Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәтеремдә сакланган “4”ле

Моннан 54 ел элек беренче сыйныфка укырга бардым. Күп нәрсәләр истә калган. Миннән алда укыган күрше Сәетнең китапларын караганда мавзолей рәсемен күрдем. Мавзолей стенасына "Ленин һәм Сталин" дип язылган иде. Беренче сыйныфта китаплар биргәч китаплардан әлеге рәсемне эзләдем: мавзолей стенасында бу исемнәр юк иде инде. Хакимият үзгәргәч, мәктәп программаларына да...

Моннан 54 ел элек беренче сыйныфка укырга бардым. Күп нәрсәләр истә калган. Миннән алда укыган күрше Сәетнең китапларын караганда мавзолей рәсемен күрдем. Мавзолей стенасына "Ленин һәм Сталин" дип язылган иде. Беренче сыйныфта китаплар биргәч китаплардан әлеге рәсемне эзләдем: мавзолей стенасында бу исемнәр юк иде инде. Хакимият үзгәргәч, мәктәп программаларына да үзгәреш керткәннәр икән.

Беренче укытучым истә калмаган. Мәчкәрә авылыннан килеп укыткан Роза апаны яхшы хәтерлим. Йомшак кына итеп, әкрен генә сөйли иде ул.

Башлангыч сыйныфта укыганда яшь укытучы Зоя Николаевна тормыш юлымда маяк булды дисәм дә ялгыш булмас. Каяндыр килгән иде ул, безне рус теленнән укытты.

Бервакыт Габделнур белән, рус теле дәресенә кермичә, болынга төшеп киттек. Минем абый безне табып, дәрескә кертеп җибәрде. Зоя апа безнең хәлне аңлады, ахрысы, дәрес темасын яңадан аңлатып, бездән сорады. Шул көнне беренче мәртәбә "4ле" билгесе алдым һәм рус теле минем яраткан фәнем булып калды. Менә хәзер уйлап-уйлап торам да, хәйран калам. Нишләп безне ачуланмаган, биремне яңадан кабатлаган, дәрестән соң алып калмаган икән? 45 минутлык дәрескә ничек сыйган ул?! Бәлки, бу ике укучыга аңлатып, башкалар да дәресне тирәнрәк аңларлар, дип уйладымы икән?

Беркөнне мәктәп директоры Хәкимулла абый Зоя Николаевнаны алып килергә кушты. Бардым да, туп-туры өенә кереп киттем, шакылдату юк. Укытучым чыкты да: " Бар, кире чык та, ишекне шакылдатып кер", - диде. Яңадан ишек шакып кердем һәм исәнләшеп йомышымны әйттем. Менә шулай "зур аң" алдым. Зоя апа бик озак укытмады, каядыр китте.

Бу язмамны язганда укытучым турында сораштым. Хәзерге вакытта Казанда яшәвен белдем, бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган икән.

Ел саен 1 сентябрь көнне мәктәпкә баручы булачак укучылар артыннан карап калам. Нинди бәхетлеләр, үзләре шат, йөзләрендә елмаю һәм киләчәккә өмет белән мәктәпкә баралар алар.

Нәкыйп КӘРИМУЛЛИН

фото: http://www.parkcd.ru/viewitem.php?item_id=1693&ml=en

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk