Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киемнәрдә дә яз төсе

Яз килде. Суыклар бирешергә теләмәсә дә, кояш җылысы көннән-көн куәтлерәк була бара. Кышкы авыр киемнәрне иңнән алып, җиңел һәм матурракларны киясе килә. "Кукмара тегү фабрикасы" ААҖ "Фантазерлар" балалар линиясенең яңа язгы өс киемнәре коллекциясен әзерләп текте һәм сатуга чыгарды. Ул 27 модельдән тора: курткалар, комбинезоннар, пәлтә, плащлар, ветровкалар, чалбарлар -...

Яз килде. Суыклар бирешергә теләмәсә дә, кояш җылысы көннән-көн куәтлерәк була бара. Кышкы авыр киемнәрне иңнән алып, җиңел һәм матурракларны киясе килә.
"Кукмара тегү фабрикасы" ААҖ "Фантазерлар" балалар линиясенең яңа язгы өс киемнәре коллекциясен әзерләп текте һәм сатуга чыгарды. Ул 27 модельдән тора: курткалар, комбинезоннар, пәлтә, плащлар, ветровкалар, чалбарлар - барысы да бәләкәч көязләр өчен. Коллекция фабриканың эксперименталь участогы конструкторлары Наталья Орехова, Гөлүсә Сафина, Людмила Тухбаева, Татьяна Туктагуловалар тарафыннан әзерләнде. Алар үзләре дә яшь аналар булганга, һәр модельгә аналар мәхәббәтен, җан җылысын салып, зур тәҗрибәләрен файдаланып эшләделәр.
Язгы коллекция җиңел, уңайлы, бик матур булып чыкты. Фабриканың Эшчеләр тыкрыгындагы 1нче йортта урнашкан фирма кибете "Киемнәр"гә килсәгез, алданмассыз, үз күзегез белән күрерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk