Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Красноярск өлкәсендә яшәүче якташыбыз Сабанчино авылында юлларның начар булуына үзенең борчуын белдерә

Олыгайгач, күп йөреп булмый икән. Шулай да, узган көз туганнарым белән күрешим, әти-әни каберен, туган-үскән җирләремне күрим дип, Сабанчино авылына кайтып килдем. Авыл зур, матур булып, сабантуйлары, җыеннары белән хәтеремдә сакланып калган. Кече туганым Нократ Аланы вокзалыннан машинасы белән каршы алып, җилләтеп кенә мине авылга алып кайтты. Мин юлларның әйбәтлегенә...

Олыгайгач, күп йөреп булмый икән. Шулай да, узган көз туганнарым белән күрешим, әти-әни каберен, туган-үскән җирләремне күрим дип, Сабанчино авылына кайтып килдем. Авыл зур, матур булып, сабантуйлары, җыеннары белән хәтеремдә сакланып калган.

Кече туганым Нократ Аланы вокзалыннан машинасы белән каршы алып, җилләтеп кенә мине авылга алып кайтты. Мин юлларның әйбәтлегенә куанып, якташларым өчен горурлык кичердем. Әмма ул куануым авыл урамына кергәч бик тиз бетте. Олы абыем икенче бер урамда яши. Аларга бару өчен кечкенә генә елга аркылы салган күпердән чыгарга кирәк. Ул күпер янында коточкыч пычрак. Яз-көз балалар, картлар ничек йөри икән анда? Вафат булганнарны зиратка ничек алып баралар икән?

Безнең бала чакта, сугыш, ачлык елларында да, ул күпер яннары андый түгел иде, гел карап, рәтләп торалар иде. Авылны төзекләндерү өчен акча да бирәләрдер бит, кая китә ул акча? Кем дә булса җавап бирсен иде. Якын-тирәдә яшәүче авылдашларым, бәлки, җыелышып булышырбыз авылыбызга?!

Ф.ГАТАУЛЛИНА, Красноярск өлкәсенең Железногорск шәһәре

Әлеге сорауларга Нырья авыл җирлеге башлыгы Ваннур Рәхмәтуллиннан түбәндәге җавап алынды:

-2012 елны дәүләт ярдәме белән Куркино-Сабанчино авылына кадәр асфальт юл түшәлде һәм шул ук вакытта Сабанчино халкы һәм фермерлар ярдәме белән авыл эченә вак таш җәелде. Бу эштә катнашкан Васил Сафин, Нурулла Гайнетдинов, Рифат Гариповларга Сабанчино халкы рәхмәтле. Авыл эчендәге юлларны, күперләрне, коеларны, чишмәләрне, зиратларны, мәчетләрне карап-төзекләндереп тору өчен бюджеттан бер тиен дә акча бүленеп бирелгәне һәм авыл җирлегенең бу эшләр өчен халыктан бер тиен дә акча җыйганы булмады. "Урал" күмәк хуҗалыгы ярдәме белән юлларны ремонтлап, кышын кардан чистартып торабыз. Сабанчино һәм башка авыллардан ел әйләнә чүп җыю да күмәк хуҗалык көче белән оештырылган. Җирлегебездә вакытлыча чүп җыю өчен ике урыныбыз бар, аны да даими рәвештә тәртиптә тотабыз. Аның берсе Сабанчино авылында.

Дәүләт ярдәме белән авыл эчендәге юлларны төзекләндерү программасы бара. Быел Түбән Күзмис авылы урамын төзекләндерү каралган. Кукмара инфраструктура бүлеге авыл эчендәге юлларның, күперләрнең озынлыгын язып алганлыктан, алга таба бу эшләр башка авылларда һәм Сабанчинода да башкарылыр дип уйлыйбыз.

Ә авылыбызны төзекләндерүгә ярдәм итәргә теләгегез була икән, авыл халкы бик шат булыр иде. Ярдәмне без мәчет аркылы алабыз һәм, халык белән киңәшләшеп, аны кирәкле максатларда файдаланабыз.

фото: http://spasskaya.m24.ru/reports/29443

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk