Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык дружиналарын торгызыйк!

Янгынга каршы көрәш буенча ирекле дружиналар төзүгә кагылышлы Россия һәм Татарстан Республикасы Законнары кабул ителүе уңаеннан, район янгыннан саклану гарнизоны начальнигы, эчке эшләр подполковнигы Мансур РӘХМӘТУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек:


-Мансур Мәгъсүмович, янгын афәтенә каршы көрәшү өчен янгынга каршы көрәш хезмәтенең генә көче җитми мени соң?
-Торак пунктларны янгыннан саклауның төп критерие булып янгыннан саклау командасының чакырылган урынга килеп җитү вакыты тора. Регламент буенча ул шәһәр җирендә 10 минут, авыл җирлегендә 20 минут. Чынбарлыкта моңа сыешу бик кыен. Бу елларда янгын куркынычы еш кабатлануы ирекле янгын дружиналары төзү зарурлыгын китереп чыгарды. Яңа Закон менә шуңа күрә чыгарылды.
Ирекле дружиналарның янгын сүндерүдә иң отышлы көч булып торуы дөньякүләм практикада расланды. Профессиональ янгынчылар килеп җиткәнче нәкъ менә ирекле дружинниклар язгы-көзге юлсыз вакытларда алыштыргысыз көч булып торалар.
-Аларны кем оештырасы була?
-Закон буенча торак пунктларында бу эш җирле үзидарә органнарына йөкләнә, ә объектларда - юридик затларга. Аларның җитәкчеләре 131нче (06.10.2009), 66нчы (21.12.1994), 123нче (22.07.2009) Федераль Законнарга таянып, аларны төзергә, учредитель булырга тиешләр.
-Урыннарда һәм объектлардагы янгыннан саклану ирекле дружиналары нинди төрдә һәм формада булырга тиеш?
-Торак пунктларда территориаль ирекле янгынга каршы көрәш командасы төзелә. Аның автомашинасы яки янгын сүндерергә көйләнгән мотопомпа кебек техник чарасы, янгын сүндерергә яраклы беренчел кораллары булырга тиеш. Объектларда (завод, фабрика, комбинат, авыл хуҗалыгы предприятиесе, мәктәп, техникум, дәваханә һ.б.) янгынга каршы көрәш командасында махсус техника яки мобиль чаралар булуы шарт. Моңа лицензия кирәкми, бары Устав булуы һәм теркәлү узу шарт.
-Ә команда составында кемнәр була?
-Белгечләр һәм гади эшче-крестьяннар, инженер-техник персонал, шоферлар, тракторчылар, механизаторлар, укытучылар, табиблар, студентлар һәм укучылар. Эшкә сәләтле пенсионерлар да янгынга каршы көрәш командасында булырга хаклы. Яше 18дән узган һәркем янгынга каршы көрәш, профилактика үткәрүдә, авария-коткару эшләрендә катнаша ала. Физик затка ирекле янгын сүндерүче статусы җирле башкарма комитет төзегән реестрга теркәлгәч бирелә.
-Әйбәт идея инде бу, тумас борын ук ишелеп төшмәсме икән? "Ә нигә ул командага язылыйм әле мин?" - дип кирегә сукалаучылар булса?
-Әгәр кеше үзе торган җирдә йортларның, эшләгән җирендә бина-объектларның, укыган җирдә мәктәбенең янгыннан хәвефсез яшәвен тели икән, каршы килерме соң? Андый командалар элек тә булды, хәзер дә бар һәм профессиональ янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче күпме янгын алар тырышлыгы белән булдырылмый калына бит!
-Янгынга каршы көрәш ирекле булса да, хезмәткә түләү каралганмы?
-Һәр җирдә эш бирүче һәм эшче арасында төзелгән килешү нигезендә материаль һәм әхлакый стимуллар кулланыла, шәхси иминият тәэмин ителә, ташламалар, социаль яклау карала. Янгынга каршы көрәш командасына кергән затлар өчен дежурлык вакытында төп хезмәт вазыйфаларыннан азат итү, авария, янгын сүндерүдә катнашкан өчен акчалата бүләкләү яки өстәмә түләүле ял көннәре, җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукын тәэмин итү, мөлкәткә салым һәм торак-коммуналь түләүләргә ташламалар кертелергә мөмкин. Дәүләт янгын куркынычсызлыгы хезмәтенә эшкә яки шул хезмәт буенча укырга керергә өстенлекле хокуклар, балалар ялын оештырган лагерьларга, шифаханәләргә ташламалы юлламалар бирергә мөмкин.
-Ирекле дружиналарның финанс, матди-мөлкәт ягы ничек көйләнә?
-Җирлекләр һәм оешмаларның үз мөлкәтләре базасында тормышка ашырыла. Закон тыймаган башка төр ярдәмнәр дә рөхсәт ителә. Командага мөлкәт куллану өчен арендага яки бөтенләйгә бирелә. Команда яки дружинаның Уставы нигезендә үткәрелгән чаралардан, взнослардан җыелган матди ярдәмнәр, дәүләт һәм җирле органнар, җәмәгать оешмалары тарафыннан ярдәм төсендә бирелгән әйберләрдән формалаша.
Уставта каралган максатларны тормышка ашыру өчен биналарны, хезмәт урыннарын, җиһазларны, башка техник чараларны һәм башка мөлкәтне башкарма комитетлар, җирле үзидарә һәм оешмалар вакытлыча арендага яки бөтенләйгә бирәләр.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, халык хуҗалыгы өчен бик кирәкле бу эшнең уңышлы дәвам итүен теләргә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X