Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Хезмәт даны” газетасы – районыбыз көзгесе

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин: -Бу көзгедә башкарган эшләребез, булган җитешсезлекләр, яшәү рәвешебез, матур традицияләребез, һәр милләт халкының гореф-гадәтләре, кыскасы, үткәнебез, бүгенгебез чагылыш таба. Ул, бер яктан, хөкүмәтебез алып барган сәясәтне - халыкка, икенче яктан, халыкның уй-фикерләрен, борчыган сорауларын власть органнарына җиткерүче, ягъни ике арадагы арадашчы ролен дә үти. Яшь буынга...

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин:

-Бу көзгедә башкарган эшләребез, булган җитешсезлекләр, яшәү рәвешебез, матур традицияләребез, һәр милләт халкының гореф-гадәтләре, кыскасы, үткәнебез, бүгенгебез чагылыш таба. Ул, бер яктан, хөкүмәтебез алып барган сәясәтне - халыкка, икенче яктан, халыкның уй-фикерләрен, борчыган сорауларын власть органнарына җиткерүче, ягъни ике арадагы арадашчы ролен дә үти. Яшь буынга тәрбия бирү, югары әхлакый сыйфатларны пропагандалауда да газетаның роле гаять зур. Бүген кулыбызга газетаның 10 меңенче санын алганбыз икән, шушы саннарның һәрберсендә "Хезмәт даны" үз кыйбласын югалтмыйча, үз максатына тугры калган дигән сүз. Киләчәктә дә редакция коллективына, газета хәбәрчеләренә яңа иҗади уңышлар телим. Газетада урын алган һәр язмагыз халык күңеленә барып җитәрлек, аны битараф калдырмаслык булсын, ә "Хезмәт даны" һәр йортта көтеп алынган кунакка әверелсен.

Рәйсә БАҺАБИЕВА:

-"Хезмәт даны"нда шактый еллар эшләгән кеше буларак, ул миңа аеруча якын. Һәр санын көтеп алам. Килүгә бар эшемне ташлап укып чыгам. Эчтәлекле, матур чыга газета, без эшләгән замандагыча түгел, әлбәттә. Ул чакта бит төп игътибар хезмәт коллективлары тормышына, хезмәт алдынгыларына, әхлакый темаларга, тирә-юньдәге кимчелекләрне яктыртуга бирелә иде. "Безнең материаллар эзеннән" дигән рубрика астында ул кимчелекләрнең төзәтелүләре хакында урындагы җитәкчеләрнең җаваплары урнаштырылып барды. Тәнкыйть материалларының кайберләре райком бюросында тикшерелеп, гаеплеләргә тиешле чарасы күрелде.

Ни хәл итәсең, заманалар башка. Газеталар да заман таләп иткәнчә яши.

Иҗади уңышлар сезгә, коллегаларым, газетаның 10000нче саны белән ихлас тәбрик итәм.

Радик МОСТАФИН:

-"Хезмәт даны"ның 10 меңенче саны чыгуы белән котлыйм. Газетаның эчтәлеге көннән-көн яхшыра, газета укучылар саны арта бара. Көн кадагына куела торган мәсьәләләргә дә киң урын бирелә.

Мин, шигырьләр иҗат итүче кеше буларак, яраткан газетабыз битләрендә шигърияткә дә урын киңәйсен иде, дигән теләктә калам. Алга таба да анда җир кешеләре, авыллардагы проблемалар яктыртылсын, тәнкыйтькә дә киңрәк урын бирелсен иде.

Римма ӘХМӘДИЕВА:

-Район газетасын кече яшьтән бирле укыйм. 60 елдан артык дәвердә бер санын да калдырганым юк. Барлык яңалыклар белән танышам, гомумән, газета аша районның ничек яшәвен беләм.

Озак елар дәвамында мәгариф бүлегендә эшләдем, балалар бакчалары, мәктәпләрдәге яңалыклар, уку алдынгылары, мәгариф хезмәткәрләренең уңышлары турында кызыксынып укыйм.

Мәктәптә укыганда һәм яшьлек чорымда спорт белән шөгыльләндем. Бәлки шуңадыр, спортны бик яратам, спорт яңалыкларын игътибарсыз калдырмыйм. Безнең район спортчыларының уңышларына сөенәм, алар күп ярышларда һәр төр буенча уңышлы чыгыш ясыйлар.

Хезмәт ветераны буларак, пенсионерлар берлеге әгъзасы, өченче буын Университетының тыңлаучысы булып торам. Без "Зилант" спорт мәктәбенең сәламәтлек төркемендә спорт белән шөгыльләнәбез, компьютер курсларына йөрибез, күңелле, кызыклы экскурсияләр оештырабыз. Хезмәт, сугыш ветераннарын, сугыш чоры балаларын котлыйбыз, хөрмәт белдерәбез, төрле вакыйгалар буенча чаралар үткәрәбез. Ветераннарның нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен район халкы да белеп барсын өчен бу турыда мин мәкаләләр язарга тырышам.

Газетага уңышлар телим.

Любовь ОСИПОВА

-Минем яраткан район газетасының 10000нче юбилей саны чыгу уңаеннан чын күңелемнән аңа карата мөнәсәбәтемне белдерәсем килде. Барлык әйбер чагыштыруда беленә. Мин еш кына Удмуртиягә, Киров өлкәсенә барам. Үзем белән һәрчак район газетасын, бигрәк тә үземнең язмаларым басылган саннарын алам. Бер үк вакытта шул җирлектә чыга торган басмалар белән кызыксынам. Безнеке - бизәлеше, шрифты, еш алышынып торучы рубрикалары, һәм иң мөһиме, эчтәлеге буенча бердәнбер, кабатланмас һәм халык өчен аңлаешлы. Миңа бигрәк тә "Безнекеләрне бел", "Кеше язмышлары" дигән рубрика астында басылган, истәлекле вакыйгалар, ветераннар, сәләтле кешеләр турындагы язмалар ошый.

Удмуртлар әйтә: "Үз халкыңны яратырга өйрәнми торып, башка милләт кешеләрен, аларның телен хөрмәт итә алмассың". Безнең газета мәдәни мираска сакчыл мөнәсәбәт, үз авылыңны, республикабызны, халыкны хөрмәт итү һәм алар белән горурлану, башка милләт вәкилләре белән тату яшәү рәвешен тәрбияләүдә булыша, яшьләрдә актив гражданлык позициясе булдыруга өлешен кертә. Безне - өлкәннәрне дә рухландыра, тормышка уңай яктан карарга этәргеч бирә.

Редакция коллективына иҗади уңышлар, иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk