Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә назы

Ел саен 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Узган җомгада район Мәдәният йортында әлеге уңайдан бай эчтәлекле кичә оештырылды. Биредә шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур гаиләләр катнашты.

Районыбызда уңган аналар бихисап. Шуларның берсе - Үрәсбаштан биш бала анасы Ачкеева Зинаида Александровна. Ул Татарстан Республикасының "Ана даны" медаленә ия булды. Аны район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина тапшырды. "Районыбызда 15 меңнән артык гаилә яши. Гаиләләребез бөтен булса, районыбызның социаль мәсьәләләре дә уңай хәл ителәчәк. Тик җәмгыятебездә тискәре күренешләргә дә тап булабыз. Бигрәк тә эчүчелек белән шөгыльләнүчеләр балаларын ата-ана назыннан мәхрүм итәләр. Гаиләнең нинди булуына карамастан, бала үз хокукыннан чикләнмәскә тиеш. Һәр гаилә бөтен һәм бәхетле булсын", - диде Равия Абдулловна.
Зинаида Ачкеева бар гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган: "Агрохимсервис" җәмгыяте филиалы фермасында сыер савучы булып хезмәт итә. Ире Виталий Иванович - терлекче. Олы кызы Лиана Нократ Аланында "Эссен" кибетендә эшли, улы Роман Яр Чаллыда "Металлургстрой"да хезмәт итә, өйләнгән, өч бала үстерә. Уртанчы уллары Владимир армия сафларында, Артём - II сыйныф укучысы, Алексей балалар бакчасына йөри. Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Гарифуллина да Зинаида Александравнага изге теләкләрен ирештерде.
Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөһрә Нәбиева районыбызның өченче балаларын тудырган берничә хатын-кызына "Ана капиталы" сертификатын тапшырды. Алар: Наилә Галиәхмәтова (Зур Кукмара авылында яши, район үзәк дәваханәсендә хезмәт итә), Гөлүзә Хафизова (Камышлы авылында клуб мөдире булып эшли), Гүзәл Абзалетдинова (Кукмарада яши).
Әлеге гаилә бәйрәмендә җәүһәр туйларын билгеләп үтүчеләрне - 55 ел бергә гомер кичерүче Фәүзия апа белән Габделбәр абый Дәүләтшиннарны сәхнә түренә дәштеләр. Бу матур пар 1957 елның 9 декабрендә Лубян авыл Советында никахлаша. Габделбәр абый фидакарь хезмәтләре өчен III дәрәҗәле Хезмәт даны орденына, "Татарстанның атказанган төзүчесе" исеменә лаек була. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова аларга юбилей таныклыгы тапшырды. Әлеге гаиләне балалары, оныклары, килгән кунаклар тәбрикләде.
Гаилә - бәхет ачкычы. Кеше җиһанга бәхет өчен туа. Каенсар авылыннан Зөһрә Мотыйгуллина үзенең йөрәк җылысын ятим калган оныгына багышлый. 1996 елда аның Гөлназ исемле кызы мәрхүмә була. Аның бер айлык кызы - Рузилә Сибгатуллина ятим кала. Зөһрә Мәүлит кызы үз балалары белән бергә оныгын да карап үстерә. Бүгенге көндә Рузилә Ч.Айтматов исемендәге Кукмара гимназиясенең X сыйныфында белем эсти. Опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Альбина Әминова әлеге изге күңелле анага матур теләкләрен ирештерде.
Районыбызда иҗади гаиләләр байтак. Шуларның берсе - Яңа Каенсар авылыннан Валентина һәм Геннадий Әхмәтовлар. Гаилә башлыгы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Гайфетдин улы "Инвожо" халык фольклор ансамблен җитәкли, хатыны - хормейстер, улы Владимир сәхнә костюмнарын тегәргә булыша, сәхнәдә матур итеп бии. Әлеге гаиләне район мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Гареева тәбрикләде.
Бәйрәмдә "Глория", "Инвожо" халык, "Ләйсән" ансамбльләренең чыгышын, Азалия Сәфәргалиева, Нәкыя Орлова, Рәмис Сәлимов, Алия-Динара дуэты башкарган җыр-моңнарны тамашачы яратып карады. Тамашаны район Мәдәният йортының матур парлары Римма һәм Рамил Сәләхетдиновлар алып барды.
Гаиләләребез саны артсын, балалар ана назыннан аерылмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk