Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кояшкай” балалары күчтәнәчтән өзелми

Татарстанда 2007 ел Хәйрия елы дип игълан ителгәч, республика семинарын үткәрү өчен безнең районны сайлаганнары исегездәдер әле. Юкка гына түгел: семинарга килүчеләр биредә күп төрле шәфкатьлелек үрнәкләре белән таныштылар. Мохтаҗларга, ятимнәргә, инвалидларга, авыруларга игелек кылу, төрле ярдәм акцияләрендә катнашу, иганәчелек кебек изге гамәлләр тукталмады, дәвам итә. Безнең халыкка гомер-гомергә хас...

Татарстанда 2007 ел Хәйрия елы дип игълан ителгәч, республика семинарын үткәрү өчен безнең районны сайлаганнары исегездәдер әле. Юкка гына түгел: семинарга килүчеләр биредә күп төрле шәфкатьлелек үрнәкләре белән таныштылар. Мохтаҗларга, ятимнәргә, инвалидларга, авыруларга игелек кылу, төрле ярдәм акцияләрендә катнашу, иганәчелек кебек изге гамәлләр тукталмады, дәвам итә. Безнең халыкка гомер-гомергә хас булган гадәт бу. Кайберәүләр: "Хәер-сәдака итеп бирәм, савап булсын", - дип, исемнәрен белгертмичә, яхшылыкны яшерен эшләргә тырышалар.
-Өлкән яшьтәге бер апа ел саен 1 сыйныфка баручы балаларны мәктәпкә әзерләде. Моңа 80-90 мең сум акчасын тоткандыр. Акчаны улы да биргән, - дип сөйләде "Кояшкай" приюты җитәкчесе Земфира Хуҗина шундый олы йөрәкле затларның берсе турында. Әйе, әлеге приютта тәрбияләнүче балалар күңелләрне аеруча нечкәртә, аларны сөендерергә теләүчеләр бик күп. Үткән Корбан бәйрәмендә бирегә 600 килограммнан артык ит, башка күчтәнәчләр китергәннәр. "Фруктовый рай", "Сәфәр" кибетләре балаларны җиләк-җимеш, тәм-томнар белән сыйлап торалар. Тегү фабрикасы, "Аяк киемнәре йорты", "Балалар дөньясы" кибетләре үз товарлары белән ярдәм итәләр. Элеватор, "Южный" җәмгыяте, "Мамадышнефтепродукт"ның Кукмара участогы, Казаннан Наил Сафиуллин... Саный китсәң, исемлек бик озынга сузылыр иде. Металл савыт-саба заводы приютка яңа караватлар бүләк иткән. Әлеге заводның генераль директоры Азат Заһидуллин иганәчелеккә зур игътибар бирә, үткән елда ул "Ел иганәчесе" исеменә лаек булды. "Кояшкай" балалары Казанда яшәүче Зур Кукмара авылы кызы Гүзәл Әхтәмова апаларын да яраталар: бу ханым аларны Казанга циркка, төрле тамашаларга алып бара, күчтәнәчләр җибәреп тора. Полиция Кыш бабае да - биредә көтеп алынган кунак. Һәрчак зур бүләкләр белән кайтып, шатлык өләшкән Ринат Мөхәммәтшинны да балалар сагынып искә алалар, дип уйлыйм. "Юмарт кешенең урыны җәннәттә булыр" дигән сүзләр күптән түгел вафат булган әлеге якташыбызга да кагыладыр, шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk