Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хыяллар тормышка аша

Һәркемнең нинди дә булса хыялы була. 22 яшьлек Аняның да күңел түрендә күптәннән бер хыял яшәгән - ноутбуклы булып, интернет аша иптәшләре белән аралашасы, сөйләшәсе килгән аның.

Көннәрдән беркөнне, дөресрәге ноябрь аенда кыз, кыюлыгы җитеп, Россия Президенты Д.А.Медведевка әлеге хыялы турында хат язган. Һәм, ниһаять, Яңа ел алдыннан Аняның хыялы чынга ашты: Казандагы "Уңайлы өй" ("Комфортный дом") фирмасы җитәкчесе Алексей Халтурин ярдәме белән ул ноутбуклы булды. Узган дүшәмбе көнне Кукмарадагы "Ноутбукофф" кибетендә кыз әлеге бүләкне кабул итеп алды.
Аня Михайлова Нырья авылында яши. Балалар церебраль параличы авырулы I төркем инвалид. Әйләнә-тирә мохиттән аерылып яшәгән кыз өчен әлеге бүләкнең никадәр сөенеч, шатлык алып килгәнен күзаллавы кыен түгел.
Кукмарага Аня әти-әнисе, энесе белән килгән иде. Әнисе Екатерина Ивановна саубуллашканда: "Яңа ел алдыннан хыялларның чынга ашуына тагын бер кат инандым. Тиздән кызыбызның туган көне була. Ноутбук Алексей Юрьевичтан искитмәле бүләк булды. Аңа һәм безнең кызыбызның мәнфәгатьләрен кайгыртып, хыялын тормышка ашыруда ярдәм иткән район социаль яклау идарәсе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәм, эшләре уң булсын", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X