Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәт хезмәт белән яулана

Музыка… Кеше җаны белән турыдан-туры сөйләшергә сәләтле илаһи көч ул. Күзгә күренми торган әнә шул илаһи хис-кичерешләр аша балалар күңеленә юл сала белүче кеше - ул музыка мөгаллиме. Бу изге һөнәрне үзенә гомерлек юлдаш иткән Ильфира Расим кызы Мөхәммәдьярова Кукмара 4 нче урта мәктәбендә 20 елга якын яшь буын күңеленә...

Музыкага һәвәслеге һәм сәләте булган Ильфира 2нче урта мәктәптә уку дәверендә музыка мәктәбен дә "бик яхшы" билгеләренә тәмамлый. Кечкенәдән музыка укытучысы булырга хыялланган үсмер кыз, 1984нче елда Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетын тәмамлап, гомерен шул белгечлек буенча эшкә багышлый. Институт елларында укытучысы Ванечкина Ирина Леонидовна җитәкчелегендәге курсларда тирән белем алган Ильфира Расим кызы, туган ягына яшь белгеч буларак кайтып, хезмәт юлын кирпеч заводы янындагы һәм "Ромашка" балалар бакчаларында музыка белгече булып эшләүдән башлап җибәрә.
Ә аннары Кукмара 3нче урта мәктәбендә музыка укытучысы булып эшли. Күңелендә шул еллардагы директорлар Галиев Факил Мөнир улы, Галиева Роза Ахун кызы, директор урынбасарлары Степанов Егор Петрович, Володина Людмила Михайловналарга тирән рәхмәт хисләре саклый ул.
Тормыш иптәше Рамил белән Свердловск өлкәсенә дә чыгып китәргә туры килә. Анда да мәктәптә музыка укытучысы булып эшли.
Кабат туган якларына әйләнеп кайтканнан бирле Ильфира Расим кызының хезмәт юлы Кукмара 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбе белән үрелгән. 1994 елдан алып хезмәтен һәм хезмәттәшләрен яратып, һәркемгә җылы мөнәсәбәттә булып эшчәнлеген дәвам итә.
Музыка белгечебезнең фикеренә игътибар итик әле:
-Иң әһәмиятлесе: балаларны күбрәк җырлатырга кирәк, чөнки җырлаганда кеше күңелсез хисләрдән арына, чистара. Әгәр баланы кечкенәдән сәнгатькә, музыкага җәлеп итсәң, бүгенге җәмгыять шартларында матурлыкны күрә белергә өйрәтергә мөмкинлек киңрәк ачыла.
Ильфира Расим кызы укыткан музыка һәм рәсем сәнгате дәресләре аерылгысыз бәйләнештә бирелә. Шуның белән ул һәр дәресендә сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли. Әдәбият белән бәйләнеш исә әдипләрнең көйгә салынган әсәрләрендә чагылыш таба. Язучылар Равил Фәйзуллин, Ләбиб Лерон, Зиннур Хөснияр, Резедә Вәлиева, фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова, галим Әлфәт Закирҗанов һ.б.лар белән оештырылган очрашу кичәләре балалар күңелендә матур бер истәлек булып озак сакланыр.
Ильфира Расим кызы һәр укытучы белән дә тыгыз элемтәдә эшли. Сыйныфтан тыш чарамы, мәктәптә үткәрелгән бәйрәм-кичәме, интеграль дәресләрме - болар берсе дә музыка укытучысыннан башка күз алдына китерелми.
Ильфира Расим кызы хезмәттәше Гөлнара Мөбәрәкша кызы Вәлиева белән һәр сыйныфта дәресләрдә файдалану өчен рус, татар җырларын аралаштырып тупланган уку әсбабы да төзеде. Шулай ук ул сәләтле балалар белән эшләүгә дә зур әһәмият бирә. "Гусельки" вокаль ансамбле - укучыларның иҗади фантазиясен гамәлгә ашыру, сәләтләрен күрсәтү өчен менә дигән мәйдан. Мәктәптә үткәрелгән бер генә чара да алардан башка үтми. Алар шулай ук район, төбәкара конкурс-бәйгеләрдә, Киров өлкәсендә үткәрелгән фольклор төркемнәре ("День города", "Открытые ворота") фестивалендә дә елдан-ел уңышлы чыгыш ясыйлар.
Ильфира Расим кызында шөгыльләнгән укучыларның сәнгать (искусство) буенча республика һәм төбәкара олимпиадаларда, "Алтын руно" халыкара уен-конкурсында, Каюм Насыйри исемендәге яшүсмерләрнең фәнни-тикшеренү укуларында актив катнашып, призлы урын алулары - максатчан эшләүче педагогның куанычлы хезмәт нәтиҗәсе.
Шулай ук укытучылар коллективының да район күләмендә уздырылган чара-бәйгеләрдә актив катнашуы һәм зур уңышлар яулавы музыка укытучысы тырышлыгыннан башка бирелми.
Ул күп еллар дәвамында районкүләм музыка укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе була. Талантлы укытучы-остаз район укытучылары алдында гына түгел, республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинар-практикумнарда да чыгыш ясый.
Үзе тәрбияләп чыгарган узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары турында Ильфира Расим кызы: "Алар белән күп нәрсәгә өйрәндем. Әти-әниләргә, укучыларыма рәхмәтле мин", - ди.
Коллективыбыздагы абруйлы мөгаллимәнең шушы көннәрдә юбилее. Аны матур бәйрәме белән ихлас тәбриклибез. Кешелекле, сабыр холыклы, тирән белемле энтузиаст хезмәттәшебезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, тормыш иптәше Рамил белән тигезлектә яшәп, якыннарының күңел җылысын, укучыларның, туганнарының кадер-хөрмәтен тоеп, мул тормышта гомер итүен телибез. Укучылары да әлеге котлауларга кушыла. Укытучысының туган көнендә мәктәп укучыларының төбәкара олимпиадасында Хөснетдинова Айгөл 3 урын яулавы белән сөендерде.
Ильфира Расимовна, күңел күгең гел аяз, йөрәгең гел яшь булсын, якты йөзеңдә һәрвакыт шатлык нуры балкысын. Яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk