Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара егетләре тимерне дә бөгә ала

Яшьләрнең күбесе югары белем алырга омтылганлыктан, илебез эшче көчләргә кытлык кичерә. Әмма Кукмарадагы "Каскад" җәмгыятенә ул яктан зарланырлык түгел: биредә куллары эшкә "ятып" торган, сәләтле яшь ир-егетләр белән танышырга туры килде. Түбән Үрәс авылында туып-үскән Алексей Гайфуллин - шуларның берсе. Эретеп ябыштыручы булып эшли башлаганына ике ел. -Кечкенәдән үк тимер-томыр...

Яшьләрнең күбесе югары белем алырга омтылганлыктан, илебез эшче көчләргә кытлык кичерә. Әмма Кукмарадагы "Каскад" җәмгыятенә ул яктан зарланырлык түгел: биредә куллары эшкә "ятып" торган, сәләтле яшь ир-егетләр белән танышырга туры килде.
Түбән Үрәс авылында туып-үскән Алексей Гайфуллин - шуларның берсе. Эретеп ябыштыручы булып эшли башлаганына ике ел.
-Кечкенәдән үк тимер-томыр янында кайнашырга, әллә ниләр әмәлләргә яраттым, - дип сөйләде. - Хезмәт дәресләрендә укытучым ярдәме белән токарь эшен үзләштердем. Ә эретеп ябыштыру - тимердән эшләнмәләр ясау процессының аерылгысыз өлеше ул. Бу һөнәрне дусларым, танышларым киңәше белән Сосновка шәһәренең суднолар төзү училищесында үзләштердем. Әнием дә теләгемә каршы килмәде.

Алексейга практиканы Санкт-Петербург шәһәренең металл конструкцияләр заводында үтү бәхете елмайган. Алда зур мөмкинлекләр ачылса да, егет анда бөтенләйгә урнашып калмаган.

-Өйгә, туган авылыма кайтасым килде, - ди ул. -Өйләндем. Матур хатыным, сөекле кызыбыз бар, эшем әйбәт - бәхет өчен тагын ни кирәк? Агач эшләрен дә булдырам. Гомумән, үземне кызыксындырган һәр нәрсәне, шул исәптән двигательләрне, төрле механизмнарны өйрәнәм, буш вакытымда үз машинамны ремонтлыйм: автосервиска барып торасы юк. Бу сәләтем физика фәнен яратуымнан да килә. Әлеге фәннән белем биргән укытучым Наил Ризвановка һәм авылыбыз мәктәбе директоры Виталий Егоровка рәхмәтлемен.

Хезмәте күңеленә хуш килгәнлектән, Түбән Үрәстән үк көн саен Кукмарага килеп йөрүне авырсынмый икән. Кечкенә чагындагы тагын бер хыялы тормышка ашкан: шофер һөнәре буенча эшләмәсә дә, машинасында җилдерә. Кыска гына әңгәмә вакытында да аның киң карашлы, максатчан булуына төшендем. "Каскад" җәмгыяте инженеры Михаил Дегтев аны яхшы яктан гына бәяләде:

-Яшь булуына карамастан, Алексей шактый югары дәрәҗәдәге белгеч. Барлык эш алымнарын бик тиз үзләштерә, рационализаторлык тәкъдимнәре кертә. Үз эше белән чын-чынлап горурлана.

Инженер иң яшь эшче - слесарь Руслан Трубин турында да җылы сүзләрен җиткерде:

-Махсус белеме булмаса да, эшне үзеннән олырак, тәҗрибәлерәк иптәшләреннән өйрәнә. Ярдәмчел, бер эшкә дә карышмый. Кушканны сыйфатлы итеп үтәргә тырыша. Өметле күренә. Коллективта аны хөрмәт итәләр.

Руслан биредә шулай ук ике ел хезмәт куя икән. Кукмара 3нче урта мәктәбен тәмамлагач, автомәктәптә машина йөртергә өйрәнгән. Аннары Казанда яшәүче апасы киңәшен тотып, башкаланың һөнәри 123нче лицеенда очкыч аппаратларны җыючы слесарь һөнәрен алып чыккан.
-Армиядә шофер булып хезмәт иттем, кайткач та руль артында бераз эшләдем әле. Шуннан соң монда килдем. Тимер әйберләрне бораулау, станокларда эшкәртүне башкарабыз. Хезмәт хакым әйбәт. Эшемнән канәгать мин, - ди Руслан. Шәхси тормышы да көйле икәне күренеп тора: хатыны, нәни кызы булуын әйткәндә йөзе яктырып китте аның.

Шунысы мәгълүм: Алексей һәм Руслан кебек ир-егетләр тормышта югалып калмас, мондый һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур, абруйлары да арта бара.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk