Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәте дә, бәйрәме дә вахитлеләрчә

Булганнан бар да була, дигән сүзне тагын бер кат раслап, Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык үз төбәгендә яшәүчеләр өчен спорт бәйрәме оештырды. Җир җимертеп эшли дә, ял да итә белә шул бу төбәк халкы. Ел саен үтә торган хисап җыелышларында хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов сөйләгәндә дә аның һәр сүзе, һәр әйткән...

Булганнан бар да була, дигән сүзне тагын бер кат раслап, Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык үз төбәгендә яшәүчеләр өчен спорт бәйрәме оештырды.

Җир җимертеп эшли дә, ял да итә белә шул бу төбәк халкы. Ел саен үтә торган хисап җыелышларында хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов сөйләгәндә дә аның һәр сүзе, һәр әйткән саны йөрәккә сары май булып ята. "Хуҗалыкның эшенә бәяне кассадагы акча бәяли. 2014 елда 330 миллион сум акча кереме булды, 114 миллион саф табыш алынды. Эшләребезнең уң булып баруында җирлек халкы, авыл хезмәтчәннәре белән тыгыз элемтәдә булып, иңне-иңгә куеп эшләү тора. Ә сыйфатлы эшне кеше тормышыннан канәгатъ булса гына таләп итеп була ", - дип әйткән иде ул үз чыгышында. Әйе, бу төбәк халкы бар яктан да мул тормышта яши. Димәк, җитәкче әйтүенчә, матур итеп эшли белгәч, матур итеп ял да итәргә кирәк. Чыннан да, бу көнне спорт бәйрәменә килгән халык рәхәтләнеп көч сынашты, язгы мәшәкатьләргә энергия туплап, уңай тәэсирләр алды.

Инде матур традициягә әверелгән спартакиада ел саен әлеге күмәк хуҗалыкка караган төрле авыл җирлекләрендә уза. Быел хуҗалыкның тырыш халкы Вахит авылына җыелды. Күңелләре киң: үзләренең ике командаларыннан тыш - аграр көллияттән, Ядегәрдән - берәр, "Урал"күмәк хуҗалыгыннан ике команда килгән. Командаларның аркан тартышуы белән башланып киткән бәйге чаңгы трассасында дәвам итте. Хоккей тартмачыгында исә финал уеннарының җиңүчесе ачыкланды. Мәдәният йортының спорт залында теннис, волейбол, кул көрәше, татарча көрәш, гер күтәрү һәм башка спорт төрләре буенча иң көчлеләр, җитезләр билгеләнде. Көн кичкә авышып, инде караңгылык иңә башлагач кына күчмә кубокның быелгы хуҗалары ачыкланды. Аны "Вахит-1" командасы яулады. Икенче урында аграр көллият, өченчедә "Урал-1" командасы. Һәр спорт төре буенча җиңүчеләргә хуҗалыктан акчалата бүләкләр тапшырылды.

Эльзания Гарифуллина, аграр көллиятнең директор урынбасары: Гомумән, спартакиада миңа ошады. Мин үзем кул көрәшендә катнаштым. Бигрәк тә үзебезнең хоккей командасы өчен сөенеп туя алмыйбыз. Бик матур уен күрсәтеп, беренчелекне алдылар. Быелгы теннис уеннары да эшче хезмәткәрләрнең оста уйнаулары белән аерылып торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X