Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Бәйрәм көннәрендә районыбызда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Премьер-министр урынбасары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм республикабызның башка дәрәҗәле җитәкчеләре, район Башлыклары булып китте.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков районыбызның авыл хуҗалыгы, төзелеш, җиңел сәнәгать һәм башка тармакларындагы эшкә югары бәя бирде, Кукмараның соңгы елларда уңай үзгәрешләр кичерүен, ил һәм республика күләмендә кабул ителгән максатчан программаларда актив катнашып, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә зур игътибар бирелүен ассызыклады. Үз чыгышында ул район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллинның эшчәнлеген югары бәһаләде һәм аңа олы бүләк - күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Кукмара муниципаль районының социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешенә зур өлеш кертүе уңаеннан бирелгән Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X