Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күпер төзү - изге эш

Үткән атнада редакциягә Кукмараның Степан Разин урамында яшәүче Шәмсемөхәммәт абый Галиәхмәтов шалтыратты. Шәмсемөхәммәт абыйның беренче җөмләләрен ишеткәч, ул безгә үзенең зарларын җиткерә дип уйлаган идек, ялгышканбыз икән. Менә нәрсәләр сөйләде ул һәм сүзен йомгаклап үзенең үтенечен дә җиткерде:

-Сеңлем, беркөнне без җәмәгатем белән Манзараста яшәүче кода-кодагыйларга кунакка бардык. Ара ерак булмагач, Восточный урамындагы бистә белән Манзарасны тоташтыручы тимер юл вокзалы каршындагы күпердән чыгарга уйладык. Нигезе агачтан булган, такталары череп беткән, баскычлары җимереләм, дип торган күперне көч-хәл белән, ярты сәгатьләп чыкканбыздыр. Кыскасы, бик интегеп, зарланып чыктык без күпер аша. Кунак булгач, икенче көнне кода-кодагый безне әлеге күпергә кадәр озата килделәр һәм без... шаккаттык. Бер төн чыкканчы ташландык күпер урынына яхшы итеп тимердән эшләнелгән, шәп күпер барлыкка килгән иде. Кода-кодагыем каршында, Ходаем, оятка калдым. Мине "Алдакчы икән бу кода" дип әйтерләр кебек тоелды.
Күпер төзү изге эш санала, эшләүчеләрнең әлеге кылган гамәлләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын, кул-аяклары сызламасын. Шуның кадәр хезмәтне күргәч, чын күңелдән еладым да, шатландым да. Эшләнгән эш югалмый. Тузан бөртеге кадәр генә изге эшкә дә Аллаһы Тәгалә үзенең әҗер савабын бирер, диелә Коръән аятендә. Хезмәтегез өчен Аллаһының рәхмәте яусын сезгә. Нинди эсселектә, күктә кояш кыздырып торган 40 градус челләдә, тимер кулны пешергәндә күперне кемнәр төзеде икән, эшләгән кешеләрен күрсәтеп газетага языгыз әле?
Шәмсемөхәммәт абыйның үтенечен тыңлап, әлеге күперне кемнәр эшләгәнен белештек. Манзарас авыл җирлеге башлыгы Гафур Исмәгыйлев җитәкчелегендә авыл халкының ярдәме белән әлеге күпергә (рәсемдә) реконструкция ясалган икән. Аны төзекләндерүдә авыл имамы Фәтхуллин Мәгъсүт Мотыйгулла улының өлеше аеруча зур булган. Яше 80гә якынлашса да, яшь егетләрдәй тырышып эшләп йөрде, бар эшкә күзәтчелек итте ул, диделәр. Эретеп ябыштыручы Рамил Миннегулов, аңа ярдәм иткән әтиле-уллы Котдус һәм Илнур Җиһаншиннар күпернең нигезен тимердән эшләп, култыксаларының өзелгән өлешләрен ялгаганнар.
Хәзер күпер аша курыкмыйча чыгарга була, аны төзекләндерүгә өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт, диделәр Манзараста яшәүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk