Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң зур бүләк - телевизорны Кукмарада яшәүче 82 яшьлек Гөлсирә апа отты

Редакциябез ишеген ачып керүчеләр саны бермә-бер артты. Сәбәбе бар - үткән җомга санында быелның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында приз отучыларның исемлеге бирелгән иде. Шуңа күрә иртәдән үк приз ияләре агылып кына тордылар. Иң беренче Мәмәширдән Харис абый Хәлиуллин хатыны Минесөрүр апа белән тузан суырткыч алырга килеп керде. Манзарас авылыннан Рәмзия...

Редакциябез ишеген ачып керүчеләр саны бермә-бер артты. Сәбәбе бар - үткән җомга санында быелның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында приз отучыларның исемлеге бирелгән иде. Шуңа күрә иртәдән үк приз ияләре агылып кына тордылар.

Иң беренче Мәмәширдән Харис абый Хәлиуллин хатыны Минесөрүр апа белән тузан суырткыч алырга килеп керде. Манзарас авылыннан Рәмзия Әхмәтҗанованың да иреннәренә елмаю кунган, аңа зур бүләкләрнең берсе - иттарткыч насыйп булган. Зур Кукмараның Киров урамында яшәүче Минтаилә апа Фәйзрахманова моннан берничә ел элек микродулкынлы мич откач, призны өенә үк илтеп тапшырган идек. Бу юлы аңа янә бүләк - сетевой фильтр насыйп булган.

- Мичемне, ватыла күрмәсен дип, бик саклап кына тотам. Күршеләрем: "Ничек сиңа гел приз чыга ул?" - дип кызыксыналар. Чынлап торып теләсәң, бар нәрсә дә кабул була ул, дип җавап бирдем әле үзләренә, - ди Минтаилә апа.

Кукмараның Ворошилов урамындагы 6нчы йортта яшәүче 82 яшьлек Гөлсирә апа Төхбәтуллина безгә вакыт-вакыт үзенең язмаларын җибәреп тора, зар-үтенечләре булса, телефон аша да шалтыратып ала. Аңа иң зур приз - телевизор чыкканын ишеткәч, сөенеп куйдык. Чөнки 15 яшендә Кукмараның киез-итек киез комбинатында эшли башлап, аннан 35 ел хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыга ул. "15 яшем дә тулмаган иде әле, сугыш елларында Зур Кукмара авылындагы кәнсәләрдә дежур тордым. Сугыш бетү турындагы шатлыклы хәбәрне дә шунда ишеттем. Иртәнге сәгать дүрттә идән юганда ишектән хуҗалык рәисе килеп кереп: "Сеңлем, бар, барлык дежурныйларны чакырыгыз, халыкны митингка җыегыз. Сугыш беткән!" -дип әйтүе булды, мин яланаяк килеш чыгып йөгердем. Үзем елыйм, үзем йөгерәм, бүгенгедәй кояшлы матур көн иде дип", - истәлекләренә дә бирелеп алды ветеран. Гөлсирә апа элегрәк тә атна саен уйнатыла торган призларның берсен откан булган. Бу юлы телевизорны алырга ул үзен тәрбияләп, карап торучы социаль хезмәткәр Нурсына Фазлыева белән килгән иде. Өлкән кешене хөрмәт итеп, җәяү йөрмәсеннәр дип Нурсынаның ире Рәүф машинасына утыртып алып килгән үзләрен.

-Рәхмәт, телевизор бүләк итеп, бер ун яшькә яшәрттегез мине, - диде саубуллашканда Гөлсирә апа. - "Хезмәт даны" газетасын инде 50 елга якын укыйм. Өлкән яшьтә булсам да, район хәлләрен, ил-көн яңалыклары белән танышасым килә.

http://www.denwoodspb.ru/news/podarok2011/

Лилия НУРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk