Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карт имән ( Экология елына һәм Березняк мәктәбенең “Кырмыска”ларына багышлана)

Россия дигән зур дәүләтнең бер читендә, оҗмах бакчасына тиң булырдай бик матур җире булган. Бу урында күпсанлы чишмәләр челтерәп аккан, сандугачлар моңлы җырларын сузган, елгасында балыклар беркемнән дә курыкмыйча йөзгәннәр, күбәләкләр матур "Чәчәкләр аланы"нда берсен-берсе куышып уйнаганнар, ди. "Чәчәкләр аланы"н бигрәк тә шушында яшәүче кечкенә балалар яраткан. Алар да шушында...

Россия дигән зур дәүләтнең бер читендә, оҗмах бакчасына тиң булырдай бик матур җире булган. Бу урында күпсанлы чишмәләр челтерәп аккан, сандугачлар моңлы җырларын сузган, елгасында балыклар беркемнән дә курыкмыйча йөзгәннәр, күбәләкләр матур "Чәчәкләр аланы"нда берсен-берсе куышып уйнаганнар, ди. "Чәчәкләр аланы"н бигрәк тә шушында яшәүче кечкенә балалар яраткан. Алар да шушында килеп, алан читендә үскән "Карт имән" янында табигатьнең матурлыгына карап хозурланганнар, матур уеннар уйнаганнар, күңелләренә дә гел яхшы уйлар гына килеп торган икән.

Ләкин бервакыт балалар "Чәчәкләр аланы"ның боега, күңелсезләнә баруын сизгәннәр. Сандугачлар сайравы тынган, "Карт имән" башын аска игән, елгада балыклар да күренми башлаган. "Чәчәкләр аланы"нан ниндидер явыз дошман узган. Аланның чәчәкләрен таптаганнар, өзгәннәр, теләсә кайда учак калдыклары, аның янында балык сөякләре, банка, шешә, консерв калайлары ауный, кош оялары туздырылган, әйтерсең лә ниндидер кыргыйлар, вәхшиләр үзләренең бәйрәмнәрен уздырганнар. Һәм шушындый кыргыйларча күңел ачулар көндәлек кабатлана башлаган. "Чәчәкләр аланы" чүп белән тулган, кача алган барча киекләр, җанварлар качкан, кача алмаганнары үзләренең үлем сәгатен көткән. Бу тирәдән инде чәчәкләр исе түгел, ә ташландык чокыр исе килгән.

Һәм менә беркөнне кечкенә балалар һәм аларның укытучылары алан янына килгән.

-Без бүгеннән башлап бу вәхшилеккә, кыргыйлыкка каршы көрәш башлыйбыз! Без кечкенә "Кырмыска"ларга әйләнәбез һәм "Чәчәкләр аланы"н яңадан терелтәбез, елгабызны, чишмәләребезне чистартабыз, кош ояларын яңадан ясап эләбез, кышын җимлекләр ясыйбыз, язын, көзен агачлар утыртабыз, "Карт имән"ебезне һәм аланыбызны явызлардан саклыйбыз! -дигән укытучы.

Кечкенә "Кырмыска"лар җәй буе тырышып эшләгәннәр, су буе, елга, чишмәләр чистарган, балыклар да күренә башлаган, сандугачлар да киләсе язга кайтырга вәгъдә иткәннәр. "Кырмыска" лар көзен, кышын да тик ятмаганнар. Җимлекләр ясап кошларны ач үлемнән коткарганнар, елгада бәке тишеп балыкларга сулыш алырга ярдәм иткәннәр, үзләренең "Чәчәкләр аланы"на аучыларны кертмичә җәнлекләрне саклаганнар.

Менә яз җиткән. "Чәчәкләр аланы" матурлыкка күмелгән. Шушы матурлыкка сөенеп яшәп ятканда, "Кырмыска"лар тагын чүп өемнәренә, сындырылган агачларга, учак урыннарына тап булганнар. Һәм беркөнне кечкенә "Кырмыска"лар аланда учак ягып, ит кыздырып, музыка тыңлап ятучы абыйларны һәм апаларны күргәннәр. Алар кечкенә балаларны һәм аларның укытучысын тыңларга да теләмәгәннәр. "Бу алан сезнеке икәнлеген раслаучы документларыгызны күрсәтегез. Юк икән сыптырыгыз моннан!"- дигәннәр. "Ә сезнең укытучыгыз белән без башка урында сөйләшербез!"- дип көлешкәннәр.

Берничә көннән соң кечкенә "Кырмыска"лар һәм аларның укытучысы кулларына көрәкләр, плакатлар тотып "Карт имән" янына җыелганнар. Плакатларга табигатьне саклау - кешеләрнең иң зур бурычлары икәнен аңлаткан сүзләр язылган булган. "Кырмыска"лар плакатларны ерактан ук күренеп тора торган итеп урнаштырганнар һәм бу җирне "Березняк мәктәп тыюлыгы" дип игълан иткәннәр. Ләкин олы апалар һәм абыйлар бу плакатларны күрмәмешкә салышканнар. Учак ягу, агач сындыру, кычкырып көлешү, кыргыйларча музыка астында бәйрәм итүләр дәвам иткән. Ләкин кечкенә "Кырмыска"лар бирешергә теләмәгәннәр, алар чүпләрне күмгәннәр, сынган агачлар урынына яңаны утыртканнар. Олы апалар һәм абыйлар сындыралар, ягалар, чүплиләр, ә "Кырмыска"лар чистарталар, күмәләр, агачлар утырталар икән. Шушындый эшләр җәй буе дәвам иткән.

Кечкенә "Кырмыска"лар һәм аларның шушы аланны үзләренә бирүне үтенеп кемгә генә, кайда гына мөрәҗәгать итмәгәннәр.Алар бу аланны сакларга, якларга, яңадан эллеккеге хәленә кайтарасы килүләрен аңлатырга тырышканнар. Ләкин ярдәм кулы сузучы күренмәгән. Алай гына да түгел укытучыны чакыртып алып: "Бу эшне дөрес алып бармыйсың, кирәкмәгән җиргә кысыласың!"- дип тиргәгәннәр, ачуланганнар, аның уңышларын күрмәгәннәр, мактаулы исемнәр дә бирмәгәннәр. "Кырмыска"лар табигатьне саклау турындагы законнарны өйрәнгәннәр. Законнар бар икән ул, ләкин аны үтәмиләр, балаларга өйрәтмиләр, мәктәпләрдә экология, табигатьне саклау фәннәре дә керми икән.

Кечкенә "Кырмыска"лар күңелләрен төшермәскә тырышканнар. Алар булдыра алганча "Чәчәкләр аланы"нда, "Карт имән"не дә кечкенә балалардан түгел, ә олы апалардан һәм абыйлардан саклаганнар. Агитбригада оештырып авылларда табигатьне саклау турында матур кичәләр, концертлар оештырганнар, гәҗитләргә, журналларга мәкаләләр язганнар, фәнни оешма җитәкчеләре белән элемтәгә чыгып Россиянең бик күп шәһәрләрендә конференция, конкурсларда катнашканнар, авылдагы ялгыз карт-карчыкларга булышканнар. Урманнан күркәләр җыйганнар, металл калдыклары һәм кәгазьләр җыеп тапшырганнар һәм шул акчаларга уку кирәк-яраклары алып, концертлар әзерләп балалар йортындагы ятимнәргә дә булышканнар

Еллар үткән...Кечкенә "Кырмыска"лар да үсеп җитеп, дәү илнең төрле якларына таралышканнар, ләкин аларның күңел түрендә "Кырмыска" турындагы матур истәлекләр балаларына, оныкларына сөйләргә җитәрлек булып сакланып калган.

Әгәр төн караңгылыгында игътибар белән тыңласаң, алан ягыннан "Карт имән"нең авыр ыңгырашканы ишетелгән кебек була. Әллә ул "Чәчәкләр аланы"н үтергән явыз кешеләргә рәнҗи, әллә инде һаман да кечкенә "Кырмыска"ларның әйләнеп кайтканын көтә. Алар кайтырлар да, тормыш яңадан башланыр кебек тоела аңа. Кечкенә балаларның кире кайтуын бигрәк тә алан тирәсендә берән-сәрән калган, иртә-кичен качып, яшеренеп яшәргә мәҗбүр ителгән җан ияләре түземсезлек белән көтә.

Кем белә, бәлки, чынлап та көннәрдән беркөнне кечкенә балалар "Карт имән" янына җыелырлар һәм шул вакытта аларның укытучылары әйтер: "Без бүгеннән башлап табигать өчен, "Чәчәкле алан"ыбыз өчен көрәш башлыйбыз!"

Фото: http://www.liveinternet.ru/users/4505656/post190904767/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk