Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исем бер көнлек түгел, гомерлек

Хәзер яңа туган балаларны тудыру йортыннан исеме язылган туу турында таныклык алганнан соң гына чыгаралар икән. Шуңа да өйдә балага исем кушканда ата-ана белән хәзрәт арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга. Исемдә хикмәт бар икәнен һәркем аңлый. Әмма яшь ата-ана барысын да каян уйлап бетерсен?! Мондый вакытта мулла янына барып: "Балабыз туды,...

Хәзер яңа туган балаларны тудыру йортыннан исеме язылган туу турында таныклык алганнан соң гына чыгаралар икән. Шуңа да өйдә балага исем кушканда ата-ана белән хәзрәт арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга. Исемдә хикмәт бар икәнен һәркем аңлый. Әмма яшь ата-ана барысын да каян уйлап бетерсен?! Мондый вакытта мулла янына барып: "Балабыз туды, менә шундый исем кушсак, ничек булыр икән?" - дип, алдан ук киңәш сорау күпләрнең башына киләдер дип уйламыйм. Туу таныклыгындагы исем шул килеш калып, мулла икенче исем кушкан очракта (исеме язылган туу турындагы таныклыгы, СНИЛС, ИНН инде алынган) нишләргә?

Шушы сорау белән өч ел Кукмара мөселман мәдрәсәсендә башлангыч, дүрт ел Казан "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә урта дини гыйлем алган Яңа Сәрдек авылы имамы Илфат хәзрәткә мөрәҗәгать иттем.

- Күптән түгел генә бер пар килде. Хатыны - татар, ире - удмурт. Балаларына Аделина исеме кушасылары килә. Бер имам да бу исемне кушарга ризалык бирмәгән. Аптырап, миңа килгәннәр. Кем баласы булса да, безне чакырып, азан әйтеп исем куштырырга телиләр икән, тиешле матур исем кушу - безнең бурычыбыз. Без кире каккан очракта бала башка дингә кереп китәргә мөмкин. Бик матур Әдилә исеме бар, шуны кушсам, сез ризамы, дип сорадым. И, шатландылар инде. "Нишләп башка хәзрәтләр безгә бу исемне тәкъдим итмәделәр икән. Аделина исеменә туры килә икән бит, без риза булган булыр идек", - диделәр. Ире мин Аделина дип әйтермен, син, әнисе, Әдилә дип әйтерсең, дип килештеләр. (Бу урында Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтеп калдырган хикмәтле сүзләрне язып үтсәм бик тә урынлы булыр дип уйладым. "Халык белән җитәкчелек итә белү дә сәдака"). Өйләрендә азан әйтеп, балага Әдилә исеме куштым. Баланың әти-әнисенә Әдилә исеме язылган мөселман таныклыгы тапшырдым. Дога кылып алган сәдакаларын, ислам диненең күркәмлеген күрсәтү максатыннан, балага кирәкле берәр нәрсә алырсыз дип, кире яшь парларның үзләренә тапшырдым. Сөенеп, рәхмәтләрен әйтеп озатып калдылар. Билгеле, аларның туу таныклыгына да Аделина исеме язылган иде. Ике дин арасында каршылыклар тудырасым килмәде. Туу таныклыгындагы исемне үзгәртегез дип әйтмәдем. Анысы - ата-ана эше. Үзгәртсәләр, бик күркәм эш булыр. Безнең вазыйфабыз - матур итеп аңлату, гаиләдәге тынычлыкны бозмау. Ә менә балага багышлап дога кылганда, корбан атап чалганда, нинди дә булса дини эшләр башкарганда аңа мулла кушкан исем белән дәшеп эшләргә кирәклеген аңлаттым. Ата-ана баласына мулла кушкан исем белән дәшергә ияләнеп китсә, үзләре таныклыктагы исемне үзгәртәчәкләр. Аннан фаҗига ясап, җан тынычлыгыгызны югалтмагыз. Йә, Раббым, Ходаем, һәркемнең күз алдында - ислам, күңел түрендә - иман булсын", - дип, сүзен төгәлләде үзеннән башка бөтен кешене әүлиягә санаган хәзрәт.

Бу язманы туачак балалары булган яшь парлар исем сайлаганда уңайсыз хәлдә калмасыннар өчен яздым.

Күңелемә ниндидер борчу килгән саен мин бу хәзрәткә мөрәҗәгать итәм. Тәүлекнең кайсы вакытында шалтыратсаң да, ул һәрвакыт вакыт табар (Ходайның чиксез рәхмәте яусын аңа), синең сөйләп бетергәнеңне бүлдермичә генә тыңлар, чиксез сабырлык күрсәтеп, киңәшләрен бирер. Тырыш, гадел, кешелеклелек сыйфатларына ия булган, ике дин арасында каршылыклар тудырмаска тырышып яшәүче (ике авылны берләштергән җирлектә татарлар һәм керәшеннәр яши) хәзрәт кешеләргә карата үтә игътибарлы. Яңа Сәрдек авылы имамы Илфат хәзрәтне чын мәгънәсендә психолог дияргә була. Йөз-кыяфәтенә әллә ни үзгәреш кертмәгән ачык йөзле, ягымлы елмаеп сөйләшүче хәзрәт белән кара-каршы аралашу да җанга тынычлык иңдерә. Сөйләм теле гаҗәеп матур, мавыктыргыч фикер йөртә белүе белән дә үзенә карата ихтирам, хөрмәт уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk