Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәлең ничек, Лубян?

Шушы көннәрдә районыбыздан шактый читтә урнашып, Киров өлкәсе, Удмуртия республикасы белән чиктәш булган Лубян якларын әйләнеп кайттык. Элек-электән әлеге җирлек юллары бер дә мактанырлык булмагангамы, Лубян турында сүз чыгуга, күпләрнең йөзләре үк үзгәреп куя. Әнә бит, бер хезмәттәшебез дә моннан дистә еллар элек сихри табигатьле Лубян авылына бару маҗарасын әле...

Шушы көннәрдә районыбыздан шактый читтә урнашып, Киров өлкәсе, Удмуртия республикасы белән чиктәш булган Лубян якларын әйләнеп кайттык.

Элек-электән әлеге җирлек юллары бер дә мактанырлык булмагангамы, Лубян турында сүз чыгуга, күпләрнең йөзләре үк үзгәреп куя. Әнә бит, бер хезмәттәшебез дә моннан дистә еллар элек сихри табигатьле Лубян авылына бару маҗарасын әле һаман күңелендә саклый. Кышның язга авышкан мәлендә өстенә су чыккан боз аша машина белән Нократ елгасын кичәргә туры килә аларга. И Ходаем, бетүебездер бу, елга төбенә китәбез, ахры, дип бик курыккан идек шул чагында, ди ул. Хәзер ул яктан бер дә борчыласы юк - күпер аша чыгасың да, бер сәгать дигәндә кирәкле урыныңда буласың. Хәтта язгы-көзге пычраклар вакытында Сосновка шәһәре тирәсендәге чокыр-чакырларга да тәмам күнегеп беттек. Хәер, кышын кар түшәлгән булгач, машиналар аннан да "җырлап" кына үтә...

Сәрдәүчнең үз старостасы

Лубян авыл җирлегенә керүче Сәрдәүч авылы, аның бөек рәссамнарны да рухландырыра алырлык матур табигате турында моңарчы таныш-белешләрдән генә ишетеп белә идем. Ходай насыйп итеп, инде үзебезгә дә барып күрергә туры килде. Беренче карашка, урман буена сыенып утырган әлеге авылда бөтенләй җанлылык юк кебек, әйтерсең, бар тереклек кар юрганы астында рәхәтләнеп изрәп йокыга талган. Әмма берән-сәрән урнашкан йортларының морҗаларыннан бөркелеп чыгучы төтен һәм чит-ятлар килүен сизеп алган маэмайның зәһәр өрүе биредә чын мәгънәсендә тормыш кайнап торуын сөйли.

Унсигез ел Себер якларында эшләп, әтисенең вафатыннан соң туган төбәгенә кайтып төпләнгән Рәшит абый Гарифуллин - авыл халкының шатлык-куанычларын, борчу-мәшәкатьләрен уртаклашып торучы олы йөрәкле кеше. Аны хәтта зурлап "Сәрдәүч старостасы" дип тә йөртәләр.

-Авылыбыз бик кечкенә - анда нибары 22 хуҗалык. Шуларның да алты-җидесендә кыш көне яшәмиләр. Калада төпләнгән кайбер якташларыбыз төп нигезләренә йортлар җиткерделәр дә, җәй көннәрендә кайтып, рәхәтләнеп табигать кочагында ял итәләр дә, кабат китеп баралар, - ди ул. - Авыл халкының күбесе - өлкән яшьтәгеләр. Мәктәп укучылары да сигезләп кенә.

Әлеге авылда цивилизация әсәре бөтенләй дә юк - кибет, медпункт, телефон элемтәсе турында әйтмибез дә, хәтта газ да үткәрелмәгән, суны исә чишмәдән ташыйлар.

-Без ияләнгән инде. Ярый әле кәрәзле телефон бар, шуның белән аралашабыз. Авыру-сырхаулап китсәләр, Лубянга алып барабыз, я ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен табиб чакырабыз. Кышын юллар начар түгел үзе, кары да көрәлеп тора, яз-көз айларында гына зарланышабыз - агач төягән зур-зур машиналар юлны бетерәләр, - ди авыл старостасы.

Авылда Лубян урман-техник көллиятенең кәрзин үрү цехы филиалы һәм агач яру цехы бар. Авыл халкы аларда хезмәт куеп, тормыш алып бару өчен азмы-күпме акча эши.

Кәрзиннәргә сорау зур

Лубянлыларның үрелгән кәрзиннәрен Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүчеләр дә яратып ала. Әлеге үтә дә четерекле, бик күп вакыт һәм гаять зур көч сорый торган хезмәтне Сәрдәүч авылында да башкаралар икән.

Мич ягып җылытыла торган сап-сары бүрәнәле йортның эчендә үзгә бер тәмле агач исе таралган. Кызларның һәммәсе кызу хезмәттә. Көн саен Лубяннан килеп эшләүче цех мастеры Альмира Ганиева сүзләренә караганда, кышкы чорда алар башлыча тал чыбыкларын чистарту белән мәшгуль икән.

-Безнең урман эчендә махсус тал үстерү плантациясе бар, - ди ул. - Көз көне чыбыкчаларны җыябыз һәм Лубянга, Сәрдәүчкә алып кайтабыз. Парда тотканнан соң, чыбыкчаларны чүбеннән чистартабыз, ә җәйгә таба исә аларны йомшару өчен салкын суга салып торабыз да, күпләп кәрзиннәр үрү эшенә керешәбез.

Хәзерге вакытта цехта ике кәрзин үрүче, бер техник хезмәткәр эшли. Аларга авыл халкы да ярдәмгә килә. Сәлимә ханым Гафиуллина да чыбыкчаларны чүптән арындырырга булыша.

-Без Вятка Аланында гомер иттек. Ә лаеклы ялга чыккач, Сәрдәүчкә күченеп кайттык. Биредә инде ике елга якын эшлим. Бергә-бергә күңелле бит, кайбер көннәрдә хәтта вакытның узганын да сизмибез, - ди ул.

Биш көн эшләп, ике көн ял итәләр алар. Хезмәт хаклары уртача 8-10 мең сум чыга икән.

-Без күбрәк заказлар буенча эшлибез. Җәйге чорда кәрзиннәргә сорау аеруча зур була, хәтта ярминкәләргә дә сату белән чыгабыз, - ди цех мастеры. - Кызлардан бер зарлану сүзе дә ишеткән юк, эше булгач, ашы да була, өйдә тик утырсаң, берәү дә китереп бирми бит...

Лубян яңара, әмма проблемалар да җитәрлек

Хисап җыелышыннан соң әнә шундый фикергә килдек. Кайсы гына җирлекне алма, юллар проблемасы иң беренче булып телгә алына. Башка елларда әлеге мәсьәлә Лубянны да читләп узмый иде. Узган ел үзәк урамга асфальт түшәлгәнлектән, бу юлы моң-зар ишетмәдек. Бу хакта үзенең чыгышында җирлек башлыгы Рим Фәхразиев та билгеләп үтте. Хәзерге вакытта участок дәваханәсендә, көллият ашханәсендә капиталь төзекләндерү эшләре бара. "Авария хәлендәге торакны бетерү" программасы кысаларында исә бер йорт инде сафка баскан. Бар уңайлыклары да булган - су, газ кергән, канализация челтәре үткәрелгән, хәтта бәдрәфе дә өйдә генә булган әлеге ике фатирлы йорт тиздән ияләренә тапшырылачак.

-Җирлектә унике эшмәкәр төрле юнәлештә үз эшчәнлеген алып бара, алар башлыча сәүдә итү белән шөгыльләнәләр. Шулай ук завод территориясендә эшләп килүче агач эшкәртү цехында да заказлар шактый күп алына. Такта, борыс, поддоннарга сорау аеруча зур. Анда исә ун кеше эшли, - ди җирлек башлыгы.

Яшьләргә дә спорт белән шөгыльләнү өчен бар мөмкинлекләр тудырылган - "Атлант" яшүсмерләр клубы, өч спорт залы эшли, шугалак бар, чаңгы трассасы салынган.

Әмма җирлектә җинаятьчелекнең артуы хафага сала. Район прокуроры Минемулла Нәҗипов үз чыгышында моңа аеруча басым ясады. Узган ел җирлектә 15 җинаять теркәлгән булган, шуларның 13е ачылган. Исерткеч эчемлекләр кулланучыларның саны да шактый күп. Җирлектә ялган аракы сатучылар да юк түгел. Бу хакта мәктәптә һәм көллияттә булган укытучылар белән очрашу вакытында да сүз булды. Полиция начальнигы Айдар Бариев контроль сатып алулар вакытында полиция хезмәткәрләренә авыл халкының да теләктәшлек күрсәтүен сорады. Укучылар һәм студентларга исә читтән кайткан егет-кызлар белән аралашкан вакытта аеруча сак һәм игътибарлы булу мөһимлеге билгеләп үтелде, синтетик наркотиклар һәм, гомумән, начар гадәтләр белән мавыгуның ахыры аяныч тәмамлану ассызыкланды.

Хисап җыелышы вакытында җирлек халкы төрле служба вәкилләренә үзләрен борчыган сорауларны да бирде. Медицина полислары алу, дәваханәдә теш табибының булмавы, Лубянның Ленин урамына күтәртмә юл (лежащий полицейский) тротуар салуның мөһимлеге, транспортны исәптән төшерү, паспортка теркәлү узу, автобуслар мәсьәләсе, Лубян-Сәрдәүч юлынының яз-көз начар булуы, Сәрдәүчнең урам баганаларында утлар янмау, Интернет челтәренең юклыгы һәм башка проблемалар күтәрелде.

Дәваханә икенче яшьлеген кичерә

Районыбызның "Строй-гарант" җәмгыяте егетләре кыска гына вакыт эчендә участок дәваханәсендә шактый төзекләндерү эшләре башкарырга өлгергәннәр.

-Дәваханәнең икенче катында стена, идән-түшәмнәр яңартылды, өлешчә җылылык системасы да уздырылды инде. Шулай ук биредә канализация үткәреп, бәдрәф куелачак, бүлмәләр ясалачак. Ә инде беренче катта амбулатория кабинетының идәннәре алыштырыла, процедура кабинетына исә тулысынча плитә ябыштырылачак, шулай ук дәваханәдә электр кабельләре дә яңартылачак, яңа җиһазлар, җайланмалар да кайтачак, - ди дәваханәнең гомумпрактика табибы Римма Сираҗетдинова. - Егетләр көн саен Кукмарадан килеп эшлиләр, без аларның хезмәтеннән бик канәгать.

Лубянлылар дәваханәгә күбрәк йөрәк-кан тамырлары һәм хроник үпкә авырулары белән мөрәҗәгать итәләр икән. Ремонт вакытында табиблар ике бүлмәдә халыкны кабул итәләр.

Җирлектә:

1780 кеше яши, шуларның 398е - пенсия яшендәгеләр, 184е - инвалидлар, 102се - мәктәп укучылары.

470 кеше - хезмәт белән мәшгуль, 397 кеше - эшсез, 2 кеше биржада исәптә тора.

8 бала дөньяга килгән, 26 кеше вафат булган.

Җирлек башлыгы Рим Фәхрәзиев:

-Әгәр "Авария хәлендәге торакны бетерү" программасы буенча эш тиешенчә төгәлләнсә, безнең җирлек тагын да ямьләнеп китәр, җимерек йортлар урынына яңа бер урам калкып чыгар иде. 23,6 чакрымлы суүткәрү торбасының 50 проценты тузган, 23 су колонкасы, дүрт су башнясын алыштырырга кирәк. Нагорный урамындагы су башнясы исә бөтенләй начар хәлдә. Шулай ук кыш көннәрендә урамнарны кардан чистарту өчен дә техникабыз юк, әлеге эш тулысынча шәхси тракторы булган Алексей Савельев җилкәсенә төшә. Җирлек халкыннан да ишегалды, капка төпләрендәге карны юлга чыгармауларын, әлеге эшне административ комиссиягә кадәр җиткермәүләрен сорыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk