Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күкшелдә яшәүче Илфрүзә Мөхетдинова үзенең ике баласы янына дүрт бала тәрбиягә алып үстерә

"Бала - җәннәт чәчәге", - диелә изге китапларда. Әлбәттә, нәселнең дәвамы - балалар. Алар булмаса, гаилә "агач"ының тамыры өзелә, нигез таркала. Күкшел авылында яшәүче Мөхетдиновларга моны аңлатып торуның кирәге юк. Аларның гаиләсе күпләргә үрнәк булырлык. Фәнил абый белән Илфрүзә апа үзләренең ике балалары янына тагын дүрт баланы тәрбиягә алып үстерәләр....

"Бала - җәннәт чәчәге", - диелә изге китапларда. Әлбәттә, нәселнең дәвамы - балалар. Алар булмаса, гаилә "агач"ының тамыры өзелә, нигез таркала. Күкшел авылында яшәүче Мөхетдиновларга моны аңлатып торуның кирәге юк. Аларның гаиләсе күпләргә үрнәк булырлык. Фәнил абый белән Илфрүзә апа үзләренең ике балалары янына тагын дүрт баланы тәрбиягә алып үстерәләр. Ә бүгенге көндә Илфрүзә Мансур кызына тормыш йөген үзенә генә тартырга туры килә. Әлеге ханым турында батыр йөрәкле дими, ни дисең?! Тыйнак, ягымлы, күзләреннән яхшылык бөркелеп торучы Илфрүзә апаны күргәч, беренче уйларым шул булды.

-Чыгышым белән Чишмәбаш авылыннан мин. 1990 елда Фәнил белән гаилә кордык, улыбыз - Илфат, кызыбыз Фәнүзә туды. Аларга иптәш булсын дип тәрбиягә бер кыз бала алырга теләдем, ә үземә сәламәтлегем аркасында бүтән бала алып кайту насыйп булмады. Ирем дә бу теләгемә каршы килмәде. Шулай итеп, бер кыз алабыз дип йөреп, 2008 елда дүрт бала алып кайттык: өч кыз һәм бер малай - бертуганнарны аерасыбыз килмәде. Йортыбыз тагын да ямьләнеп, матурланып китте.

Зур, җылы, якты, уңайлы йортта балалары белән гомер кичерә ул. Шундый матур, бердәм, тату гаиләгә сокланып туймаслык. Ләкин узган ел аларга якын кешеләрен югалту ачысын татырга туры килә. Гаилә башлыгы Фәнил Нургали улы каты авырудан соң, ишле гаиләсен калдырып, бакыйлыкка күчә. Сөекле ир, яраткан әтиләрен югалту фаҗигасен Илфрүзә апа да, балалар да бик авыр кичерәләр, күп күз яшьләре түгәләр. Ярый әле туганнары, авылдашлары, күршеләре, Фәнил абыйның һәм Илфатның сыйныфташлары ярдәм кулы сузалар. Аларның һәммәсенә, шулай ук опека һәм попечительлек үзәгенә, мәктәп коллективына бик рәхмәтле Мөхетдиновлар. Әтиләре булмагач, тәрбиягә алган балаларны алып китмәсләрме дигән куркыныч уй да аларның шактый төннәрен йокысыз итә, хафага сала. Әмма Ходай балаларның ризыкларын биредә билгеләгәндер, күрәсең. Хәсрәт уты сүрелеп, әтиләреннән башка яшәргә өйрәнеп кенә килгәндә, Фәнил абыйның әнисе, кунакка килгән җиреннән, әлеге йортта мәңгегә күзләрен йома. Бер-бер артлы ишек шакыган бу авырлыкларны бергәләшеп җиңәләр алар, язмыш сынавы алдында югалып калмыйлар.

-Ярый балаларым бар әле, димен. Алар минем юанычым да, терәгем дә. Үземнеке, тәрбиягә алган дип бервакытта да аерып карау булмады. Алар барысы да минекеләр инде - бертигез яратам. Салаватымның: "Минем әнием", - дип иркәләнүләрен бернигә дә алыштырып булмый, исән-сау гына булсыннар.

Балалар бит алар җырларда әйтелгәнчә, очар кош сыман: үстерәсең, тәрбиялисең дә - төрле якларга таралышалар. Олы уллары Илфат та гаилә корган, Казанда яши. Шулай да еш кайта, сеңелкәшләрен, энекәшен сагынам, ди икән. Илфат абыйсын бигрәк тә Салават юксына, ул кайткан көн аның өчен бәйрәмгә әверелә. Фәнүзә шулай ук Казанда, медицина көллиятендә укый, лаборант-технолог һөнәрен үзләштерә. Алинә дә буйга җиткән кыз, Арча аграр көллиятендә пешекче-кондитер белгечлеге буенча белем ала. Ә Вәсилә белән Камилә алтынчы, бишенче сыйныфларда укыйлар. Алар бүгенге көндә әниләренең төп ярдәмчеләре. Аш-суга бик оста Алинә апаларыннан калышмаска тырышалар. Төпчекләре Салават - өченче сыйныф укучысы, әнисенең иркә "кош"ы.

-Без әти белән әнигә бик рәхмәтле: зур, тату гаиләдә гомер кичерәбез, матур киенәбез, тәмле ашыйбыз, иң мөһиме - без барыбыз бергә. Әниебезне бик яратабыз, ул һәрвакыт сау-сәламәт, шат күңелле булсын. Туганнарым белән бергә-бергә шулай күңелле итеп яшәргә язсын, - диде Алинә, чын күңелдән гаиләсе белән горурланып.

Илфрүзә Мансур кызы чыннан да сокланып сөйләрлек хатын-кыз. Алга таба да балаларының игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшәсен ул. Кечкенә Салават: "Әни, мин синең яныңнан беркая да китмим, монда торырга килен алып кайтам", - ди икән бит, әнисенең Илфат абыйсын юксынуын күреп. Амин, шулай булсын, Илфрүзә апаның йорты һәрчак гөрләп торсын. Ә иң мөһиме - игелекле балалар булып үссеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбиягә балалар үстерә

erid: 2VtzqxWHLUk