Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күп балалы бәхет

Узган атнада "Яңа гасыр" телеканалының "Хәбәрләр" чыгарылышы кысаларында Ульян каласында яшәүче якташларыбыз, биш бала тәрбияләүче Эльмира һәм Рафаэль Хисамовлар гаиләсен күрсәттеләр. Ульян өлкәсендә моннан өч ел элек кертелгән матур традиция буенча "Әтиләр көне"ндә гаилә башлыгы "Ата даны" медале белән бүләкләнгән. Безгә дә үзләренең өч ул һәм игезәк ике кызлары белән...

-Кунакта бер атнадан артык торып булмый - кызлар бик кечкенә әле, чит җирдә борчылалар, - дип каршы алды безне балаларының берсен күтәреп, икенчесенең кулыннан җитәкләп урамга һава суларга чыгып баручы Эльмира ханым. - Җай чыгу белән авылга кайтырга тырышабыз, туган як, энекәшләрем белән әүмәкләшеп үскән өебез сагындыра. Аннары әти-әни, туганнар белән күрешү, сөйләшеп утыру үзе бер гомер!
Яр Чаллы шәһәренең педагогия институтын тәмамлаган Эльмира үзенең бәхетен моннан берничә мең чакрым ераклыкта таба. Әти-әнисе тумышлары белән Кукмара районыннан булган, Үзбәкстанда яшәп, 1990 елда Ульян шәһәренә кайтып төпләнгән Рафаэльне очрату укытучы кызның башын гына әйләндереп калмый, тормышын, киләчәккә булган уй-хыялларын төптән үзгәртә дә куя. Егете дә бер дигән шул - гражданнар авиациясенең Актүбә югары училищесын тәмамлаган очучы, мәһабәт буй-сын, акыллы булуы йөзенә үк чыккан. Бер күрүдә гашыйк була ул аңа.
-Рафаэль дә мине ошатты, ахры. Берничә тапкыр очрашып, бераз хатлар алышканнан соң, тәкъдим ясады, 1995 елда өйләнештек. Мәхәббәтебез җимешләре Рамил белән Тимур туды, 2008 елда Илдарны, ике ел элек игезәк кызларыбыз Азалия белән Афинаны алып кайттык, - ди бәхетле әни.
Гадәттә күп бала табып үстерү элек-электән авыл кешесенә хас булган. Алты балалы бер танышыбыз да уены-чыны белән бергә: "Йорт-җирең иркен, бакчаңда бәрәңге, абзарыңда сыерың бар икән, авыл җирендә үсәләр алар, бернәрсәсе юк", - дияргә ярата. Шәһәрдә исә боларның берсе дә юк бит...
-Бәлки, әлеге сүзләрдә хаклык та бардыр. Әйтик, без сигез кеше (Рафаэльнең 87 яшьлек әнисен дә кертеп.- авт.) өч бүлмәле фатирда яшибез. Тору урыныбыз шактый кысан булса да, зарланганыбыз юк, бер-береңә карата мәхәббәт булганда, яныбызда сабыйларыбыз бөтерелгәндә безгә берни кирәк түгел. Аннары һәр баланың дөньяга үз ризыгы белән килүен дә онытмаска кирәк. Безнең дә өченче улыбыз, өлкәнрәкләре мәктәптә укый башлагач, унбер елдан соң гына туды. Эльмира да, мин дә һәрвакыт өй тулы бала үстерү турында хыялланган идек. Аллага шөкер, тормышыбызның бизәкләре күзгә күренеп үсеп килә. Кызлар туу сөенеченнән бәхетнең җиденче катында булдым, дисәм дә ялган булмас, - ди Рафаэль. - Гражданнар авиациясенең Ульяновск югары авиация училищесында эшләгәнлектән, кичләрем курсантлар белән очуда уза, көндез исә балалар янында булырга тырышам. Без бергәләп табигатькә чыгарга, волейбол уйнарга, балыкка йөрергә, кышын исә чаңгы шуарга яратабыз. Рамил белән Тимур икесе дә - Эльмираның уң кулы. Илдарны да, сеңелкәшләрен дә карарга булышалар. Аларның үзләреннән кечкенәләрне һәм өлкәннәрне хөрмәт итүләрен күреп күңелем сөенә, дөрес тәрбия бирә алганбыз, дип үзебез өчен горурланып куям.
Рафаэль Бәдертдин улына "Ата даны" дигән мактаулы исем бирелү дә гаиләнең тәртипле, үрнәк булуына ишарә ясый.
-Халык мәгърифәтчесе һәм күп балалы ата Илья Николаевич Ульяновның туган көнендә - "Әтиләр бәйрәме"ндә инде өченче ел өлкәдә әтиләр тәбрикләнә. Быел алар арасында мин дә бар идем. Хөкүмәтнең безгә дә игътибар итүе бик күңелле күренеш, - ди ул.
Хисамовларның олы уллары Ульяновск шәһәр техник университеты каршындагы лицейның унынчы сыйныфында укый. Дәүләт йомгаклау аттестациясен дә югары балларга тапшырган. Хыялы - әтисе юлын дәвам итү. Тимур исә уку алдынгысы, быел сигезенчегә бара.
-Очучы булу өчен төгәл фәннәрне ныклап үзләштерергә кирәк. Шуның өчен физика һәм математиканы аеруча яхшылап өйрәнәбез, - диләр алар.
Әйе, балалар үсә, тормыш үз көенә ага да ага. Тиздән Эльмира белән Рафаэль дә туган ояларыннан берәм-берәм кошчыкларын очырыр. Күп балалы бәхет диюләре әнә шулдыр, мөгаен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk