Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә

"Дружба" агрофирмасында үз һөнәренең остасы булган механизаторлар аз түгел.

Михаил Кунакбаевны да шундыйлар исәбенә кертергә мөмкин. Күмәк хуҗалыкта 1993 елда армия сафларында хезмәт итеп кайткач эшли башлый ул. Берничә хуҗалык агрофирма булып берләшкәч тә күнегелгән хезмәтен дәвам итә. Хәзерге вакытта МТЗ-1221 тракторын иярли, ел саен кыр эшләрендә катнаша, ә кышкы айларда техника ремонтлау, фермада тирес чыгару кебек эшләр белән мәшгуль. Тырыш, җаваплы, тәҗрибәле - агрофирма җитәкчелеге тарафыннан Михаил Валерьяновичка әнә шундый бәя бирелде. Шул сыйфатларга ия булмасаң, игенчелектә нәтиҗәле эшләү мөмкин түгел, чөнки югары уңыш алу өчен механизаторлардан үз һөнәре нечкәлекләрен яхшы белү, Җир-анага хуҗаларча мөнәсәбәттә булу таләп ителә. Җир кадерен белгән механизаторлар гына үзен чын игенче дип саный ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X