Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомер көзе кояшлы булсын

Быел да шул традиция кабатланды, Югары Чура мәдәният йортында әзерләнгән табын артына Янил, Югары Чура, Лельвиж авыл җирлекләрендә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераннары чакырылган иде. Телләре, диннәре, гореф-гадәтләре төрле булса да, сугыш елларында алар кичергән авырлыклар бер үк: ачлык-ялангачлык, үлем белән күзгә-күз очрашу, авыр хезмәт - берсе дә читләтеп үтмәгән...

-Сез - тормышның бар авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән буын. Шушы төбәктә тырыш хезмәт куеп, район, хуҗалык үсешенә зур өлеш керттегез. Бүген хуҗалыгыгыз республика, ил күләмендә алдынгылар сафында бара икән, моңа сезнең хезмәтегез белән нигез салынган. Хәзер дә акыллы киңәшләрегез, төпле фикерләрегез белән ярдәм итеп торасыз. Картлык ул һәркемгә киләчәк. Һәрберебезгә аны тыныч күңел белән үткәрергә язсын, - дип мөрәҗәгать итте район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин бәйрәм кунакларына.
Форсаттан файдаланып, ул хезмәт ветераннарына район Советының Рәхмәт хатларын тапшырды. Гомер буе күмәк хуҗалыкларда эшләп, лаеклы ялга чыккан Мәрфуга Гарипова, Закир Әхмәтгалиев, Мария Яковлева, Миньямал Ибраһимова, Емельян Никитин, Иван Агеев, Анна Васильеваларның һәркайсының тормыш һәм хезмәт юлы мактауга лаек. Озак еллар Вахитов исемендәге хуҗалыкның профсоюз оешмасын җитәкләгән Роза Николаевага исә район Башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Һәр тармакта эшне табышлы итеп оештыра белгән Вахитов исемендәге хуҗалыкта социаль мәсьәләләрне хәл итүгә зур игътибар бирелә. Ел саен пенсия яше тулганнарны хөрмәтләп лаеклы ялга озату оештырыла, 30лап кеше төрле шифаханәләрдә сәламәтлекләрен ныгыталар. Быел да 24 кешегә шушындый мөмкинлек тудырылачак. Алар арасында ике хезмәт ветераны да бар. Очрашуда гомер буе хуҗалыкта хисапчы булып эшләгән Саимә апа Вәлиуллина һәм, фельдшер буларак, авыл халкына игелекле хезмәт күрсәткән Зөләйха апа Фәйзрахманова шифаханәгә юллама белән бүләкләнделәр.
Хуҗалыкның икътисади хәле рухи, мәдәни тормышта да ачык чагыла. Бәйрәмдә чыгыш ясаган җыр, бию коллективлары артистларының өстендә - хуҗалык ярдәме белән тектерелгән киемнәр. Әнә шулай тормышның бөтен өлкәләрен бербөтен итеп күрә, аларны үзара бәйли беләләр.
-Эш беткәч, уйнарга ярый, диләр бит. Быел да, шөкер, кыр эшләре вакытында төгәлләнде, аз гына мәйданда кукуруз җыясы калды. Шуңа сезнең белән иркенләп аралашырга, бәйрәм итәргә җирлек бар, - диде Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов, бәйрәм кунакларына рәхмәт сүзләрен җиткереп.
Сугыш ветераны Сәгыйдулла Усманов та, үткәннәр белән бүгенгене чагыштырып, үз фикерен белдерде:
-Сугыштан кайткач, хуҗалык активистларының хәлсезләнгән атларны күтәреп торгызырга барганнары хәтердә калган. Бик авыр хәлдә иде хуҗалыгыбыз, бер-бер артлы җитәкчеләр алышынып торды. Ә хәзер һәр тармакта эш гөрләп бара. Халык мул тормышта яши, эчү белән мавыгучылар да юк диярлек. Бу безне, өлкәннәрне, бик куандыра.
Әйе, булганына шөкер итеп яши белә торган буын бу. Башка борчу-мәшәкатьләр күрергә язмасын, гомер көзләре кояшлы булсын иде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk