Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күкшелдә “Уйнагыз, гармуннар” дигән бәйрәм бик күңелле үтте

Ераклардан яңгыраган гармун тавышы Күкшел авылы халкын Зөлфәрит чишмәсе янына дәште. Кичәнең "Уйнагыз, гармуннар" дип аталуы да җисеменә туры килә: абый, бабайларның кулларында тальян, гармуннар иде. Ак яулыклы әби, апалар, яшь җилкенчәк балалар аһәңле көй-моңнар, матур җырлар тыңлап, күңел кылларын тибрәтеп ял иттеләр. Өлкәннәр белән нинди генә темага сөйләшсәң дә:...

Ераклардан яңгыраган гармун тавышы Күкшел авылы халкын Зөлфәрит чишмәсе янына дәште. Кичәнең "Уйнагыз, гармуннар" дип аталуы да җисеменә туры килә: абый, бабайларның кулларында тальян, гармуннар иде. Ак яулыклы әби, апалар, яшь җилкенчәк балалар аһәңле көй-моңнар, матур җырлар тыңлап, күңел кылларын тибрәтеп ял иттеләр.

Өлкәннәр белән нинди генә темага сөйләшсәң дә: "Менә без яшь чакта..." - дип сөйләп китәләр. Билгеле, аларга яшь вакытларында күңелле булган, хәзерге буын да киләчәктә шул сүзләрне кабатлаячак. Әмма hәрбер чорның үз ихтыяҗ-мәнфәгатьләре, кызыксынуы булуы бәхәссез. Уенлыкларда күңел ачып үскән өлкәннәр, бүгенге көн яшьләренең дискотекаларга йөрүен аңламаска да мөмкин. Ә киләчәк буынга тарихыбызны күрсәтү кирәкле гамәл. Үткәнне белми торып, киләчәк төзеп булмый, диләр бит. Әмма хатирәләрне барлау күңелләрдә сагыш, сагыну хисләре уята. Килгән кунакларның да йөзләрендә шатлыклы елмаю, ә күзләрендә ниндидер моңсулык хөкем сөрә иде.

-Бик матур бәйрәм оештырганнар, яшьлеккә кире кайткандай булдык. Әмма күңелне авыр тойгы биләп ала, күзләр яшьләнә, мәрхүм булган тормыш иптәшемне сагынам, аның гармунда уйнаганнарын искә төшереп утырам. Кичләрен уенлыкларга чыгып, "Чүпләмле", "Назалы" уйнаганнар истә. Ул вакытта гармунчылар да күп иде. 35 ел мәктәптә эшләү дәверендә дә укучылар белән төрле авылларга концертлар куеп йөрдек. Күңелле вакытлар... Хәзер бары тик сөйләргә генә калды, - ди Сәкинә Сәмигуллина.

Күкшел авылында тырышып эшли дә, күңелле итеп ял да итә беләләр. Урамнарда төзек, җитеш йорт-куралар халыкның бай, мул тормышта яшәве турында сөйли. Ә мондый кичәләргә аларның урам тутырып килүе рухи байлыкка ия булуларын күрсәтә.

-"Уйнагыз, гармуннар" бәйрәмен җәй башында ук оештырырбыз дип уйлап йөргән идек. Бүген уй-теләкләребезне тормышка ашырдык, - ди җирлек башлыгы Илһам Хәлиуллин. -Авыл халкы татар моңына сусаган. Җәйге көннәр эш белән үтеп китә, матурлыкны күрмичә, кичке саф hаваны суламыйча да калабыз. Бер-беребез белән күрешеп, хәл-әхвәл белешергә бер сәбәп булыр дип уйладык.

Гармунчылар ялындырырга яраталар дисәләр дә, бу көнне теләгән һәркем рәхәтләнеп гармунда сыздырды, күңел ачты. Әле алай гына да түгел, күрше авыллардан да килеп тальян моңнары суздылар. Кардәшләре, дуслары чакыргач, данлыклы Харис Хәлиуллин Мәмәширдән килгән.

-Кечкенәдән гармунда уйнарга яратам. Әтидән күреп, үзлегемнән өйрәнгән идем. Инде алтмыш ел буладыр, кулдан төшергән юк. Сабантуйларда уйнамыйча калсам, бер ел кәефем булмый. Бигрәк тә тальянга өстенлек бирәм, аның яңгырашы аһәңлерәк, моңлырак кебек. Мактау грамоталары, дипломнар белән, республика мәдәният министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләндем, атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем алдым, - ди Харис абый.

Гармунчылар арасында яшьләрнең булмавына, хәзерге буынның үзләренә шөгыль таба алмый интегүләренә дә борчыла ул. Тормыш иптәше Миңсөрүр апа да Харис абый белән төрле кичә-бәйрәмнәргә, концертларга йөри. Әле үзе дә мари халык биюләрен яратып башкара. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк! Вакыт маңгайга сырлар сызса да, йөрәкләрендә яшьлек дәрте сүрелмәгән әле аларның.

фото: http://muzmix.com/user/serg_yakov/songs/65030

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk