Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хорватиядә шахмат турнирында катнашкан

Дәресләрдән соң арыган идеме: бик тыйнак, уйчан булып күренде Кукмара кызы Диана Гарәфетдинова. Өстәвенә аз сүзле. Җиңү арты җиңү яулаган шахмат уены осталары, мөгаен, шундый холыклы буладыр. Диананың да республика, илкүләм турнирларда алган медальләре бер кочак булыр. Ә бит бу уен төре белән кызыксынуы, күппрофильле лицейга укырга кереп, шахмат түгәрәгенә...

Дәресләрдән соң арыган идеме: бик тыйнак, уйчан булып күренде Кукмара кызы Диана Гарәфетдинова. Өстәвенә аз сүзле. Җиңү арты җиңү яулаган шахмат уены осталары, мөгаен, шундый холыклы буладыр. Диананың да республика, илкүләм турнирларда алган медальләре бер кочак булыр. Ә бит бу уен төре белән кызыксынуы, күппрофильле лицейга укырга кереп, шахмат түгәрәгенә йөрүдән башланып китә. Аңарчы уйнап караганы да булмаган.
-Беренче җиңүе поселокның 1нче мәктәбендә үткән районкүләм бәйгедә булды. Сигез яшь иде ул чакта кызыма. Бик сөенеп, күңеле үсеп кайтты. Тренеры, балаларга өстәмә белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге педагогы Владислав Абдулов аңа зур өметләр өметләр баглады, - дип сөйли әнисе Рәмзия ханым.
Менә шуннан соң кыз шахмат белән ныклап мавыга башлый. Икенче сыйныфта укыганда Самара өлкәсендә Россия беренчелегенә үткән турнирда өченче урынны яулап кайта. Авыл җирендә яшәүче яшь шахматчылар арасында үткәрелгән бу бәйгедә Дианага үзеннән күпкә олылар белән көч сынашырга туры килгән. Ә инде бер елдан соң ул шушы турнирда үзенең яшь категориясендә - икенче, тагын бер елдан беренче урынга күтәрелә. Шул елны ук Түбән Новгород шәһәрендә үткәрелгән шахмат фестиваленнән, Казанда узган Россиянең Кубок этабыннан җиңүче булып кайта. Ленинград өлкәсе губернаторы Кубогына узган бәйгедә дә сынатмый - икенче урынга лаек була. Кыскасы, Диана катнашып, призлы урыннарга ирешкән турнирларның барысын санап бетерү мөмкин түгел. Шушы уңышларын, быел Казанда Татарстан беренчелегенә үткәрелгән бәйгедә икенче урынга чыгуын исәпкә алып, кызга халыкара ярышларда катнашырга тәкъдим итәләр. Балаларга өстәмә белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе Нуретдин Зыятдинов әйтүенчә, районыбызның шахмат тарихында беренче, горурланырлык очрак бу.
-Таиландка бару мөмкинлеге дә бар иде, без Европа илен - Хорватияне сайладык. Турнир Порез шәһәрендә үтте, - ди Рәмзия ханым.
Уеннар тугыз көн барган. Шахмат тактасы артында көн саен бишәр сәгатькә якын утыру күпме түземлек сорагандыр. Дианага Әзербайҗан, Бельгия, Хорватия, Ирландия илләренең һәм үзебезнең Мәскәү кызлары белән осталыкта сынашырга туры килгән.
-Дөреслекнең булмавы шаккатырды мине. Тренерлар, ата-аналары уенчылар янына килеп, өйрәтеп китәләр. Хәтта ике илнең ата-аналары арасында низаг килеп чыкты. Бик күп балалар елап бетте. Оештыру да начар иде. Бинада эссе, балалар сусадылар, беренче көнне эчәргә су да булмады. Безнең илдә андый хәл юк: бердән, хаклык җиңә, икенчедән, шартлар да яхшы. Ата-аналарны да, тренерларны да уенчылар янына кертмиләр. Ярый әле, кызымның күңеле сүрелеп кайтмады, - дип сөйләвен дәвам итә Диананың әнисе. - Ашату исә әйбәт булды, "швед өстәле" иде. Тик чәй булмавыннан интектек.
Зур булмаган бу шәһәрдә йөрү уңай тәэсирләр калдырган. Тыныч шәһәр, кичке сәгать сигездән соң урамда бер кешене күрмәссең, ди. Халкы бик ачык йөзле икән. Кибеткә керүгә сатучылар үз телләрендә исәнләшеп каршылыйлар, тик әйберләр кыйммәт, ди.
Чит илгә бару, башка илләрнең яшь шахматчылары белән уйнау һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мөмкинлекләр тудырган иганәчеләргә бик рәхмәтле Диана белән әнисе. Алда кызны янә зур бәйгеләр көтә. Уңышлар телик аңа.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X