Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кубок хуҗаларда калды

Узган шимбәдә Купка авылында "Хезмәт даны" газетасының элеккеге мөхәррире, мәрхүм журналист Расим Ризванов истәлегенә зурлар арасында хоккей буенча беренче ачык турнир үткәрелде.


Расим Газиз улы тумышы белән шушы авылдан. Үзе дә Купкада хоккей тартмасын булдыруда башлап йөрүчеләрнең берсе булган. Ни аяныч, матур гына яшәгән, эшләгән, дустанә аралашкан, очкын каләмле Р.Ризванов арабызда юк. Бу көнне боз өстендә Купканың "Юлбарыс", Туембаш, Камышлы, Мәмәшир, Зур Сәрдек, Аш-Буҗиның "Ак Бүре", Чишмәбаш һәм Олыяз командалары көч сынашты. Җанатарларның да, тамашачыларның да күп булуы спорт бәйрәменә ямь өстәде. Ачу тантанасында районның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Ягъфәр Зыятдинов, "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррир урынбасары Габделбәр Ризванов, "Олимп" боз сарае директоры Раиф Гомәров, Зур Сәрдек гимназиясенең татар теле мөгәллимәсе Фирдәүсә ханым, "Хезмәт даны" газетасы хезмәткәре Азат Сабитов, Расимның энесе Заһит Ризвановлар чыгыш ясады. Ә Раҗия апа энесе Расим Ризвановка багышлап бәет язган. Ул аны тамашачылар хозурына җиткерде. "Олимп" боз сараеннан килгән фигуралы шуучы нәни кызлар боз өстендә биюләр тәкъдим итте.
Менә ике төркемдә хоккей башланып китте. Купка - Мәмәшир: 4-1; Зур Сәрдек - Олыяз: 2-3(буллит); Аш-Буҗи - Чишмәбаш: 3-8; Туембаш - Камышлы: 5-4; Зур Сәрдек - Чишмәбаш: 1-2; Купка - Камышлы: 4-1; Туембаш - Мәмәшир: 5-2; Аш-Буҗи - Олыяз: 4-1; Купка - Туембаш: 8-0 - уен нәтиҗәләре шундый булды. Ике җиңелүгә дучар булган һәм очколары аз булган командалар төшеп калды. Өченче урын өчен Туембаш һәм Аш- Буҗи командалары кискен уен күрсәттеләр. Исәп: 2-8, "Ак Бүре" файдасына. Финалга Купка һәм Чишмәбаш командалары чыкты. Соңгы уен бик кискен барды. Ике як та матур уен күрсәтте. Исәп: 5-2, "Юлбарыс"лар файдасына. Республика категорияле хөкемдарлар Ришат Нуриев һәм Рафис Нәкыйпов барлык унбер уен өчен дә җаваплы иделәр. Р.Шакиров, Р.Гаязов, Ф.Каюмов, Г.Галиев, Ф.Галимуллин, И.Хаккиев, Р.Галиев, А.Шакиров, Р.Рәхимҗанов, И.Юнысов, Ф.Ситдыйков, Р.Гыйльфанов, Ф.Зиннәтов (Купка), Р.Әхкәмов, Ф.Билалов, И.Мостафин, М. Бикмөхәммәтов (Чишмәбаш), Я.Зыятдинов, Ф.Галиев (Туембаш), Н.Бәдретдинов (Аш-Буҗи), И.Батыршин (Зур Сәрдек) кебек уенчылар турнир барышында уңышлы чыгыш ясадылар. "Хезмәт даны" газетасы мөхәррияте әзерләгән истәлекле бүләкләр "Иң яхшы һөҗүмче" булган Я.Зыятдиновка, "Иң яхшы капкачы" - Р.Шакировка, "Иң яхшы сакчы" - И.Мостафинга тапшырылды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүләге һәм "Иң өлкән уенчы" исеме Ф.Галиевка бирелде. Расим Ризванов истәлегенә уздырылган хоккей буенча беренче ачык турнирның кубогына чемпион калган Купканың "Юлбарыс" командасы (тренеры Фирдүс Каюмов), икенче урын - Чишмәбаш, ә мактаулы өченче урынга Аш-Буҗиның "Ак Бүре"се лаек булды. Мактаулы урын алган командаларга Расим Газиз улының энесе Заһит Ризванов акчалата премияләр тапшырды.
Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Я.Зыятдинов:
-Бүгенге чара шәп үтте. Расим абый Ризванов исән вакытта спортны бик яратты. "Хезмәт даны" газетасы призына мини футбол ярышларын оештырып җибәрүдә аның роле зур булды. Районда 13 хоккей тартмасы бар. Шуның бишесе Зур Сәрдек җирлегендә урын алган. Купкалыларның уңышлары күп. Аларга киләчәктә мавыктыргыч уеннар телим, - диде, әлеге чарага йомгак ясап.
Купкалылар бер атна эчендә ике кубоклы булды. Аларга һәрвакытта да уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk