Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Иң чибәр кәләш" бәйгесе җиңүчеләре "РЭД" кафесында төшке аш белән сыйланды (+фото)

Редакциябез "Иң чибәр кәләш" бәйгесе игълан иткән иде. Конкурста барлыгы 12 кәләш катнашып, алар редакциянең kukmor-rt.ru сайтына куелган фоторәсемнәргә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайланды. Бәйге райондашларыбыз арасында зур кызыксыну уятты, кәләшләр өчен барлыгы 17243 тавыш бирелде. Конкурс барышында Ләйлә Зиннәтуллина һәм Ләйсән Хәнәфиналар арасында аеруча кискен көрәш барды. Алар көндәшләрен...

Редакциябез "Иң чибәр кәләш" бәйгесе игълан иткән иде. Конкурста барлыгы 12 кәләш катнашып, алар редакциянең kukmor-rt.ru сайтына куелган фоторәсемнәргә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайланды. Бәйге райондашларыбыз арасында зур кызыксыну уятты, кәләшләр өчен барлыгы 17243 тавыш бирелде. Конкурс барышында Ләйлә Зиннәтуллина һәм Ләйсән Хәнәфиналар арасында аеруча кискен көрәш барды. Алар көндәшләрен шактый артка калдырып, иң күп тавыш җыйдылар. Шуңа күрә без Ләйләне дә, Ләйсәнне дә җиңүчеләр дип атап, аларның икесенә дә "Иң чибәр кәләш" исемен бирергә дигән нәтиҗәгә килдек.

Әлеге конкурс кәләшләрнең күңелләрендә матур хатирәләр калдырсын өчен аларны сөйгән ярлары белән үткән атнада романтик төшке ашка дәштек. Әле июль аенда гына Кукмараның тимер юл вокзалы районында ачылган, инде күпләрнең яраткан ял итү урынына әверелгән РЭД кафесы яшьләр өчен махсус өстәл әзерләп, аларны бик теләп үзләренә кунакка чакырды.

Яшьләр ничек танышкан, кайчан кавышкан, иң элек кайсы яклары белән бер-берсен җәлеп иткәннәр, гаилә алар өчен нәрсә ул? Безне кызыксындырган әлеге сорауларның берсе дә җавапсыз калмады.

Янил авылында туып-үскән Ләйлә Гарифуллина белән Байлангар егете Данил Зиннәтуллин сигез ел очрашып йөргәннән соң кавышалар. Аграр көллият укучылары Янил авылы клубында концерт куйганда, Данил бик матур итеп "Айфара" төркеменең "Ак каен" җырын башкара. "Шул чакта ук Данил күңелемә кереп калды", - дип елмая Ләйлә. Ә инде концерттан соң оештырылган дискотекада егет кызны биергә чакыра, өенә кадәр озатып кайта. Мәктәптә укучы кыз белән көллият егете арасында мәхәббәт шул чагында кабына.

-Мин Ләйләне элек тә ошатып йөргән идем инде, сөйләшергә җае гына чыкмады, ул мине иң элек үзенең чибәрлеге белән җәлеп итте, - дип сүзгә кушылды Данил. - Яшь егет чагында зиһен белән уйламыйсың бит әле ул, тормыш итә башлагач исә Ләйләнең тагын да күркәмрәк сыйфатлары ачылды: акыллы, сабыр, уңган хуҗабикә, 4 айлык улыбыз Гадел өчен җанын бирергә дә әзер булган әни ул. Яраткан тормыш иптәшең, эшеңә чыгып киткәч өеңдә сине сагынып көтеп торучы кешең булу, күңел тынычлыгы - болар бөтенесе дә, минем уйлавымча, гаилә дигән сүзне үз эченә ала да инде.

Кукмараның Нур Баян микрорайонында яшәүче, Күкшелгә кайткан кунак кызы Ләйсән Нурмөхәммәтова Адай егете Ильяс Хәнәфин салкын декабрь кичендә бер күрүдә гашыйк була. Өч елга якын очрашып йөргәннән соң, егет кызга тәкъдим ясый. Ләйсән: "Ильяс, русча итеп әйтсәк, матур итеп ухаживать итә белә иде, башкалар кебек ямьсез сүзләр кулланып та сөйләшмәде, мине шул ягы белән үзенә каратты ул", - диде. Ә һәрвакыт авызы ерык булган Ильяс: "Ләйсән сөйкемлелеге белән әсир итте, күз тимәсен, әнә хәзер дә бик чибәр ул, - дип елмайды. -Ә гаилә, минемчә, яшәү мәгънәсе ул.

Парлар белән аралашып утырган мәлдә, яшьләргә сюрприз ясап, залда Кукмарадагы "Тамчылар" кече яшьтәге нәниләрне тәрбияләү үзәгеннән килгән Кыш бабай белән Кар кызы да пәйда булды. ("Тамчылар"да көн саен алты айдан җиде яшькә кадәрге сабыйларга сөйләмне үстерү, рәсем ясау һ.б. буенча тәрбия бирелә. авт) үзара җырлап, биеп, күңел ачканнан соң, Кыш бабай белән Кар кызы яшьләргә матур теләкләрен җиткерделәр, кечкенә генә истәлек - ат сыны бүләк иттеләр. Кыш бабай бүләкне белеп тә алган соң - кәләшләребезнең икесе дә ат елында туган икән, ләбаса.

Әлбәттә, кәләшләрнең ай дәвамында йөрәкләрендә "ут уйнатып" торган конкурс, аның белән бәйле кызыклы мизгелләр турында да сөйләшми кала алмадык.

-Мин Кукмарадагы юл төзү һәм ремонтлау идарәсендә оператор булып эшлим, хәзергә чираттагы ялда әле."Әйдә, артка каласыз бит инде", - дип эш урынымнан көнгә әллә ничә тапкыр шалтыраталар иде. Интернеттагы бер төркемдә торам, анда хәтта чит илдә яшәүчеләр дә бар. Алар да Ләйсәннең конкурста катнашканын белеп, көн дәвамында никадәр тавыш бирәләр иде, - ди Ильяс. Ә кукмарадагы 6нчы тегү фабрикасында тегүче булып эшләүче Ләйсән өчен хезмәттәшләре дә шактый көч куя.

Казан Дәүләт ветеринария институтын тәмамлап, Кукмарадагы ветеринария берләшмәсендә эшләгән, хәзергә кечкенә улын үстерүче Ләйләгә исә үзе турында күбрәк мәгълүмат таратырга җиңел булмагандыр. Әлбәттә, кулында "ут уйнаткан", тимердән матур итеп капка-коймалар ясаучы Данил да аңа төрле яклап теләктәшлек күрсәтә. "Минем өчен "җан атып" торган һәркемгә рәхмәт, - ди Ләйлә .- Берникадәр вакыт бишенче урында барганнан соң, алга чыккач, җиңүгә омтылыш артты".

...Яшь парларга бер-берсенә гомерлек яр булып, мәхәббәтләрен саклап һәм яклап, тигез, имин тормышта яшәүләрен теләп саубуллаштык. Күзләрендәге бәхет чаткысы гомер буена сүнмәсен иде аларның.

Лилия НУРГАЛИЕВА. Автор фотосы

РЭД кафесы 10.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр көн саен эшли. Биредә сез уңайлы кабиналарда һәм банкет залларында туган көннәр, юбилейлар, төрле бәйрәмнәр үткәрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X