Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара өченче урта мәктәбе укытучылары киез итек-киез комбинатының эшчәнлеге белән танышты

Шушы көннәрдә укытучылар коллективы белән Кукмара киез итек-киез комбинатына экскурсиягә барып кайттык әле. Анда безне көләч йөз белән фабрика җитәкчесе Шамил Әхмәтшин каршы алды. 3сәгать буена сузылган әлеге экскурсия бездә җылы тәэсирләр калдырды. Үз эшен нык яратып башкаручы җитәкче бертуктаусыз һәр цех, андагы станоклар, башкарган хезмәтләре, эшчеләре турында яратып сөйләде....

Шушы көннәрдә укытучылар коллективы белән Кукмара киез итек-киез комбинатына экскурсиягә барып кайттык әле. Анда безне көләч йөз белән фабрика җитәкчесе Шамил Әхмәтшин каршы алды. 3сәгать буена сузылган әлеге экскурсия бездә җылы тәэсирләр калдырды.

Үз эшен нык яратып башкаручы җитәкче бертуктаусыз һәр цех, андагы станоклар, башкарган хезмәтләре, эшчеләре турында яратып сөйләде. Салкын кышларда безне җылытучы әлеге итекләр җитәкченең һәм андагы эшчеләрнең күңел җылысы белән башкарылган зур хезмәт җимеше икән бит! Цехларда йөргәндә шунысы ачык күренде: җитәкче һәр эшнең ничек башкарылуы, станокларның эшләү тәртибе, тарихы һәм коллективы турында хәбәрдар.

Фабрикада эш билгеле тәртипкә салынган, эшчәнлек өчен уңайлыклар тудырылган, кул хезмәте мөмкин кадәр механикага алыштырылган. Замана үзгәрешләре дә фабриканы читләтеп үтмәгән: төрле илләрдән станоклар кайтарылган, хәтта кайберләрен үзләре үк ясаганнар һәм алар ил күләмендә бердәнбер. Итекләргә көннән-көн ихтыяҗ артып торуын күздә тотып, җитештерүчәнлек күләме дә арта. Тик фабрика бер урында гына тукталып тормый. Итек фабрикасы дип аталса да, анда җитештерелгән продукцияләрнең дә исемлеге артканнан-арта. Әйтик, фабрика матур-матур итекләр, башмаклар, киезләр җитештерү белән беррәттән, тегү цехы да булдырган. Анда урын-җир кирәк-яраклары, одеяллар, матраслар, йокы капчыклары да тегәләр.

-Кулланучыларның шәхси заказларын да башкарабыз.

Аларның теләк - ихтыяҗларын исәпкә алып эшлибез, - ди җитәкче.

Коллектив белән җитәкче арасындагы җылы мөнәсәбәт тә әллә каян сизелеп тора.

Шамил Михәйдәр улы үз коллективына гына түгел, безгә, укытучыларга, карата да үзенең җылы мөнәсәбәтен белдерде. Аның белән булган әңгәмәдән мәктәп, укучылар һәм укытучылар тормышына да битараф булмавы да нык сизелә.

Әлеге экскурсия безнең күз алдыбызга бөтенләй икенче киез итек фабрикасы дөньясын күрергә, андагы эшчеләр һәм җитәкченең авыр хезмәте турында да аңларга ярдәм итте. Көнебез күңелле һәм файдалы үтте.

Экскурсиябез заманча бизәлешле, уңайлы ашханәдә табын артында тәмамланды. Анда эшләүче пешекчеләрнең ачык йөзе, тәмле ризыклары бу көнебезгә тагын да ямь өстәде.

Булдыклы, үз эшен кагазьдә генә күзалламаучы, эшчеләре белән тыгыз элемтәдә торган, кешелекле, замана белән янәшә атлап яңалыкка омтылучы фабрика эшчәнлегенең бөтен нечкәлекләрен аңлап, үз эшен яратып башкаручы җитәкче Шамил Михәйдәр улы белән әлеге коллектив тагын да югары үрләр яулар дип ышанабыз һәм аларның башкарган хезмәт җимешләре белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X