Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара базарында Яңа ел исе килә

Җиләк-җимешләр өлгергән чорда базарларның иртәдән кичкә кадәр гөрләп торуын беләбез. Ә менә кышын сату-итү ничегрәк бара икән? Өстебезгә калын итеп киенеп, андый-мондый кирәге чыкса, дип акча янчыгы кыстырып, блокнот белән ручка, фотоаппарат алып бистәбезнең үзәк базарын әйләнеп кайтырга булдык. Кышкы чорда көн әле сәгать тугызларда гына яктыра, сәүдә итүчеләр дә...

Җиләк-җимешләр өлгергән чорда базарларның иртәдән кичкә кадәр гөрләп торуын беләбез. Ә менә кышын сату-итү ничегрәк бара икән? Өстебезгә калын итеп киенеп, андый-мондый кирәге чыкса, дип акча янчыгы кыстырып, блокнот белән ручка, фотоаппарат алып бистәбезнең үзәк базарын әйләнеп кайтырга булдык.

Кышкы чорда көн әле сәгать тугызларда гына яктыра, сәүдә итүчеләр дә бик иртәләмидер, дип уйлаган идек, кая ул - сөт-май сатучыларның товарлары бармак белән генә санарлык калган.

-Сатып бетерә яздык бит инде, бу вакытка калалар мени?! Без, авыл кешеләре, шәһәрлеләр шикелле йоклап ятмыйбыз шул. Базарга алып барасы сөт-майларыбызны кичтән әзерләп куябыз да, иртәнге сәгать биштә үк йокыдан торып мал-туарны карагач, маршрут автобусы белән Кукмарага киләбез, - дип сиптермәсенме бер апаем...

Әлеге мизгелләрдә битләрен салкын өткән, куллары күшегеп беткән сөт сатучылар аеруча кызганыч булып тоелды. Үзләре әйтмешли, рәхәттән йөрмиләр шул, хәрәкәтләнсәң - ипи-тозлык булса да файда, өйдә утырсаң, анысын да бирүче юк бит аның.

-Авыл җирендә яшәүчеләрнең күбесе терлектән башка тормыш алып баруны күз алдына да китерә алмый ул. Безнең дә, Аллага шөкер, мал-туар шактый. Үзебезгә дә җитә, сатарга да кала, атнага-ике-өч тапкыр киләм, - ди Березняк авылыннан Рузилә апа Шакирова.

Сөт продуктлары сатучылар башлыча районның Мәмәшир, Зур Кукмара, Әсән-Елга, Өлге авылларыннан, Киров өлкәсенә керүче Пенәгәрдән дә киләләр икән. Базарда каймакның ярты литрын, эремчекнең бер килограммын - 120-130, майны - 250-300, кортның ярты килосын 150 сумга алырга була. 1,5 литрлы шешәдәге сөт 50 сум, йомырканың дистәсе 60-70 сум тора.

Сөт ризыкларына сорау шактый зур. Без барында да берничә савыт каймак, корт алып киттеләр.

-Мин эремчекне һәрвакыт үземнең таныш кызларымнан алам, бик тәмле була, - ди Кукмарадан Минзифа ханым Әскәрова. - Салкыннардан курыкмыйча, ерак араларны якын итеп килгәннәре өчен зур рәхмәт аларга.

Катырылган җиләкләр белән сату итүче абзый яныннан да алай тиз генә китәм димә. Мүк җиләге, гөлҗимеш тутырылган савытларга карагач, авыздан сулар килә. Эх, җәйге көн булса, алып кабар идек лә! Сатучысы да:"Җиләкләрем бик файдалы, витаминнарга бай. Алып җибәрсәгез, бәясен бермә-бер киметәм", - дип сайрыймы-сайрый... Чын сәүдәгәр нәкъ менә аның кебек була, үзенең авызына каратып, алмас җирдән алдыра икән ул. Шулкадәр мактауга битараф калып була ди мени?! Без дә, бер пакет нарат җиләген сумкабызга салып, юлыбызны алга таба дәвам иттек.

Сәүдә рәтләрендә йөри торгач, гәүдәгә салкын үткәнгәме, аяклар үзеннән-үзе мамык шәл, бияләй, йон оекбашлар белән сату итүчеләр янына алып килде. Аш.Буҗидан килеп сәүдә итүче ханымның өстәлендә кул эшләнмәләренең нинди үлчәмдә, нинди фасондагысы кирәк - сайлап кына ал.

-Кәҗә мамыгыгыннан үзем эрлим, үзем бәйлим, - ди ул. - Балалар бияләйләре - 150, өлкәннәрнеке - 250, носкилар - 300-400, шәлләр 2-2,5 мең сум тора. Сатудан зарланмыйм, берән-сәрән булса да алалар.

Базардан чыгу юлы уңаенда Яңа ел эченә "чума"сың. Чыршы, мишура, гирлянда, елка уенчыклары, маскалар - күз явын алырлык.

-Нәкъ вакыты бит. Декабрь аена керүгә чыршыларга сорау аеруча артты. Балаларның Яңа ел бәйрәменә дип төрле җәнлек киемнәрен дә яратып алалар. Киләсе елның символы - ат булганлыктан, күптөрле сувенирлар, календарьлар да алып кайттык, - ди шәхси эшмәкәр Венера Абдулаева.

Халык күп, сату үз көенә бара, тирә-юньгә дәртле музыка агыла, күңелдә - Яңа ел! Базардагы аллы-гөлле мишуралар, берсеннән-берсе матур елка уенчыклары арасында көннәр буе хыялларга чумып йөрерлек. Тик шунысы бар: күз төшкән бер әйберне үзеңнеке итәсе килә. Кышкы базарның җәйгедән бер аермасы юк икән, җәмәгать. Кесә янчыгың гына калын булсын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk