Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ил язмышы безнең кулларда

Без үзебезне хокукый дәүләттә яшибез, дип саныйбыз. Безнең хокуклар һәм бурычларыбыз дәүләтебезнең төп законы- Россия Федерациясе Конституциясендә теркәлгән.


Аның 2.1. маддәсендә "Һәр кешенең сайланырга һәм сайларга хокукы бар" дип язылган. Һәр гражданин 18 яше тулуга сайлау хокукына ия була. Ул үз чиратында дәүләт органнарына сайлана, ил белән идарә итүдә актив катнаша, үз өлешен кертә ала.
4 декабрьдә без РФ Федераль җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. Бу - илебез һәм халкыбыз тормышындагы зур вакыйга. Сайлаучылар өстендә зур җаваплылык ята. Кандидатларга ышаныч белдереп, тавыш биргәндә һәркем, партияләрнең реаль эшләренә бәя биреп, төптән уйлап, акыл белән эш итәргә тиеш. Чөнки киләчәк тормышыбыз кемнәрне сайлавыбызга бәйле.
Әлбәттә, моны сайлаучы үзе дә аңлап, асылына төшенеп җитмәскә мөмкин. Агитатор һәркемгә моның асылын аңлатырга, бу сайлауның ил язмышында зур роль уйнавын дөрес итеп җиткереп мәгълүмат бирергә тиеш.
Мин үзем дә, сайлаучы буларак бу мәсьәләгә бик җитди карыйм. Һәр сайланачак кандидатураны җентекләп өйрәнәм, аның турында мәгълүмат туплыйм. Ул депутатлыкка лаеклы булганда гына һәр кеше өчен, ил өчен кирәкле законнар кабул итеп, тормышны уңай якка үзгәртергә мөмкин.
Быел "Бердәм Россия" партиясе һәм халык фронты праймериз-кандидатларның халык белән очрашуларын оештырып, аларның абруен билгеләү һәм күбрәк тавыш җыйган кандидатларны федераль исемлеккә тәкъдим итү тәҗрибәсен башлап җибәрде. Мондый яңалык халыкка кандидатның шәхси сыйфатларын һәм сәяси карашын яхшырак белергә ярдәм итә. Мин үзем моны уңай бәялим.
Ә инде агитатор буларак мин, һәр сайлаучыга якын килеп, үзем лаеклы дип санаган кандидатларны тәкъдим итәм, сайлаучыга барлык мәгълүматны бирергә тырышам.
Кеше һәм ил язмышы аерылгысыз бәйләнештә.
Без сайлаучы буларак ил язмышын һәм тормышыбызны үзебез хәл итәбез. Шулай булгач, ил язмышы безнең кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X