәм чокырга супер-келәй саласың;

-тимерчыбыкны бөгеп, чокырга һәм тәлинкәгә келәй белән тоташтырасың;

-тәлинкә төбенә әзер гипс агызасың;

-гипс каткач, чокыр эченнән тәлинкәгә таба күбек сибәсең;

-күбек кипкәнче, алдан әзерләп куйган чәчәкләрне һәм яфракларны матур итеп тезәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X