Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кармелита (шаян хикәя)

Яңа елны (шәпләп) каршылаганнан соң, күпләр кебек мин дә һава сулап керим дип урамга чыктым. Баксам, очрашкач гел зарланырга ярата торган күршем Исрай да капка төбендә тәмәкесен пыскытып тора. Күрештек, хәл-әхвәл сораштык. -Яңа ел белән сине! Нәрсә, күрше, мин әйтәм, кар яуганга хозурланып торасыңмы әллә? -Юк, бу Яңа ел миңа...

Яңа елны (шәпләп) каршылаганнан соң, күпләр кебек мин дә һава сулап керим дип урамга чыктым. Баксам, очрашкач гел зарланырга ярата торган күршем Исрай да капка төбендә тәмәкесен пыскытып тора. Күрештек, хәл-әхвәл сораштык.

-Яңа ел белән сине! Нәрсә, күрше, мин әйтәм, кар яуганга хозурланып торасыңмы әллә?

-Юк, бу Яңа ел миңа әллә-ни сөенеч алып килмәс күрәсең, кризис дигән нәмәстәкәй чыгып ята бит. Эшемнән кыскарттылар. Хатын җилкәсендә яшәп булмас, нәрсә булса да уйлап табарга кирәк. Менә уйлыйм.

-Нинди эшсезлек булсын бездә, күрше, менә син телевизор карыйсыңмы, көн саен "Кармелита" дигән сериал күрсәтәчәкләр, шуны карап елың "эх" дигәнче үтәчәк.

-Көлмә инде, күрше, болай да баш үз күчәреңдә түгел, - дип Исрай авызындагы тәмәкесен төкереп авыр сулап куйды.

-Ярар, монысы шутка булса, мин сиңа диловой совит бирәм. Ат ал син, Исрай.

-Ничек? Нәрсәгә? -ди бу.

-Менә шулай, пока-что кыш бит, әллә-ни эш юк, әйбәтләп тәрбиялисең. Менә аннан китә инде, җитә язлар-мазлар, бакча эшләре. Хәзер бит бер бакча сукалау гына сутыена карап биш йөз-мең сум. Чутла Исрай! Көнгә өч-дүрт бакча, унбиш көндә еллык керем була бит! Ат өчен бу эшләр сабантуйга әзерлек кенә.

-Анысы нәрсә дигән сүз инде, - ди күршем, күзләрен елтыратып.

-Менә шулай Исрай, аннан китә сабантуйлар, көрәш, ат чабышлары. Сөлектәй малаең ат өстенә менә. Биш-алты сабантуй тагын синеке. Акчалата керемен санап тормыйк. Кермәгән акчаны санарга ярамый диләр. Ә менә биш-алты холодильник синеке. Шытырдап торган илле мең дигән сүз бит бу. Тагын еллык керем.

-Да-а, - ди Исраем. Авызындагы тәмәкесеннән горур кыяфәттә төтен җибәреп алды. Бүрегенең колакчының күтәреп куйды. Мин дәвам итә: "Аннан бераз ял итәсең. Атка тәрбия чаралары. Җәй көннәрен үзең беләсең: тегесенә печән, бусына салам алып кайтасы, җитеш кенә. Монысының керемен чутламыйк Исрай. Моны безнең бүгенге томаулы баш чутлый алмый. Көздән кышка кадәр тагын вак-төяк эшләр, бихисап дахут, чутламыйбыз.

Шуннан тагын яңа еллар җитәсе бар. Тагын син кирәк, Исрай: чиккән сөлгеләр белән, дугасына җиз кыңгыраулар тагып, кара кәшүфкәгә бала-чага төяп, ак бураннар туздырып урам әйләнәсең. Алмачуар атын көчкә тыеп кем килә? Исрай үзе! Бу үзе ни тора? Ә син эшсезлек дисең.

Сүнгән тәмәке тагын кабынды. Исрайның йөзе яктырып, балкып китте.

-Мин әле иң самый главныен оныта язганмын.

-Анысы тагын нәрсә?

-Елга бер йөгертәсе диюем. Аңлагансыңдыр. Менә сиңа - колынчак! Өстәмә дахут, чутла Исрай!

Күршемнең җанлану дәрәҗәсе соңгы ноктасына җитте.

-Хәзер нишлибез инде, ди Исрай. Гарифәбану апаң белән киңәш итми генә барып чыкмас бу эш. Мин болай вәземләп сөйли дә беләм. Син күршем, хатынны да күндер инде бу эшкә, мин риза.

Исрайга биргән киңәшләрне кабаттан кабатларга туры килде аның хәләл җефетенә. Күнде тагын, чәй өстәле артында озаклап утырдык. Өстәлгә теге нәрсә дә менде. Ике-өч тапкыр котлау сүзләре, исәнлек-саулыклар теләгәннән соң, зависайт иткән кәмпүтерләребез дә эшли башлады. "Алмачуар" да колынлады. Исем дә куштык: "Кармелита". Инде эш ат алудан гына тора.

...Бахбай алу өчен акча табу мәсьәләсен "икенче көн тәртибенә" күчердек.

фото: http://rabotaidoma.ucoz.net/blog/russkie_romansy_b_pesni_iz_kinofilmov_b/2013-05-31-19

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X