Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көрәш буенча Кукмара районы чемпионы - 60 яшьлек абзый роликларда җилдерә

-Мәгъсүм Нуриевны әйтәсеңме? Алтын кеше ул. Намуслы, итагатьле, начар сүз әйтүне бөтенләй белми. Бөтен көчен, сәләтен балаларны спортка тартуга багышлады, - дип сөйләргә кереште районыбызның танылган стоматологы Габдрахман Һадиев, авылдашы турында сүз чыккач. - Без, Зур Кукмара авылы егетләре, тау буенда туп куып, футбол, волейбол уйнап чыныктык. Урам командалары арасында...

-Мәгъсүм Нуриевны әйтәсеңме? Алтын кеше ул. Намуслы, итагатьле, начар сүз әйтүне бөтенләй белми. Бөтен көчен, сәләтен балаларны спортка тартуга багышлады, - дип сөйләргә кереште районыбызның танылган стоматологы Габдрахман Һадиев, авылдашы турында сүз чыккач. - Без, Зур Кукмара авылы егетләре, тау буенда туп куып, футбол, волейбол уйнап чыныктык. Урам командалары арасында ярышлар аеруча "кызу" үтә иде. Мәгъсүм башлап йөрүчеләрнең берсе булды, башкаларга һәрчак үрнәк күрсәтте. Хәзер дә яшьләр аны хөрмәт итеп, "Мәгъсүм абый" дип өзелеп торалар.

Әтисе Фазлыйәхмәт абый гомере буе авыр эш белән шөгыльләнеп, яшь вакытында сабантуйларда бил алышырга яратканлыктан, спорт белән кечкенәдән үк дуслашкан Мәгъсүм Нуриев. Физик яктан яхшы хәзерлекле булуы армиягә хезмәтендә дә ярдәм итеп, зур җиңүләр китергән. Мәскәү хәрби округы данын яклап, классик көрәш буенча чемпионатта үз авырлыгы буенча беренче урынны яулавы ни тора! Хәрби бурычын үтәгәннән соң, Әлмәт техникумында укып, физкультура укытучысы дипломы белән Кукмара 3нче урта мәктәбенә кайта ул. Мөмкинлек булуга ук туган авылы мәктәбенә күчә. Яшь, энергияле "физрук" абыйлары укучыларда спортка мәхәббәт уяту өчен зур тырышлык куя. Дәресләрен, һәр баланың психологик үзенчәлекләрен, сәләтен, сәламәтлеген исәпкә алып үткәрә.

-Мәктәптә самбо, классик һәм милли көрәш, футбол, волейбол, баскетбол, биатлон, хоккей секцияләре оештырды. Ничек барысына өлгергән, диген! Бергәләп хоккей тартмасы ясадык, кичләрен махсус килеп, аның өслеген су сибеп катыра идек. Нинди генә ярышлар үткәрмәде Мәгъсүм абый! ГТО нормаларын уңышлы үтәп, Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләренә ярышларга бардык, - дип сөйли аның укучысы, Зур Кукмара урта мәктәбе директоры Габит Нәҗипов. - Җәй көне дә тик тотмады безне. Балаларның күңеленә үтеп керә, "булдырасың, тагын бераз тырыш" дип үсендерә белә иде. Аның укучылары арасында спортны гомерлек юлдаш итеп сайлаучылар да бар. Мәсәлән, Раниф Хафизов - Казан шәһәренең физкультура һәм спорт комитеты җитәкчесе урынбасары.

Соңрак тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытса да, Мәгъсүм Нуриев спорттан аерылмый. Яшь буын белән күнегүләр алып барудан тыш, үзе дә шөгыльләнүен дәвам итә, сабантуйларда көчен сыный. Аның уңышлары бихисап: классик көрәш буенча Кукмара районы чемпионы, үз авырлыгында ике тапкыр Татарстан чемпионы була. Спортның башка төрләрендә дә республикада күп тапкырлар җиңү яулый. 1980 елда Россия беренчелегендә үз авырлыгы буенча көрәштә өченче урынга лаек була. Совет иленең спорт мастерлыгына кандидат булуга ирешә.

"Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән хезмәт ветераны бүген дә сафта. Спорт ветераннары арасындагы ярышларда катнаша, хоккей турнирларында хөкемдарлык итә.

-Һаман да спортны үстерү өчен тырышлыгын куя. Мәктәптән киткәненә өч ел булса да, ярышлар оештырырга шунда ук килеп җитә, көченнән килгәнчә булыша, - ди Габит Нәҗипов.

Алтмыш яшьлек дип әйтмәссең Мәгъсүм Нуриевны: җәен-кышын велосипедта йөри, роликларда йөрүне үзләштергән. Тормыш иптәше Әлфиянең һәрчак хуплап, уңышларына сөенеп яшәве дә дәрт бирә, күрәсең. Аның белән бергә - бер малай һәм өч кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Мәгъсүм Нуриевның иң яраткан эчемлеге - чәй. Мәҗлесләрнең ямен-тәмен дә, тирләп-пешеп чәй эчә-эчә, күңел ачуда күрә икән. Ярышларга барганда да үзе белән һәрчак зур термос йөрткән. Чәйдән соң - җәй, ди халык. Әнә шулай, гомер көзенә ашыкмыйча, актив тормыш белән җәйләрендә яши язмам герое.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk