Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык мәнфәгатьләрен – беренче планга

Узган атнада "Дружба" агрофирмасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы төзекләндерү, терлекчелектә кышлату чорын нәтиҗәле үткәрү, продукция җитештерүне арттыру, хезмәт хакларын вакытында түләү һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшенде.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан барлык чәчү техникасын 1нче, тракторларны 10нчы мартка, терлек азыгы хәзерләү техникасын 25нче апрельгә, бөртекле ашлык комбайннарын 1нче июньгә кадәр төзекләндереп бетерү бурычы куелды. Әле язга кадәр шактый вакыт булса да, хезмәт күләме дә аз түгел. Шуңа күп урыннарда, көзен техника басудан кайтарылып, саклауга урнаштырылуга, машина- трактор паркларында ремонт бригадалары эшкә кереште.
"Дружба" агрофирмасының Поч.Кучук паркында элек салынган барлык биналар яхшы хәлдә сакланып калынган һәм аларда хезмәтне оештыру өчен шартлар начар түгел. Цехларда мичләр ясап, утын ягып җылытуга көйләгәннәр. Ремонт, техник хезмәт күрсәтү өчен кирәкле барлык станоклар, җайланмалар бар. Янгын сүндерү кирәк-яраклары турында да онытмаганнар. Инде тырмаларның барысы да диярлек сафка бастырылган, хәзер чәчкечләрне, культиваторларны төзекләндерү бара. Соңгы елларда инвестор ярдәме белән биредә машина-трактор паркы нык яңартылды, шул ук вакытта иске техникадан да җитештерүчән файдаланалар. Быелгы кыр эшләрендә дә дружбалылар сынатмадылар, шуның нәтиҗәсе буларак, фермаларда 2-3 еллык терлек азыгы тупланды. Поч.Кучук комплексында да, Ятмас Дусайда да ферма яннарында, юл читләрендә салам эскертләре тезелеп киткән, сенаж чокырлары да яхшы сыйфатлы масса белән тулы. Шушы байлыктан файдаланып, сөт-ит җитештерүне нык арттыру бурычы тора. Ләкин мал алдында никадәр азык өелеп ятса да, технологик таләпләр үтәлмәгәндә, үрчем алуда, нәсел эшендә ныклы исәп-хисап булдырылмаганда, терлекчелектә хезмәтне табышлы итеп оештыру мөмкин түгел. Әнә, фермаларда эшне фәнни нигездә алып барып, һәр сыердан көнгә уртача 25шәр килограмм сөт савыла торган Вахитов исемендәге хуҗалыкта булганыннан гына канәгатьләнеп ятмыйлар. "Сөт иң күп җитештерелә торган Ленинград өлкәсеннән зоотехник-галимнәр килеп, хезмәтебез белән танышып, булган кимчелекләребезне күрсәтеп киттеләр. Әлеге тармакта күбрәк табыш алу өчен безгә шул җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшләргә кирәк. Бүгенге көн белән генә яшәргә ярамый, - ди хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов. Казанда оештырылган укуларда да катнашканнар. Ә агрофирмаларга әле вахитлеләр дәрәҗәсенә җитәргә бик ерак. Күп фермаларда чыгымнар күп тотыла, шуның нәтиҗәсендә җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте югары. Тиенләп санамаганда, акчаның бәрәкәте булмый. Биредә дә саклап тотмаганда, булган байлык тиз әрәм-шәрәм ителергә мөмкин.
-Фермаларда да, машина-трактор паркында да шартлар начар түгел. Көндәлек тырыш хезмәт куелганда, продукция җитештерүне арттыру өчен мөмкинлекләр бар. Шуңа ирешеп, хезмәт хакларын вакытында түләүне хәл итәргә кирәк. Хезмәт кешесенең мәнфәгатьләре беренче чиратта торырга тиеш, - диде район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, семинарда күрелгәннәргә йомгак ясап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk