Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кемгә песи кирәк?

"Песи балаларын яхшы кулларга бирәм". Газетабызның соңгы саннарының берсендә шушындый эчтәлекле белдерүне күргәнсездер инде. Хәтерләвемчә, мондый игъланның ничәмә-ничә еллар эчендә икенче тапкыр гына бирелүе әле. Дөрестән дә, эшлекле тәкъдимнәр арасында сәер кебек күренә ул. Мәче кайгысы мыни монда, акча табу, тормышны алып бару турында уйларга кирәк, дияр кайберәүләр. Гадәттә, кемнеңдер...

"Песи балаларын яхшы кулларга бирәм". Газетабызның соңгы саннарының берсендә шушындый эчтәлекле белдерүне күргәнсездер инде. Хәтерләвемчә, мондый игъланның ничәмә-ничә еллар эчендә икенче тапкыр гына бирелүе әле. Дөрестән дә, эшлекле тәкъдимнәр арасында сәер кебек күренә ул. Мәче кайгысы мыни монда, акча табу, тормышны алып бару турында уйларга кирәк, дияр кайберәүләр. Гадәттә, кемнеңдер ишәеп киткән песи гаиләсе ишегалдында, терлек абзарында яши, "мияукай"ларны читкә, язмыш кочагына илтеп ташлаучылар да, хәтта тууга ук һәлак итүчеләр дә бар. Нәни җан ияләрен яхшы урынга урнаштырырга теләүчеләр дә, шөкер, җитәрлек әле. Алдагы белдерү иясе кебек, ягъни. Татьяна исемле танышым булып чыкты ул.


-Песи кирәкме сиңа? Бик матуры бар, өч төстәге йонлы. Андыйлар бәхет китерә, диләр, - дип башлады сүзен минем шалтыратуыма каршы.- Күрше әбинеке иде ул. Әбине балалары үз яннарына алып киткәч, хуҗасыз калган песи безгә килеп керде. Сыендырдык инде. Каядыр читкә китеп балалаган. Берзаман ияртеп кайтты шуларны. Бик сөйкемлеләр, шаяннар. Инде икесе генә калды, калганнарына хуҗалар табылды. Үзебезнең дә ата песиебез бар. Яхшы токымлы, йоны кабарып тора. Гомер буе шундыйларны асрадык. Гаилә әгъзалары кебек иде алар. Ирем дә, балалар да "мияукайлар"ны бик яраттылар.


Шулчак Татьянаның бер елны песиләре югалу турында белдерү биргәнлеге исемә төште. "Кысыр хәсрәт белән йөри. Беткәнмени дөньяда мәчеләр?" - дип уйлаган идем үзем дә шул чагында. Уйларсың да: фатирларында янгын чыгып, торыр җирсез, мал-мөлкәтсез калган чаклары иде бит аларның. Яраткан песиләре янгыннан куркып качкан, күрәсең. Эзләп-эзләп тә табылмаган ул.
Хәзер өйләрендә ике зур мәче яши.


-Акыллылар. Эштән кайтып керүебезгә каршы алалар. Ә инде кемдер кыңгырау төймәсенә басса, ишеккә бездән алда йөгерәләр, - ди Татьяна. Бу йомшак, иркә җан ияләре турында озаклап сөйләргә әзер ул. Әмма өйдә күпләп асрап булмый бит аларны. Шуңа күрә песи балаларыннан котылырга теләүчеләр Татьяна кебек газетага игълан бирсәләр яхшырак булыр иде. Тилмереп йөрүче ташландык йорт хайваннары бик кызганыч бит.

фото: http://www.wallsgeneration.ru/photo/1058/vislouxij-kotenok.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X