Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хат ташучыбыз Сәкинә Сәфәргалиеваны һәркем ярата

Почтальон - авыл җирендә дәрәҗәле, шул вакытта күп көч һәм вакыт сорый торган һөнәр иясе. Юлларның такырын да, баткак-сазлыгын да таптарга туры килә хат ташучыга. Кышның күз ачкысыз буранлы көннәрендә зур сумка күтәреп, 8-10 чакрымны тездән кар ерып кайту бер дә җиңел түгелдер. Почта бүлекчәсе күрше авылда урнашкан булса, бигрәк...

Почтальон - авыл җирендә дәрәҗәле, шул вакытта күп көч һәм вакыт сорый торган һөнәр иясе. Юлларның такырын да, баткак-сазлыгын да таптарга туры килә хат ташучыга. Кышның күз ачкысыз буранлы көннәрендә зур сумка күтәреп, 8-10 чакрымны тездән кар ерып кайту бер дә җиңел түгелдер. Почта бүлекчәсе күрше авылда урнашкан булса, бигрәк тә авырга туры килә. Ярый ла хәзер инде авыл араларына асфальт җәелгән, машиналар йөреп тора.

Егерме елдан артык Тырыш авылы халкына хезмәт күрсәтүче, хат ташучы Сәкинә Сәфәргалиеваның игелекле хезмәтенә рәхмәт йөзеннән, күңелемдә булган уйларым белән уртаклашырга булдым. Ягымлы, ярдәмчел Сәкинәбезне без-өлкәннәр бигрәк тә яратабыз. Тыныч табигатьле, һәркем белән уртак тел табып эшләүче хат ташучыбызны көн дә, сабый баладай сөенеп, көтеп алабыз. Буран дими, яңгыр дими пенсияләребезне бер көнгә дә соңга калмыйча, вакытында китереп бирә, утка, газга, суга түләүләрне дә аңа тапшырабыз. Күзләрем бик әйбәт күрмәсә дә, район газетасыннан да аерылганым юк.

Хәзер кешегә кеше керми торган заманда безнең хәлебезне белеп, ил-көн яңалыклары белән даими таныштырып барырга вакыт тапкан, игътибарлы, олы йөрәкле Сәкинәбезгә хөрмәтебез бик зур. Яраткан хат ташучыбызның йөргән юлларында бары тик мәрхәмәтле кешеләр генә очрасын.

Тырыш авылының олы яшьтәге әби-бабайлары исеменнән Сәлимә апа Юнысова сөйләгәннәрне Фәридә ХИСАМОВА язып алды.

Сүз уңаеннан: 86 яшен тутыручы Сәлимә апа үзе дә бик яхшы кеше. Үз гомерендә бер кеше белән дә сүзгә килгәне юктыр. Гади, ярдәмчел, ихлас күңелле булганы өчен без-туганнары да аны бик яратабыз. Сәлимә апаның яшьлеге дә бик авыр булган: кочегар, шахтада йөк төяүче булып та эшләүдән курыкмаган ул. Зарлануның нәрсә икәнен дә белмәгән, булганына шөкер итеп яшәүче риясыз зат ул.

фото: http://women-bags.ru/category/interesnoe-v-mire-sumok/page/3/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X