Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан ветеринария академиясе ректорын үз йортында кулга алганнар

Татарстанда полиция хезмәткәрләре үз йортында Казан ветеринария академиясе ректоры Галимҗан Кәбировны кулга алды. Ул вәкаләтләреннән явызларча файдалануда гаепләнә. Ректор йортында вуз өчен сатып алынган күзәтү камералары урнаштырган. Җитәкчегә карата җинаять эше кузгатылды. Галимҗан Кәбиров 2012 елның 19 июлендә академиягә 100 мең сумлык видеокүзәтү системасы сатып алу турында бер предприятие белән...

Татарстанда полиция хезмәткәрләре үз йортында Казан ветеринария академиясе ректоры Галимҗан Кәбировны кулга алды. Ул вәкаләтләреннән явызларча файдалануда гаепләнә.


Ректор йортында вуз өчен сатып алынган күзәтү камералары урнаштырган. Җитәкчегә карата җинаять эше кузгатылды.

Галимҗан Кәбиров 2012 елның 19 июлендә академиягә 100 мең сумлык видеокүзәтү системасы сатып алу турында бер предприятие белән килешү төзи. Әмма ректор әлеге камераны уку йортыннан ике чакрым ераклыктагы үз коттеджында урнаштыра.

Хәзерге вакытта Кәбиров Казанның Тимерьюлчылар хастаханәсендә дәвалана. Кулга алганнан соң аның хәле начараеп киткән һәм хастаханәгә озатырга туры килгән.

Галимҗан Кәбиров 2003 елда Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә ректор итеп билгеләнә. Ветеринария фәннәре докторы, профессор, терлекчелек технологиясе кафедрасы мөдире.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk