Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кем булган?

Казанга дәваханәдә ятарга дип баруым иде. Поезд чайкала-чайкала алга чаба. Көчле күңел төшенкелеге тәрәзәдән күренеп калган урманнарга, басу-кырларга, инешле-күлле авылларга карап, сокланып барырга ирек бирми. Бар нәрсәгә, бушлыкка карагандай, битарафлык белән карап барам. Күңелдә ялгызлык хисе. Тормышта - "кара полоса", яшисе килмәгән чак дисәм, ялгыш булмас. Күзләремә яшь килә. Дәваханәдән...

Казанга дәваханәдә ятарга дип баруым иде. Поезд чайкала-чайкала алга чаба. Көчле күңел төшенкелеге тәрәзәдән күренеп калган урманнарга, басу-кырларга, инешле-күлле авылларга карап, сокланып барырга ирек бирми. Бар нәрсәгә, бушлыкка карагандай, битарафлык белән карап барам. Күңелдә ялгызлык хисе. Тормышта - "кара полоса", яшисе килмәгән чак дисәм, ялгыш булмас. Күзләремә яшь килә. Дәваханәдән чыккач, ни көтә мине? Кемгә кирәгем бар? Мондый тормыш минем өчен түгел.

Тәвәккәлләп урынымнан кузгалам. Вагон ишеге ачылмаса, бәдрәф тәрәзәсеннән сикерергә була бит. Озак уйлап торсам, икеләнеп калуым бар. Утыргычлар арасыннан ашыга-ашыга чыгам. Шулчак янымнан кызу-кызу атлап, кара чәчләрен чайкалдырып, матур гына гәүдәле хатын-кыз узып китте. Сокланырга да өлгермәдем, танып алдым үзен: мине дәвалаган табибә! Күңелгә җиңел, рәхәт булып китте. Бу поездда мин ялгыз түгел икән бит! Мин шулай уйлаган арада ул вагон ишегеннән чыгып та югалды. Алгарак баруыдыр. Аның миңа кагылып диярлек узып китүе, битләремнән сыйпаган җилдәй, авыр тойгыларымны сыпырып алгандай булды. Тынычланып урыныма килеп утырдым. Аның шушы поездда баруы күңелгә рәхәтлек бирә иде. Тәрәзәдән күренеп калган сыер көтүләренә кадәр йөрәгемә якын кебек тоелды. Нинди матур син, дөнья!

Бу очрашуыбыз юктан гына булмагандыр, дип уйлыйм. Шул көннән соң өч ел чамасы вакыт узды. Мин һаман яшим. Табибәм очрамаган булса, мин инде... Бу турыда уйларга да куркыныч. Мине коткарып калганын ул үзе белмәде дә! Рәхмәт аңа очраганы өчен. Шунысы гаҗәп: Казанга килеп җиткәч, перронда күрмәдем мин аны. Билет тикшерүче кызлардан да сорадым, алар вагоннарда беркем калмады, диделәр. Сәер... поездда ул үзе булдымы икән, әллә инде... мине коткарырга килгән фәрештәме... Чөнки аның җилле генә, бер сүз дәшми узып китүе бик сәер тоелды. Бик серле бу дөнья.

Илдар ТИМЕРГАЛИН

фото: http://djibepexlo.ru/post-46708

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X