Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатын-кызлар колагына

Үзем Кукмара ягыннан булсам да, чит илләрдә яшәп, күп җирләрне күрергә туры килде. Төрле милләт кешеләре белән аралашып яшәдем. Кайда гына, нинди генә тормышта торсаң да туган як бер дә истән чыкмый икән. Мин дә лаеклы ялга чыккач, сулар һавасы да шифа дип, үзебезнең нигезгә кайтып төпләндем. Ара-тирә концерт-театр баргалыйм,...

Үзем Кукмара ягыннан булсам да, чит илләрдә яшәп, күп җирләрне күрергә туры килде. Төрле милләт кешеләре белән аралашып яшәдем. Кайда гына, нинди генә тормышта торсаң да туган як бер дә истән чыкмый икән. Мин дә лаеклы ялга чыккач, сулар һавасы да шифа дип, үзебезнең нигезгә кайтып төпләндем. Ара-тирә концерт-театр баргалыйм, кеше арасына да чыгам. Чыккан саен күңелем "кителеп" кайтам. Бигрәк дорфа сөйләшә инде бездә халык. Сүз башлап, матур итеп хәл сорашу юк инде ул, биргән соравыңа да, күтәрелеп тә карамыйча, теш кысып кына җавап бирәләр. Гаеп итеп әйтмим, бөтен кеше дә андый түгелдер. Бары тик киңәш булсын гына дия идем. Ягымлы кешегә карап күз "сөенә" бит, кәефләр күтәрелеп китә. Тагын шунысына игътибар иттем: хатын-кызлар үзләренең тышкы кыяфәтләренә битараф сыман. Эш кешеләре, киенеп-ясанып йөрергә вакыт юк, дияр кайберәүләр. Килешмим. Хатын-кыз кайда да матур булырга тиеш, чөнки ул элек-электән гүзәллек тудыручы, тереклек барлыкка китерүче булган. Ә ир-атлар горур, киенеп-ясанып йөри. Алар янында күпкә өлкәнрәк булып күренгән тормыш иптәшләрен күреп, йөрәк сыкрый.

Шуңа күрә сер итеп кенә әйтәм. Ходай биргән матурлыгыбызны, мөлаемлыгыбызны югалтмыйк. Җылы карашыбызны, елмаюларыбызны кызганмыйк, чын мәгьнәсендә хатын-кыз булып калыйк әле, дуслар!

Эльза МӨЭМИНОВА, Кукмара

фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X