Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әгәр мин күзгә күренмәс кеше булсам..." - ди Әсән-Елга авылы кызы Ландыш Габдурахманова

Без замана балалары... Газета, журналларга, телевизорга, интернет челтәренә күз салсак, искиткеч маҗаралар дөньясына чумабыз. Нинди генә мәгълүматлар, яңалыклар, уеннар, үткән буын кешеләренең уена да килмәгән яңарышлар чиксез анда. Әйтерсең адәм баласы әлеге могҗизалар илендә көчсез. Ләкин, ни генә булуга карамастан, бүгенге тормышыбызның күп якларын үзгәртергә кирәктер, минемчә. Әгәр кемдер шушы...

Без замана балалары... Газета, журналларга, телевизорга, интернет челтәренә күз салсак, искиткеч маҗаралар дөньясына чумабыз. Нинди генә мәгълүматлар, яңалыклар, уеннар, үткән буын кешеләренең уена да килмәгән яңарышлар чиксез анда. Әйтерсең адәм баласы әлеге могҗизалар илендә көчсез. Ләкин, ни генә булуга карамастан, бүгенге тормышыбызның күп якларын үзгәртергә кирәктер, минемчә. Әгәр кемдер шушы эшкә тотына икән, шиксез зур каршылыкларга очраячак. Нәкъ менә шушы очракта кеше күзенә күренмәс кеше булу кирәктер дип уйлыйм мин.
Әгәр бу мөмкин булса, мин иң элек дөньядагы бар кешенең, бигрәк тә якыннарымның сәламәтлеген саклар идем. Тәмәке, исерткеч эчемлекләр, наркотикларны җир йөзеннән юкка чыгарыр идем. Бәлки бу коточкыч әйберләр булмаса, сабыйларны рәнҗетүчеләр, вәхшиләр һәм кыерсытылганнар, ятимнәр һәм авырулар бик күпкә ким булыр иде. Телевизордан күрсәтүче җан өшеткеч фильмнарны, әдәпсезлекне тылсымлы кулларым белән каплап торыр идем. Әлбәттә, бу илаһи дөньяда күп нәрсәләрне үзгәртергә теләр идем мин. Кызганычка каршы, кеше күзенә күренмичә изгелекләр кылу бер Аллаһы Тәгаләгә генә хас сыйфаттыр. Кеше ни генә булуга карамастан, Аллаһ каршында көчсез заттыр.

фото: http://tsa-tsa.livejournal.com/583538.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk