Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Конкурс ашауны да, йокыны да оныттырды

Районда яшәүче игезәкләрне барлау максатында 10 гыйнвардан 3 февральгә кадәр газетабыз сайтында "Сөйкемле игезәкләр" дигән фотолар бәйгесе оештырылды. Редакциянең электрон почтасына барлыгы 30дан артык хат алынды. Фоторәсемнәр арасында берсеннән-берсе кечкенә балалар да, яшьләр һәм өлкәннәр дә бар иде. Җиңүче исә сайтның татар һәм рус телләрендәге битләрендә тавыш бирү юлы белән...

Районда яшәүче игезәкләрне барлау максатында 10 гыйнвардан 3 февральгә кадәр газетабыз сайтында "Сөйкемле игезәкләр" дигән фотолар бәйгесе оештырылды. Редакциянең электрон почтасына барлыгы 30дан артык хат алынды. Фоторәсемнәр арасында берсеннән-берсе кечкенә балалар да, яшьләр һәм өлкәннәр дә бар иде. Җиңүче исә сайтның татар һәм рус телләрендәге битләрендә тавыш бирү юлы белән ачыкланды. Бәйгедә беренче төркемнән 5080 тавыш белән Алсинә һәм Илсинә Якуповалар, ә икенче төркемдә 5797 тавыш белән Эльмира, Эльвира һәм Илшат Йосыфҗановлар җиңеп чыкты.

Сөйкемле игезәкләр, Сәрдекбаш урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары Илсинә һәм Алсинә белән редакциядә очрашып сөйләштек.

-Җиңүчеләр исемлегендә үзебезнең фамилияне күргәч, бик сөендек, - диләр алар. - Бәйгедә катнашуыбыз хакындагы мәгълүматны интернет челтәрендәге төрле төркемнәргә тараткан идек. Безнең өчен Саба, Мамадыш, Балтач районнарында яшәүче яшьтәшләребез, туганнарыбыз да тавыш бирде. Конкурста безнең мәктәптән игезәкләр Булат һәм Азат Нәбиевлар, Айнур һәм Илнур Зыятдиновлар да катнашты. Алар да шактый күп тавыш җыйдылар.

Игезәк кызларның икесе дә спортны үз итә. Теннис, шахмат, шашка, баскетбол, җиңел атлетика ярышларының берсе дә алардан башка узмый. Район күләмендә оештырылган спорт бәйгеләрендә катнашып яулаган медальләре, Мактау грамоталары да күп. Илсинә исә өстәл теннисы буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында үткәрелгән ярышта ике ел рәттән Татарстан чемпионы исеменә лаек булган.

Алсинә белән Илсинә бер-берсенә алай ук охшамасалар да, кайвакыт мәктәптә кызларның исемнәрен дә ялгышалар икән.

-Без икебез бербөтен сыман. Шуның өчен кайсыбызның исеме белән эндәшсәләр дә, аңлыйбыз, - диләр алар.

-Кызларым туганда мин элеккеге "Уңыш" хуҗалыгында автомеханик булып эшли идем. Иртә таңнан чыгып китәсең дә, кич белән, караңгы төшкәч кенә кайтасың. Шуның өчен балаларның үскәнен, бәбәй вакытларын күрми дә калдым, - ди әтиләре Илгиз абый. - Хәзер исә үземнең бар игътибарымны кызларыма бирергә тырышам. "Сөйкемле игезәкләр" конкурсы барган көннәрдә районның "Аргамак" командасы составында Түбән Кама шәһәрендә ярышта идем. Илсинә белән Алсинәгә республиканың төрле төбәкләреннән җыйналган спортчылар да үз тавышларын бирде. Кызларның җиңүе - барыбызның да уртак тырышлыгы.

Җиңүчеләребезнең икенчесе - өч игезәк Илшат, Эльмира, Эльвира Йосыфҗановлар тумышлары белән Купка авылыннан. Бертуганнарның өчесе дә тормышта үз урыннарын табып, гаилә корып, матур гына гомер кичерәләр. Эльмира - Зур Кукмара, ә Эльвира Олыяз авылы егетенә тормышка чыккан, Илшат исә гаиләсе белән төп йортта, әти-әнисе янында яши. Бәйгедә җиңү яулаганнарын белүгә үк Илшат, телефоннан элемтәгә чыгып, үзенең сөенечен безнең белән уртаклашты.

-Конкурс вакытында ашаудан да, йокыдан да калдык. Интернетның көндез дә, төнлә дә сүнеп торганы булмады, дисәм дә ялгыш булмас. Искә төшкән саен компьютер янына йөгереп барып нәтиҗәләрне карыйбыз. Көндәшләрне узып китү өчен шактый тырыштык, дусларның, туганнарның ярдәме зур булды, - ди ул.

Өч игезәкне моннан 30 ел элек якты дөньяга китергән Рәхимә апа белән дә сөйләштек.

-Игезәкләрем туганда улым белән кызым бар иде инде. Шулай итеп, берьюлы бишәү булдылар. Өлкәннәрнең берсенә - сигез, икенчесенә биш кенә яшь булса да, кайнанам белән миңа бәбәйләрне карашырга булышалар иде. Аллага шөкер, ярдәмчел, акыллы, тәүфыйклы булып үстеләр, - ди ул. - Җиде онык әбисе инде мин хәзер. Әле яңарак кына барысы да гөрләшеп конкурста катнаштылар. "Әтиләр һәм бәбиләр" бәйгесенә дә фотоларын юлладылар. Эштән бушаган араларда бер юаныч бит, мондый конкурслар үткәрү бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X