Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара районының Ош.Юмья авылыннан Марина Сәйфуллина Казанда троллейбус йөртә

Тарихка күз салсаң, шаккатмалы: хатын-кызлар җилкәсенә нинди генә авыр йөк ятмаган! Сугыш чорында ирләрне алыштырып, тракторга да утырганнар, очкыч белән дошманга каршы һава сугышлары да алып барганнар. Хәтта космонавт хатын-кызыбыз да бар безнең. Тыныч тормышта руль бору көчле затлар эше булып саналып килсә дә, соңгы елларда хатын-кызларның машина иярләве гадәти...

Тарихка күз салсаң, шаккатмалы: хатын-кызлар җилкәсенә нинди генә авыр йөк ятмаган! Сугыш чорында ирләрне алыштырып, тракторга да утырганнар, очкыч белән дошманга каршы һава сугышлары да алып барганнар. Хәтта космонавт хатын-кызыбыз да бар безнең. Тыныч тормышта руль бору көчле затлар эше булып саналып килсә дә, соңгы елларда хатын-кызларның машина иярләве гадәти күренешкә әйләнде. Ә менә Ош.Юмья авылыннан Марина Сәйфуллина башкалабыз Казанда троллейбус йөртә. Матур, килешле итеп бизәнгән зифа буй-сынлы бу ханымның шундый зур транспорт чарасы белән идарә итә алуына ничек сокланмыйсың!

Бу аның бердәнбер һөнәре түгел. Марина Кыргызстан башкаласы Бишкәктә туып-үскән, шунда финанс-икътисад техникумын тәмамлап, бухгалтер белгечлеген алган. Әмма туксанынчы еллар башында әнисенең туган авылы Ош.Юмьяга кайтып урнашкач, белгечлеге буенча эш булмаганлыктан, кыз күмәк хуҗалыкта бозаулар карарга керә. Соңрак "ВАМИН" җәмгыятенең сак хезмәтенә күчә.

-Шул елларда авылда машина йөртергә өйрәтү курслары оештырдылар, - дип сөйли Марина. - Уемда да юк иде ул курсларда укырга. "Барып карамыйсыңмы?" - дип әнием киңәш итте. Һәм ялгышмаган: күңелем ятты бу һөнәргә. Шулай итеп, 2008 елда руль артына утырдым. Ул чагында машинабыз юк иде әле, аны ике елдан соң гына сатып алдык. Күмәк хуҗалыкта инспектор вазыйфасын үтәгәндә инде үз машинамда йөрдем.

Эшендә кыскартуга эләккәннән соң әңгәмәдәшем районыбызның Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә. Троллейбус йөртергә өйрәнергә ният кыла.

-Инде Казанда курсларда укый башлагач, иптәшләрем әлеге транспорт белән идарә итүнең авыр булуын әйттеләр. Аларның киңәшен тотып, трамвай йөртүне үзләштерергә булдым. Әмма Универсиада башланыр алдыннан безне "Метроэлектротранс" оешмасы җитәкчелеге чакырып алды. Универсиада вакытында троллейбус йөртүчеләр кирәк булачак, шул һөнәрне сайлагыз әле, дип безгә үтенечләрен җиткерделәр. Ошады бит миңа бу эш. Тимер рельслардан йөрисе түгел, ә инде руль һәм резина тәгәрмәчләрдән башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм, - дип әңгәмәбезне дәвам итә Марина.

Казан буйлап троллейбус йөртә башлавына инде бер ел чамасы икән.

-Транспорт хәрәкәте шундый көчле булган шәһәрдә куркытмыймы? Үзеңнең генә түгел, пассажирларның тормышлары өчен дә җавап тотасы бит? - дигән соравыма:

-Кыюлык кирәк, әлбәттә. Беренче вакытта янымда остазым йөрсә дә, бераз шүрләтте. Аннары үземне ышанычлы тота башладым. Машинаны бөтен барлыгың белән тоярга, кайда куарга, кайда тизлекне киметергә икәнен сизәргә кирәк. Шөкер, аварияләргә очраганым юк. Троллейбус зур, биек булгангамы, машина йөртүчеләр һәрчак юл бирәләр, - дип җавап бирде ул.

Электр линиясеннән ток ала торган штангалар ычкынса да каушамый икән хәзер. Һәрберсе 13әр килограмм торган әлеге штангаларны кабат эләктерү җиңел эш түгел, әмма Марина тора-бара моңа да остарган. Ул йөргән 9нчы маршрут - иң озыны: Борисково поселогыннан Академик Глушко тукталышына кадәр араны әйләнеп чыгу ике сәгатькә сузыла икән.

-Гадәттә, иртәнге 4.53 сәгатьтә инде рейска чыгам. 18.00 сәгатьтә паркка кайтам. Шуннан соң троллейбусны юарга кирәк. Аның төзек булу-булмавын белергә, ремонтчылар янында карап-тикшереп торырга кирәк. Шулай итеп, кичке тугызлар җитә, - дип сөйләвен дәвам итә әңгәмәдәшем. -Юлдагы бөкеләр аша тулай торакка кайтып җитеп, юынганчы, кичке ашны капкалаганчы төнге унбер-уникеләр тула.

-Йокларга бик аз вакыт кала түгелме соң?

-Әйе. Сәгать өчтә торырга кирәк. Аз йокларга күнектем инде мин, ял көннәрендә дә иртә уянам. Алтышар көн рәттән эшләгәндә гел шулай өч-дүрт сәгать йокларга туры килә. Гадәттә, ике көн эшлим, ике көн ял итәм. Шунысы кызык: беренче өч айда эшем төшләремә кереп йөдәтте. Йоклаганда да ял итмичә, төннәр буе троллейбус "йөртә" идем. Бу хакта көлеп искә алам хәзер. Һәркем белән шулай була ул, аннары үтә, дип юатты хезмәттәшләрем. Дөрестән дә, тынычландым.

Марина Универсиада көннәрендә алган якты тәэсирләре белән дә теләп уртаклашты:

-Ул чакта шәһәр аеруча матур булды, юллар тигез, шома иде. Рейста булып, шундый зур вакыйгада читтән торып катнашсам да, горурлык хисе кичердем. Тормышта мондый мөмкинлек һәркемгә дә тәтеми бит. Берничә тапкыр чит ил кешеләре юл сораштылар. Мин бераз инглизчә беләм, аңлатып бирдем.

Хәер, бу рус кызы удмуртча да аз-маз сөйләшә, татарчаны да аңлый икән. Димәк, теләсә кем белән уртак тел таба ала. Пассажирлар белән аралашуның күңелле булуы турында елмаеп сөйли. Тукталышта кабаланып килеп: "Бу троллейбусмы?" - дип сораган бер карчык аеруча исендә калган. Моңарчы күргәне булмагандыр инде, авыл әбие, мөгаен...

Авылда яшәргә күнеккәч, шәһәр ыгы-зыгысы ардырмый калмый, билгеле. Марина да табигать тынлыгында хәл алу өчен ял көннәрендә Ош.Юмьяга әнисе һәм улы янына кайтып йөри икән. Улы Богдан инде җиткән егет - күрше Вятка Аланы шәһәренең механика техникумында укый.

-Авылда үз хуҗалыгыбыз булгач, мәшәкать җитәрлек. Тиздән бакча эшләре башланачак. Бишкәктән күченеп кайткач, мин утын ярырга, печән чабарга, мал-туар карарга өйрәндем. Шунысы мөһим: нинди генә шартларда яшәвенә һәм эшләвенә карамастан, хатын-кызга гүзәл зат булып калырга кирәк. Мин үзем тышкы кыяфәтемә һәрчак игътибарлы булырга, үземне карап-тәрбияләп торырга тырышам. Башка хатын-кызларга да шундый теләктә калам.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk