Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Граф утарында кем булган?

Ришатны байтактан беләм, калада яшәүче туганнарыбызның дусты ул. Утыз биш яшьләрендәге, озын буйлы, үз-үзенә ышанган кыяфәтле. Авылның җәйге тымызык кичләрендә капка төбендә җыелышып утырган әбиләрнең серле хәлләр турында сөйләгәннәрен тыңлап үсмәгән шәһәр баласы, гадәттә, җен-пәриләрнең булуына бөтенләй ышанмый. Алай гына да түгел, моңа мыскыллы көлү белән карый. Ришатны да шундыйларның...

Ришатны байтактан беләм, калада яшәүче туганнарыбызның дусты ул. Утыз биш яшьләрендәге, озын буйлы, үз-үзенә ышанган кыяфәтле. Авылның җәйге тымызык кичләрендә капка төбендә җыелышып утырган әбиләрнең серле хәлләр турында сөйләгәннәрен тыңлап үсмәгән шәһәр баласы, гадәттә, җен-пәриләрнең булуына бөтенләй ышанмый. Алай гына да түгел, моңа мыскыллы көлү белән карый. Ришатны да шундыйларның берсе, дип уйлаган идем. Бу хакта ничектер сүз чыкты да, ул әкрен тавыш белән әйтеп куйды:

-Ә мин ышанам. Шүрлим дә әле... бераз.

Мондый сүзләрен ишетеп, шикләнеп карап куйдык үзенә. Гөрнәдирнекедәй гәүдәсе белән кара көчләрдән куркып торуы кәмит тоелды. Карашын үзгәртә торган вакыйга булган икән аның тормышында.

- Мәскәү тирәсендәге хәрби частьта хезмәт иттем мин. Якында гына революциягә кадәр яшәгән графның утары сакланып калган. Йорт эчендә җиһазларга кадәр урынында икән. Хәтта ниндидер фильм төшергәннәр монда. Яхшылап сораштырмаганбыз: яшь чак бит, башта җилләр уйнаган.

Бервакыт берничә иптәшем белән "увольнение"гә чыктым. Андый вакытта ирекнең тәмен тоеп, "йөгәннән ычкынып", күңел ачып каласы килә бит ул. Көн кичкә авышкач, әлеге йортта тукталып, кунарга булдык. Якын-тирәдә яшәүчеләр бу урынны читләтеп узалар, ниндидер өрәкләрдән куркалар икән. Моңа каршы без кычкырып көлдек кенә. Вәт, томаналар, дибез. Нинди өрәкләр булсын хәзерге техника заманында?

Кибеттән азык-төлек, аракы, шәмнәр алдык та, киттек шул йортка. Җир өстедә караңгылык төшкән иде инде. Шәмнәрне яндырып, ашап-эчеп утыра башладык шулай. Күз алдына китерәсездер инде безнең шау-шулы компанияне. Үзебезне дөньяның кендеге итеп хис итәбез, өрәкләргә төкереп бирәбез, янәсе. Бер иптәшебез шулчак йомыш белән ишегалдына чыгып киткән иде, агарынып килеп керде. Анда, анда.... ни бар, ди, сүзләрен өзеп-өзеп. Берни аңламасак та, без дә чыгып карарга булдык. Ишегалды буйлап аксыл томанга төренгән ике сурәт - нәни баланы җитәкләгән карчык килә иде. Карчыкның усал карашы: "Ник хуҗа булдыгыз монда, ник тынлыкны бозасыз?",- ди иде, гүя. Каттык та калдык бер мизгелгә. Аннары хушыбызга килеп, ничек чыгып йөгергәнебезне дә белмәдек. Ашамлык-эчемлекне алу кая - барысы шунда калды. Менә шулай акылга утыртты безне өй ияләре, дип сөйләде Ришат. Ышанырга да, ышанмаска да белмәдем.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фото: http://toode.3dn.ru/news/2013-08-12

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X