Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кешене хезмәт бизи

Игенчелек тармагына кагылышлы мәгълүматлар сорап, Дания Камил кызына еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Һәр хуҗалыкта теге яки бу культура күпме гектарларда игелә, күпме минераль ашламалар, чәчүлек материал таләп ителә, нинди сортлар үстерелә, нинди технология кулланыла, күпме мәйданда эш башкарылган, кыскасы, аннан бу сорауларның һәркайсына җавап алырга мөмкин. 29 елга якын...

...Каенсарда туып-үскән, Минзәлә совхоз-техникумын тәмамлаган кыз хезмәт юлын "Маяк" хуҗалыгында бригадир, аннан склад мөдире буларак башлап җибәргән. Нигә гомерлек хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләргә карар биргән? Мөгаен, авыл баласына шушы эш якын булгандыр. Бәлки, сугыштан култык таягы белән кайтса да, бер көн дә эштән калмаган, бригадир, ферма мөдире кебек җаваплы хезмәтләр башкарган әтисе янындарак буласы, аңа ярдәм итәсе килгәндер. Ләкин авылда төпләнеп калу насыйп булмаган аңа - биш елдан соң кызны районның диагностика һәм прогнозлар пунктына эшкә чакырганнар. Биредә үзенә күрсәтелгән ышанычны тиз аклаган. Җаваплылыгын, төгәллеген күреп, яшь белгечкә авыл хуҗалыгы идарәсендә орлыкчылык буенча агроном вазыйфасын йөкләгәннәр. Менә шуннан бирле ул, агроном, әйдәп баручы белгеч, баш белгеч, консультант сыйфатында, районның игенчелек тармагына лаеклы үз өлешен кертә: агрономнар белән даими элемтәдә тора, яшь белгечләргә киңәшләрен бирә, урыннарга чыгып ярдәм күрсәтә, шушы тармакка кагылышлы статистик мәгълүматлар әзерли. Шул саннардан башка әлеге җаваплы тармактагы хезмәтне планлаштыру, тиешенчә оештыру, аңа контрольлек итү, соңыннан барлык башкарылган эшкә анализ ясау мөмкин түгел. Аларны вакытында туплау өчен Дания ханымга хас булганча төгәллек, вакланып эшләү, һәр санны кат-кат тикшереп карарга иренмәү таләп ителә. Моннан тыш, хуҗалыкларда семинар-киңәшмәләр, агрономик укулар оештыру, язгы чәчү алдыннан комиссия составында техниканы, язгы кыр эшләреннән соң чәчүлекләрне кабул итү, башка районнар белән үзара тикшерүләр кебек чараларда да катнашырга туры килә. Үз белемеңне күтәрү өстендә дә даими эшләргә кирәк. Югыйсә, игенчелектәге яңалыклардан артта калуың бар. Шуны күздә тотып, рус-бавар университетын тәмамлап, оешма менеджменты дигән белгечлек алып чыга ул. Белемнең беркайчан да артыгы юк бит аның.
Өч дистә ел агымсудай узып китсә дә, бу вакыт үзенә күп вакыйгаларны сыендырган. Дания Камил кызы белән шушы еллар дәвамында биредә эшләгән җитәкчеләрне, хезмәттәшләрен барлап, искә төшердек. Сигез авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, алты бүлек начальнигы кул астында эшләргә туры килгән аңа.
-Һәркемнең үзенә генә хас эш стиле була. Әмма кем җитәкчелек итсә дә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең максаты, куелган бурычлары шул ук булып кала. Мин элеккеге хезмәттәшләремне бик сагынып искә алам. Остазым булган, үз хезмәтемә яңа керешкән чагымда киңәшләре белән ярдәм күрсәткән Райнур Рәхимулла улына рәхмәтем зур. Нуретдин абый Фәләхов, Роза Иванова, Габделфәт Шәйхиевлар белән дә бик тату эшләдек, - ди юбиляр.
Бүген ул үзе яшь агрономнарга остаз булырлык. Шуңа үтелгән хезмәт юлына бары бишле билгесе генә куярга мөмкиндер. Шәхси тормышына да - ире Кәримгә тугрылыклы хатын, югары уку йортларында белем алучы кызлары Алсу белән Альбина өчен өзелеп торучы кайгыртучан әни ул. Димәк, Дания Камил кызы 55 яшьлеген ике бишле билгесе белән каршылый дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X