Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гимназиянең “Яшь коткаручы”ларына – 10 яшь

Соңгы берничә елда мәктәп укучыларының дәрестән тыш вакытларын файдалы итеп үткәрү, аларны мөстәкыйль тормышка әзерләүгә аеруча зур игътибар бирелә башлады. Кайсы гына белем йортын алсаң да, һәммәсендә диярлек төрле түгәрәкләр эшләп килә. Кызлар-егетләр бик теләп кул эшләренә дә өйрәнәләр, техник иҗат белән шөгыльләнәләр, фәнни-тикшеренү эшләре алып баралар. Кукмара 1нче гимназиясенең...

Соңгы берничә елда мәктәп укучыларының дәрестән тыш вакытларын файдалы итеп үткәрү, аларны мөстәкыйль тормышка әзерләүгә аеруча зур игътибар бирелә башлады. Кайсы гына белем йортын алсаң да, һәммәсендә диярлек төрле түгәрәкләр эшләп килә. Кызлар-егетләр бик теләп кул эшләренә дә өйрәнәләр, техник иҗат белән шөгыльләнәләр, фәнни-тикшеренү эшләре алып баралар. Кукмара 1нче гимназиясенең "Яшь коткаручы" хәрби-патриотик берләшмәсе исә укучыларны физик, рухи яктан тәрбияләүне, гадәттән тыш хәлләрдән сакланырга өйрәтүне үзенең төп юнәлеше итеп алган.

Беренче автомат бәрәңге саткан акчага алынган

-"Яшь коткаручы"ны моннан ун ел элек мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында оештырып җибәрдек, - ди берләшмә җитәкчесе, Кукмара беренче гимназиясенең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Фәрхат Гыйлаев. - Директорыбыз, күмәк хуҗалык басуында эшләгән өчен бирелгән бәрәңгене сатып, безгә шул акчага автомат макеты алып бирде, мәктәптән тыш эшләр үзәге исә балаларга махсус хәрби формалар тектерде. Ул көннәр әле бүгенгедәй хәтердә. Беренче тапкыр "чын" корал күргән, аны үз куллары белән сүтеп-җыярга өйрәнгән укучыларның тәэсирләре әйтеп бетергесез иде. Форма кигәч, тагын да җитдиләнеп, үсеп киттеләр алар. Беренче елда ук республикакүләм хәрби-патриотик клублар ярышында катнашып, аннан җиңү белән кайттык һәм палатка, магнитофон белән бүләкләндек. Бу безнең өчен аеруча зур сөенеч булды.

Бүгенге көндә "Яшь коткаручы" берләшмәсендә, ике төркемгә бүленеп, 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге 30 укучы шөгыльләнә.

-Беренче елларда төркемгә тәрбиягә авыр бирелүче балаларны тупларга тырыша идек. Хәзер исә физик яктан хәзерлек һәм интеллектуаль үсеш дәрәҗәсе дә исәпкә алына, - дип сүзен дәвам итә берләшмә җитәкчесе. - "Яшь коткаручы" берләшмәсенә йөрүчеләр арасында авырлыкларга түзмичә китүчеләр дә бар. Егетләрдән аеруча физик яктан ныклык һәм ихтыяр көченең зур булуы сорала. Юкса, ярышларга баргач, төз басып марш атлап йөрү, җыр-бию бәйгеләрендә катнашу гына түгел, физик күнегүләр башкарырга, озын һәм кыска дистанцияләргә йөгерергә, каршылыклар аша үтәргә, хәрби хәзерлекне дә күрсәтергә туры килә.

Киләчәктә хәрби буласыбыз килә

Гимназиянең 11 сыйныф укучылары Ландыш Шаяхмәтова белән Таһир Ярмиевның бар хыяллары әнә шул.

-Безне "Яшь коткаручы" берләшмәсенә 6 сыйныфта укыганда кабул иткәннәр иде, әле һаман да ярышларда даими катнашабыз, - диләр алар. - Әмма бүгенге көндә төп максатыбыз: Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, хәрби комиссия узып, үз теләгебезгә ирешү.

-Берләшмәгә Калашников автоматына булган кызыксынуым алып килде, - ди Ландыш. - 27 секунд эчендә корал сүтеп-җыю, атканда мишеньнең нәкъ үзәгенә тидерү - хәзер минем өчен берни түгел. Боларның барысы да берләшмәдә даими шөгыльләнүнең уңай нәтиҗәсе. Бер-беребезне хөрмәт итәргә, бердәмлеккә дә нәкъ менә "Яшь коткаручы"да өйрәндек.

Көчле, яңгыравык тавышлы Таһиргә исә берләшмәгә кабул ителүенең беренче көненнән үк командир вазыйфасын тапшыралар. Шулай ук ул яхшы укуы, физик яктан да нык булуы белән аерылып тора.

-Кечкенәдән спорт белән шөгыльләндем. Абый белән икебез көн саен турникта тартыла, физик күнегүләр эшли идек. Берләшмәгә йөри башлагач, сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеген тагын да ныграк аңладым, - ди Таһир. - Безнең төркем биш ел дәвамында "ут-су"ларны кичте: янгын сүндерергә дә, беренче ярдәм күрсәтергә дә өйрәндек, хәрби хәзерлек буенча да күнекмәләребез шактый. Безне бергә туплаган җитәкчебезгә зур рәхмәт.

Тәүге чыныгуны мәктәптә алдык

Гимназиянең элеккеге чыгарылыш укучылары арасында хәрби уку йортларын тәмамлаучылар да шактый. Назыйм Сираҗиев, Әхмәт Галиев, Газинур Хаев, Илгиз һәм Илнар Әхәтовлар әнә шундыйлардан. Егетләрнең барысы да "Яшь коткаручы"да тәрбияләнүчеләр.

Илгиз Әхәтов Казан хәрби артиллерия университетында белем алган.

-Мәктәп елларын, "Яшь коткаручы" берләшмәсенә йөргәндә ярышларга барып, казармаларда яшәгәнне, ике катлы караватларда йоклаганны һаман да сагынып искә алам, - ди ул. - Абыем белән икебез дә хәрби уку йортын сайладык. Илнар хезмәт юлын Оренбург өлкәсендә хәрби прокуратурада дәвам итте. Ә мин полициядә җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе җитәкчесе булып эшлим. Гимназиядә, берләшмәдә безгә дөрес юнәлеш бирделәр. Анда алынган беренче хәрби чыныгу, тәҗрибәнең хәзер дә ярдәме зур.

Газинур Хаев Екатеринбургта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең Урал институтында укып, үз белгечлеге буенча узган ел районга эшкә кайтты.

-Мин кечкенә сыйныфларда укыганда өлкәннәрнең хәрби формасына кызыга идем. Балачак хыялым чынга ашты, - дип сөенә Газинур. - Уку елларында "Яшь коткаручы"лар берләшмәсендә шөгыльләнгәнлектән, институтта белем алу да күпкә җиңел булды.

Васил КАСЫЙМОВ, гимназия директоры:

-"Яшь коткаручылар" берләшмәсе җитәкчесе Фәрхат Гыйлаев инде 22 елга якын гимназиядә тырышып хезмәт куя. Балаларны ярата, әти-әниләр белән дә уртак тел таба белә. Узган ел "Россия патриоты" медале белән бүләкләнде. Аның кул астына шөгыльләнгән укучылар үзләренең тәртипле булулары белән аерылып торалар, яхшы укыйлар. Төрле республикакүләм ярышларда да җиңүләр яулап бик күп бүләкләр алып кайттылар, Россия оборона министрының, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр, кубокларының саны да бихисап. "Яшь коткаручылар"ның уңышлары - безнең өчен зур горурлык.

"Яшь коткаручылар" берләшмәсе хәрби-патриотик клубларның 10нчы республикакүләм слетында I урын алды, 150 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

БЕЛДЕРҮ

1 февральдә, 17.00 сәгатьтә, Кукмара 1нче гимназиясендә "Яшь коткаручылар" берләшмәсен төрле елларда тәмамлаган укучыларның очрашуы була. Программада концерт һәм төрле спорт ярышлары бар.

Алсу ИДРИСОВА. Фотолар берләшмә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk