Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык зур ул, әдип ул, шагыйрь ул...

Үзебезнең Зур Сәрдек авыл җирлеге үзешчәннәренең "Күңелле ял итегез!" концертын караганнан соң, күңелгә үзеннән-үзе Габдулла Тукайның шушы шигырь юллары килде. "Оештыручылар үзләре тыйнак кына итеп, концерт дип атасалар да, бу концерт кына түгел, халыкның осталыгын, рухи байлыгын, хезмәттәге зур уңышларын, яшәеш-көнкүрешен, ял сәгатьләрен үз эченә алган зур бәйрәм булды", -...

Темасы да бик актуаль: җәй көне башкалабызда узачак Универсиада белән бәйләп, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган. Бәйрәмгә кунакларның да затлылары чакырылган: үзебезнең төбәктә гомер буе сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган данлыклы якташлар, уңган игенчеләр, тырыш хезмәт куйган терлекчеләр. Горурланырлык шәхесләр биргән төбәк ул безнең Зур Сәрдек. Рәсәйнең - 6, Татарстанның 13 тапкыр чемпионы, Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы, районда гер спортына нигез салучы, Кукмара данын еракларга таратучы легендар Фаил абый Гобәйдуллин, чаңгы спорты буенча 17 мәртәбә Татарстан, 6 тапкыр Идел буе республикалары, 25 тапкыр Россия, 11 мәртәбә дөнья чемпионы, 3 тапкыр СССР студентлары арасында, 6 тапкыр Казан марафоны җиңүчесе, Татарстанның атказанган спорт остасы Ания Галимуллина, марафон дистанцияләренә йөгерүче, спорт мастерлыгына кандидат Рафис Зарипов исемнәре генә дә күп нәрсә турында сөйли. Бу исемлекне татарча көрәш буенча Рәсәй һәм Татарстан чемпионы булган егетләр, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңү яулаган хоккейчы, волейболчы, теннисчылар дәвам итә алыр иде.
Җирлегебездә физкультура-спортны үстерүнең фанаты булган Төхбәтуллин Фирдүс абый да бәйрәмдә зур хөрмәт белән искә алынды. Мәктәптә физкультура укытучылары булып эшләгән Шакиров Ләбиб, Әминов Нурсалих, Гарифуллин Раниф абыйларның хезмәте дә бар зур уңышларыбызда. Бүгенге көндә тренерлар булып эшләүче Н.Зыятдинов, М.Ваккасов, Ф.Кадыйров, М.Бикмөхәммәтов, Ф.Горохов, И.Закиров, Д.Габдрахманова, И.Батыршин балаларда сәламәт яшәү күнекмәләре тәрбияләүдә зур хезмәт куялар. Гаиләләре белән физкультура-спортны үз иткән Закировлар, Хәсәновлар, Вәлиевлар, Мостафиннар, Шәймардановлар кебекләрнең безнең арада булуы үзе бер тәрбия мәктәбе бит.
Читтән ярдәм көтмичә, зарланмыйча гына 6 авылда да хоккей мәйданчыклары булдыруда башлап йөргән Илдар Шакиров, Фирдүс Каюмов, Мөхәммәтгали Рәхимҗанов, Зиннур Бикмөхәммәтов, Илһам Ганиев, Радик һәм Заһит Мөхәммәтҗановлар, Фирдүс Фәхретдинов кебек егетләр дә үзебезнең төбәкнеке.
Бер-берсенә үрелеп барган үзенчәлекле чыгышлар арасында башкалабыздан кайткан кадерле кунаклар: Казан шәһәре онкология хастаханәсенең баш табиб урынбасары, медицина фәннәре кандидаты Илсур Васил улы Шәймарданов һәм аның тормыш иптәше - Казан шәһәре 8 поликлиникасының неврология бүлеге мөдире Роза Мөдәррис кызы сәхнәгә күтәрелде. Мең төрле мәшәкатьләре арасына күмелеп калмыйча, тормышның һәр мизгеленнән ямь табып яшәүче авылдашларыбыз үткән җәйнең матур көннәрендә Казаннан Зур Сәрдеккә җәяү кайту маҗараларын сөйләп тамашачыны шаккаттырдылар.
Тырыш хезмәтләре белән мактаулы игенче һәм терлекчеләр хөрмәтенә дә мактау сүзләре күп булды.
Әлеге кызлар-егетләрнең һәркайсын хөрмәтләп сәхнәгә чыгару җаен тапты кичәне оештыручы һәм алып баручы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Сабирҗан кызы Хөсәенова. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр башкаруында "Кадриль" биюе белән башланып киткән бәйрәм республикада танылып өлгергән "Чәчкә" халык бию ансамбленең зәвыклы чыгышлары, Ринат, Илшат, Рифнур, Зөбәйдәләрнең моңлы җырлары белән дәвам итте. Фәһим абый Әминов, Рәмзия Гәрәева, Фаяз Хөсәеновлар башкаруында шаян "Әпипә" биюен дә тамашачы яратып каршы алды. Гимназиянең рус теле укытучысы Харис Хисаметдиновның үзе иҗат иткән җыры, кунак кызы Зөһрә Галиеваның җыр-биюләре дә алкышларга күмелде. Көрәшчеләр җырлады, волейболчылар гармунда уйнады, хоккейчы егетләр биеде бу көнне.
Җирле үзидарә башлыгы М.Фәттахов үз җирлегендәге халыкның уңган-булганлыгына тагын бер кат инанып, горурланып утырды бәйрәмдә.
Өч сәгать дәвам иткән бәйрәм тәмам. Ә күңелдә бәйрәм әле дәвам итә. Соклануларын яшерә алмаган авылдашларым сөйләшә-сөйләшә өйләренә таралышты. Ә үземнең зур сәнгать осталары концертын карап та моның кадәр рухи канәгатьләнү алганым юк иде. Бик матур, мәгънәле, зәвыклы, затлы шул ул безнең төбәк халкы. Тырышып хезмәт итә, күрше-тирәдә яшәүчеләргә дә үрнәк булырлык итеп тормыш алып бара, уй-фикерләрен дә ихлас, әйтер сүзен боргаланмыйча гына әйтә белә. Шуңа күрә дәртле җыр-биюләре, күңелләргә үтеп кереп, берәүне дә битараф калдырмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X